+15 °С
Дождь
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
8 Сентября , 04:30

Күпбалалы гаилә — гөлбакча ул!

Билгеле булуынча, бу ел Башкортстанда “Зур һәм тату гаилә елы” дип игълан ителде. Аның төп максаты — зур, күпбалалы, күп буынлы гаиләләрнең абруен күтәрү, гаилә кыйммәтләрен ныгыту.

Бу уңайдан ел буе  төбәктә төрле чаралар оештырыла, гаиләләрнең иҗат, спорт ярышлары, төрле бәйгеләр, мәдәни акцияләр үтә.  Мәсәлән, “Ата даны” республика конкурсы. Әти булуның абруен күтәрү, гаилә кыйммәтләрен ныгытучы һәм балалар тәрбияләүче (тәрбиягә алынганнарны һәм опекада торучыларны да кертеп) ир-егетләрнең казанышларын тану һәм хуплау — бәйгенең максаты. Быел да бу чара кысаларында Башкортстанның лаеклы гаилә башлыклары танылу алды.

“Зур һәм тату гаилә елы”ның төп бурычлары:
* барлык ярдәм чараларын һәркем файдалана алырлык бердәм системага берләштерү;
* инфраструктураны үстерү: гаилә хезмәтләренең сыгылмалы эш графигы булган күпфункцияле үзәкләр форматына этаплап күчүе;
* хезмәткәрләрнең гаилә коруга планнарын хуплаучы эш бирү­челәрне дәртләндерү;
* әниләргә — балаларны тәрбияләү һәм үз-үзләрен тормышка ашыруны берләштерә ала торган проектларда ярдәм итү, ә әтиләргә — үз статусы белән горурланырлык шартлар булдыру;
* балалар бакчаларының эш графигын үзгәртү (19.00 сәгатькә кадәр һәм аннан соң);
* күпбалалы гаиләләрдәге балалар өчен табибларга чираттан тыш язылу;
* шәхси территорияләрдә күп­балалы гаиләләр өчен түләүсез парковкалар булдыру;
* яшь гаиләләр өчен (шул исәптән балаларсыз) торак шартларын яхшырту буенча федераль дәрәҗәгә тәкъдимнәр эшләү.

Әлбәттә, төбәктә беренчел бурычларның берсе — Башкортстанда демографик хәлне яхшырту. Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров даими рәвештә демография проблемалары һәм үсеше турында сөйли, бу өлкәне республика һәм бөтен ил өчен төп проблемаларның берсе дип атый. Аның белдерүләре агымдагы кыенлыкларны тануга, яшьләр өчен уңайлы шартлар тудыруга һәм гаиләләргә озак вакыт ярдәм итүгә юнәлтелгән.


Радий Хәбиров катлаулы демографик хәл турында ачыктан-ачык белдерә, репродуктив яшьтәге хатын-кызлар арасында туым кимүен билгели һәм моны төбәк һәм ил өчен төп чакыру дип атый. Шул ук вакытта республика Идел буе федераль округында күпбалалы гаиләләр саны буенча югары позициядә тора.
“Без республикада күп­балалы гаиләләргә зур хөрмәт белән карыйбыз. Аларга төрле дәрәҗәдә ярдәм күрсәтәбез һәм бу эшне, һичшиксез, дәвам итә­чәк­­без”, — диде Башкортстан Башлыгы РАДИЙ ХӘБИРОВ.
Төбәк җитәкчесе яшьләр республикада калырга, гаилә корырга һәм балалар тәрбияләргә омтылсын өчен Башкортстанны комплекслы үстерү­не өстенлекле юнәлеш итеп билгелә­де. Тормыш өчен уңайлы мохит булдыру халыкның актив өлешен арттыру өчен мөһим шарт булып тора.


Республика җитәкчелегенең эш юнәлешләренең берсе күпбалалы ата-аналарның статусын күтәрүгә, студент гаиләләренә һәм яшь парларга ярдәм итүгә юнәлтелгән. Авыл җирендә яшәүче күпбалалы гаилә­ләргә аерым игътибар бирелә. Радий Хәбиров ассызыклавынча, бу эш озак перспективага исәпләнгән һәм тиз арада нәтиҗәләр китермәячәк.
Әле Башкортстанда 73,7 меңнән артык күпбалалы гаилә исәпләнә. 5 ел эчендә төбәктә мондый гаиләләр саны 14,7 меңгә арткан. Федераль дәрәҗәдә кабул ителгән карарлар бу юнәлештә эшне яңа дәрәҗәгә чыгарды — Русия Президенты Владимир Путинның “Күпбалалы гаилә­ләргә социаль ярдәм чаралары турында”гы Указына ярашлы, 2036 елга кадәр Русия­дә демографик сәясәтне гамәлгә ашыру, күп­бала­лылык­ка ярдәм итү буенча гамәлләр стратегиясе булдырылды.


2036 елга илдә туучыларның суммар коэффициенты 1,8гә кадәр үсәргә тиеш, ә күпбалалы гаиләләр саны – * миллионга кадәр. Стратегияне гамәлгә ашыруның төп механизмы – “Гаилә” яңа гомумдәүләт проекты, ул балалы гаиләләрнең тормыш сыйфатын яхшыртуга һәм туучылар санының тотрыклы үсешен тәэ­мин итүгә юнәлтелгән. Го­мум­дәүләт проекты 5 федераль проектны берләштерә. Үзәк звено – “Күпбалалы гаилә” федераль проекты, аның төп максаты – ишле гаиләләрнең тормыш дәрәҗәсен үстерү, тормыш сыйфатын яхшырту өчен шартлар булдыру. Күпбалалы гаиләләргә хәзер федераль дәрәҗә­дә тәкъдим ителгән ярдәм чараларының шактый өлеше Башкортстанда соңгы 25 елда гамәлгә ашырыла. Бу максатларга республика бюджетыннан юнәл­телгән акча­ларның гомум күләме үткән елда 1,25 миллиард сум тәшкил итте.
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров даими системалы эш һәм бала тудыруга хөрмәт формалаштыруга юнәлтелгән пропаганда эшен киңрәк җәелдерү кирәклеген билгели.
“Мәдәни кодны үзгә­р­тү мөһим: бәхетле күп­ба­лалы гаиләләрне рекламада, кинода, социаль челтәрләрдә күр­сә­тергә кирәк. “Булдыра алмыйм” дигән курку бетәргә тиеш”, — дип ассызыклады Радий Хәбиров.


Әлбәттә, демографик хәл сәла­мәт­лек саклау белән тыгыз бәйлән­гән: халыкның сәламәтлек торышы туучылар һәм үлүчеләр санын билгели, ә медицинаның сыйфаты гомер озынлыгына турыдан-туры йогынты ясый. Башкортстанда булачак әниләрнең сәламәтлеген кайгыртып, хатын-кызлар консультация­ләре һәм перинаталь үзәкләр модернизация­ләнә, баласызлыкны дәвалау­ның югары технологияләре үсеш ала (ЭКО).


Шул ук вакытта медицина күрсәт­кечләренең яхшыруы — сабыйлар үлеменең 3,2 промиллегә кадәр кимүе күзәтелә. Төбәктә балалар, шул исәптән яңа туган сабыйлар, үлемен киметү чаралары булдырыл­ган. Республика клиник балалар дәваханәсе базасында территория­ләргә чыгып, тәүлек буе консультация һәм медицина ярдәме күрсәтү оештырылган, респуб­ликаның 54 районында һәм 8 шәһәрендә балаларга ярдәм күрсәтк­әндә медицина хезмәт­кәрләре­нең гамәлләрен коорди­нация­­ләү гамәлгә ашырыла.
Республикада сабыйларын дөньяга китерүче хатын-кызларга, яңа туган балаларга, йөкле хатыннарга һәм әни булырга теләүче гүзәл затларга махсуслаштырылган, шул исәптән югары технологияле медицина ярдәме күрсәтелә. Мәсәлән, шундый учреж­дениеләрнең берсе — Республика клиник перинаталь үзәге. Аның баш табибы Лиана Савина билгеләвенчә, күпбалалы әни булу, йөклелек вакыты хатын-кыз сәламәтлеге өчен бик файдалы да.

“Бернәрсә дә хатын-кызны сәламәт йөклелектән дә яхшырак яшәртә, матурлый алмый. Шул ук вакытта йөклелектән юкка чыккан, уңышлы дәваланган авырулар бар. Мәсәлән, эндометриоз. Бу авыруны иң яхшы дәвалау ысулы – йөклелек. Бүгенге көндә кайбер гормональ авыруларны йөклелектән дә яхшырак дәвалаучы дару да юк. Әлбәттә, монда йөклелек кенә түгел, бала имезү дә бик мөһим роль уйный. Мотлак 1,5-2 яшькә кадәр имезергә кирәк. Бу сөт бизләре яман шешен кисәтүнең иң яхшы ысулы. Ләкин йөклелекләр арасындагы интергенетик интервалны да саклау мөһим. Бала тудырганнан һәм имезгәннән соң организмны тулысынча тергезү өчен якынча ике-өч ел вакыт кирәк”, — диде Лиана Савина “Кызыл таң” гәзите журналистына.

Ни диясе килә? Республикабызда сәламәт, гүзәл хатын-кызлар — күпбалалы әниләр күбрәк булсын иде. Ә төбәк җитәкчелегенең эш юнәлеше әти-әниләрнең, бала­ларның тормышын уңайлы, имин, матур итүгә юнәлтелгән.

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас