+15 °С
Дождь
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
8 Сентября , 05:15

Тормышыгыз аек булсын!

7–13 сентябрьдә Русия Сәламәтлек саклау министрлыгы алкоголь куллануны һәм аның белән бәйле үлем һәм авыру очракларын киметү атналыгын игълан итте. Ул 11 сентябрьдә билгеләп үтелә торган Аеклык көне уңаеннан үткәрелә.

Тормышыгыз аек булсын!Тормышыгыз аек булсын!
Тормышыгыз аек булсын!

Алкоголь куллану үлем һәм авыру очракларының артуына сәбәп була, җинаятьчелек, травматизм, юл-транспорт һәлакәтләре һәм көнкүрештә көч куллану очракларының үсүенә китерә.

Алкоголь сәламәтлеккә төрле тискәре йогынты ясый һәм 200дән артык авыруның хәвеф факторы булып тора.
Ул бавыр, үңәч, юан эчәк һәм сөт бизе яман шешен дә кертеп, онкологик авырулар үсешенә китерүче сәбәпләрнең берсе булып тора.

Алкоголь һәм яман шеш арасындагы бәйләнеш турында халыкның хәбәрдарлыгын арттыру – мөһим бурыч, чөнки бу өлкәдә белем дәрәҗәсе түбән булып кала.
Аның хәвефсез дозасы юк: теләсә нинди күләмдә куллану сәламәтлеккә зыянлы.

Сыйфатсыз алкоголь белән генә агуланырга мөмкин дигән фикер – миф. Токсикологик тикшеренүләр күрсәткәнчә, нәкъ менә этил спирты күпчелек очракта алкоголь белән агулануның сәбәбе булып тора, ә метанол кебек башка матдәләр аркасында үлүчеләр саны күпкә азрак.

Күпчелек очракта алкоголь белән агулануның сәбәбе – күп күләмдә кулланылган гадәти аракы.
Алкогольне системалы рәвештә куллана башлауның еш сәбәпләре булып тотрыксыз психоэмоциональ халәт, депрессив кәеф һәм югары борчылу тора.

Мондый халәттә озак вакыт калмаска даими физик активлык, хобби белән шөгыльләнү, интернетта һәм киңкүләм мәгълүмат чараларында тискәре мәгълүмат кабул итүне чикләү, көнне планлаштыру, шулай ук белгечтән ярдәм сорап мөрәҗәгать итү ярдәм итә.

Русиядә авыр хәлдә калган өлкәннәргә һәм балаларга психологик ярдәм күрсәтү буенча төбәк һәм муниципаль хезмәтләр, фондлар бар. Алар арасында бушлай һәм аноним рәвештә, шул исәптән онлайн, ярдәм күрсәтүчеләр дә бар.

Автор фотосы.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас