+15 °С
Дождь
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
9 Сентября , 04:25

Гипотониядән нәрсә ярдәм итә?

Бу авырудан күбесенчә хатын-кызлар җәфалана.

Гипотониядән нәрсә ярдәм итә?Гипотониядән нәрсә ярдәм итә?
Гипотониядән нәрсә ярдәм итә?

Кан басымы югары булган кешеләргә төрле киңәшләр гәзит-журналларда басылып тора, алар өчен махсус дарулар да күп. Ә менә кан басымы түбән булган кешеләргә ничек ярдәм итәргә? Югыйсә, гипертония кебек үк, гипотония (түбән кан басымы) дә киң таралган. Бу авырудан күбесенчә хатын-кызлар җәфалана.

Кан басымы ир-егетләрдә 100/85, ә хатын-кызларда 95/65 мм терекөмеш баганасыннан түбән булса, бу түбән кан басымы булуын аңлата. Өй шартларында иң файдалысы — кан тамырларын чыныктыру. Моның өчен көн саен иртән дымлы тастымал белән ышкып сөртенергә кирәк.

Җилләтелгән бүлмәдә яки саф һавада 5–7 минут чамасы күнегүләр ясау да файдалы.

Каты чәй һәм каһвә эчү ярдәм итә. Ләкин кофеинлы эчемлекләрне артык күп эчү йөрәк эшчәнлегенә начар йогынты ясый.

Мөмкин кадәр күбрәк җәяү йөрергә, йөзү белән шөгыльләнергә, җәй көне велосипедта йөрергә, кышын чаңгыда шуарга киңәш ителә.

Витаминнарга бай яшелчәләрне, җиләк-җимешләрне, бигрәк тә кишер, лимон, кара миләш, гөлҗимешне, шулай ук йомырка, балык уылдыгы, сыер бавырыннан әзерләнгән ризыкларны рационга ешрак кертергә кирәк.

Автор фотосы.

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас