10 сентябрьдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Күгәрчен районына эш сәфәре вакытында район мәдәният сараенда узучы ике көнлек «Путь к долголетию» Сәламәтлек марафоны мәйданчыгында булды.
Бу – «Дәвамлы һәм актив тормыш» һәм «Гаилә» гомумдәүләт проектлары кысаларында оештырыла торган киңкүләм профилактик акция. Аның максаты – халыкка сәламәтлекне даими тикшерүнең мөһимлеген искәртү, кешеләрне актив яшәү рәвешенә җәлеп итү һәм үз сәламәтлекләренә аңлы мөнәсәбәт формалаштыру.
Марафон Уфаның Ашыгыч медицина ярдәме клиник дәваханәсе, Морак үзәк район дәваханәсе һәм Күмертау шәһәр дәваханәсе белән берлектә оештырылган. Күгәрчен районында бу акция инде дүртенче тапкыр үткәрелә. Ә 2026 елда республикада барлыгы сигез шундый марафон уздырылды.
Табиблар өчен түгәрәк өстәлдән тыш, чара программасына халык өчен иртәнге зарядка, профилактик скрининг, тәмәке тартуга каршы көрәш буенча «Тәмәке урынына алма» акциясе, сәламәт туклану принциплары белән таныштыру, актив һәм озын гомер серләре турында интерактив белем бирү программасы һәм «Сәламәтлеккә 10 мең адым» киңкүләм акциясе керә.
– Без сәламәтлек саклау системасы республикабызның бөтен территориясендә үссен өчен тырышабыз. Күгәрчен районы турында сөйләсәк, беренчел медицина ярдәме инфраструктурасына шактый зур игътибар бирдек – бу беренче чиратта фельдшер-акушерлык пунктлары. Сездә тагын өч ФАПны яңартасы калды, һәм без аларны һичшиксез яңартачакбыз. Иң мөһиме, монда эшләргә теләгән фельдшерлар булырга тиеш. Шуңа күрә без Салават һәм Акъярдагы профильле колледжларда урта медицина персоналын әзерләүне оештырдык, – диде Башкортстан Башлыгы марафонда катнашучыларны сәламләп. – Сәламәтлек саклау системасының төбәк звеносын да ныгыттык. Бездә бик көчле йогышлы авырулар үзәкләре, кардиология үзәге, онкология диспансеры бар. Әмма күпме генә ФАПлар, поликлиникалар, дәваханәләр төзесәк тә, заманча җиһазлар сатып алсак та, кешеләр үзләре турында кайгыртмаса, нидер эшләү кыен.