+23 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
11 Сентября , 09:55

Кара бөрлегән картаюдан саклый...

Бу җимеш иң файдалы витаминнар чыганагы булып тора.

Кара бөрлегән картаюдан саклый...Кара бөрлегән картаюдан саклый...
Кара бөрлегән картаюдан саклый...

Файдалы җиләк-җимешләрне әллә кайдан эзләп йөрисе дә юк – аларны үз бакчабызда да үстерергә мөмкин. Мәсәлән, баш мие эшчәнлеген яхшыртырга ярдәм итүче кара бөрлегәннең файдалы үзлекләре күп. Ул баш миендә яшь барган саен була торган үзгәрешләрне акрынайтырга ярдәм итүче антиоксидантлар һәм витаминнар чыганагы булып тора.

Кара бөрлегәндә С, А, К витаминнары, клетчатка, антиоксидантлар, калий, магний, тимер һәм кальций кебек файдалы матдәләр бар. Җиләкләрнең куе төсе андагы антиоксидантлар белән бәйле.

Куе кызыл һәм шәмәхә төстәге яшелчә һәм җиләк-җимешләрдә антоцианнар бар. Белгечләр сүзләренчә, алар организмны картаюдан саклауда, шулай ук аутоиммун һәм онкологик авыруларны профилактикалауда ярдәм итә ала.

«Кеше өчен азык-төлеккә физиологик ихтыяҗ нормалары буенча, тәүлегенә безгә нибары 50 миллиграмм антоциан кирәк. Мәсәлән, 100 грамм кура җиләгендә антоцианнарның тәүлеклек нормасының 15 проценты бар, бу микронутриентларның тагын да күбрәк өлеше кара бөрлегәндә, күк җиләктә, кара җиләктә бар», – дип белдерә табиб-диетолог, Туклану һәм биотехнология федераль тикшеренү үзәге терапевты Солнцева.

Кара бөрлегән кайнатма, желе һәм компот ясау өчен яхшы. Ә менә киптерү өчен ул яраклы түгел. Җиләкләрне туңдырып та сакларга мөмкин.

Автор фотосы.

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас