+15 °С
Дождь
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
11 Сентября , 09:59

Уфада мәртәбәле конгресс уза

Башкортстан башкаласында сәламәтлек саклау өлкәсенең 2 меңгә якын вәкиле җыелды.  

Уфада мәртәбәле конгресс узаУфада мәртәбәле конгресс уза
Уфада мәртәбәле конгресс уза

11 сентябрьдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Куватов исемендәге Республика клиник дәваханәсенең 150 еллыгына багышланган «Сәламәтлек саклауда сыйфат һәм хәвефсезлек территориясе» халыкара катнашында узучы II Бөтенрусия конгрессының пленар утырышында катнашты.

Чара вузара кампусның Геном үзәге базасында узды. Анда Русия, Кытай, Израиль һәм башка илләрдән сәламәтлек саклау өлкәсендәге белгечләр җыелды.

Конгресс Уфада 11–12 сентябрьдә уза һәм сәламәтлек саклау системасының 2 меңгә якын вәкилен – баш табибларны, практик табибларны, галимнәрне һәм экспертларны берләштерә. Катнашучылар медицина ярдәменең сыйфатын һәм хәвефсезлеген арттыруның заманча алымнары, санлы технологияләрне кертү һәм медицина оешмаларында сыйфат менеджменты системасын үстерү турында фикер алыша.

Башкортстан Башлыгы үз чыгышында форумда катнашучыларны сәламләде һәм Уфаның икенче ел рәттән сәламәтлек саклау өлкәсендәге иң зур һөнәри чараларның берсен үткәрү мәйданчыгына әверелүен билгеләп үтте.

Республика җитәкчесе ассызыклаганча, Башкортстан медицина белеме, фән һәм клиник практика өлкәсендә илнең әйдәп баручы төбәкләре рәтенә керә. Тармактагы казанышлар табиблар җәмәгатьчелегенең, фәнни оешмаларның һәм хакимият органнарының уртак эше нәтиҗәсе.

– Бүген безнең медицина учреждениеләре сыйфатны контрольдә тотуның инновацион системаларын актив кертәләр. Без яңа заманча сәламәтлек саклау объектлары төзибез. Соңгы елларда гына да республика онкодиспансерының зур корпусын, Республика балалар онкологиясе һәм гематологиясе үзәген, кардиоүзәкнең хирургия корпусын файдалануга тапшырдык, – дип билгеләп үтте Радий Хәбиров. – Төбәктә 17 яңа поликлиника төзедек, 15 мең берәмлектән артык медицина җиһазы сатып алдык.

Радий Хәбиров шулай ук Башкортстандагы кече торак пунктларда медицина ярдәмен үстерүгә аерым игътибар бирде.

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас