

Көннәр көзгә тартылу белән кайберәүләр күңел төшенкелеге кичерә, моңсу халәткә керә. Арыганлык тойгысы, эшкә сәләт кимү дә күзәтелсә, бу тормыш сыйфатына ярыйсы ук кире йогынты ясарга мөмкин. Бу очракта нишләргә? Белгечләрнең киңәшләренә игътибар итик.
Яктылык кирәк! Табиблар билгеләвенчә, көзге күңел төшенкелегенең төп сәбәпләренең берсе – яктылык җитмәү. Шуңа кояшлы көннәрдә күбрәк урамда йөрергә тырышыгыз. Бүлмәләрдә дә яктылык җитәрлек булсын. 18 квадрат метрлы бүлмәдә үзеңне яхшы хис итү өчен яктылык 250 ваттан да ким булмаска тиеш. Көн яктылыгына охшаган төстәге лампочкалар куллану да файдалы. Әгәр сезнең өчен көз белән депрессия синонимнар икән, берәр кая ял итәргә барып кайту да зыян итмәс.
Көнне дөрес башлагыз. Ял көннәрендә иртәнге ашны ашаганнан соң, яңадан караватка аварга уйласагыз, көн буе тора алмый интегәчәксез дигән сүз. Шуңа күрә тәрәзәне ачып, иртәне 15 минут зарядка ясаудан башлагыз. Классик музыка универсаль антидепрессант булып тора. Бәхетсез мәхәббәт турындагы җырларны тыңлаудан туктап, Моцарт, Чайковский, Бетховен әсәрләренә күчегез.
Дөрес тукланыгыз. Йокы килеп һәм төшенкелеккә бирелеп интегүчеләр иртән иң беренче эш итеп каһвәгә тотына һәм үзенә зыян гына сала. Иртәне солы боткасыннан башлагыз. Фантазиягез кушканча эш итегез – шикәр урынына бал кушасызмы, җәйдән әзерләп куелган җиләкләрне өстәп җибәрәсезме – барысы да сезнең файдага булачак. Әгәр симерү куркынычы янамый икән, иртәнге аш вакытында май белән сырлы бутерброд, каймак белән коймак һәм чикләвекләр ашау да зыян итмәс. Иртән яшел чәй эчү дә файдалы. Шулай ук яшел тәмләткечләр, яшелчә, җиләк-җимешләр кулланыгыз. Бигрәк тә цитруслыларга өстенлек бирегез, алар нерв системасын һәм иммунитетны ныгыта.
Үзегезнең рационыгызга серотонин (шатлык гормоны) һәм мелатонин (йокы гормоны) барлыкка китерүче ризыкларны кертегез, менә алар: шоколад, сыр, чикләвек, янып торган төстәге яшелчә һәм җиләк-җимешләр, балык, диңгез кәбестәсе.
Витаминнар эчегез. Составында минераллар булган витаминнар эчү дә файдага булыр.
Психоэмоциональ халәтегезне саклагыз. Тискәре эмоцияләр тудыруга сәбәпче булган хәлләрдән ерак торыгыз. Якыннарыгызның юк-бар зарын йөрәккә якын алып, борчылмагыз, ахыры яхшы бетә торган фильмнар карагыз һәм негативтан гына торган хәбәрләрне укымаска тырышыгыз.
Берәр кызыклы шөгыль табыгыз. Йога, чит тел үзләштерү, машина йөртергә өйрәнү һәм сезнең өчен мөһим булган башка шөгыльләргә керешү өчен көз иң кулай вакыт.
Өйдә утырмагыз. Көз – мәдәни тормыш җанланган вакыт. Театр, концерт, күргәзмәләргә барып, вакытыгызны күңелле дә, файдалы да итеп уздырырга мөмкин. Күңелегезгә хуш килгән, позитив кешеләр белән аралашыгыз.
Суны яратыгыз. Бассейнга йөрү, мунча керү, төрле шифалы тозлар һәм үләннәр салынган ваннада ятар өчен вакыт табыгыз. Юынганда цитруслы гельләр куллансагыз, кәефегез тагы да күтәрелеп китәр.
Күбрәк йоклагыз. Салкыннар башлангач, озаграк йокларга тырышыгыз, чөнки организм шуны таләп итә. Җәй көне 6 сәгать тә җиткән йокы вакытын 8 сәгатькә җиткерегез.
Автор фотосы.