

Олег Машковцев «Менталь сәламәтлек» округ проектын гамәлгә ашыру, шул исәптән ясалма интеллект һәм VR-технологияләр куллануны да кертеп, аутистик спектр тайпылышлары булган балаларны реабилитацияләүнең яңа методикалары белән танышты.
Башкортстанда Менталь сәламәтлек үзәге 2023 елдан эшли башлады. Үзәк эшенең төп үзенчәлекләреннән берсе – заманча технологияләр кертү. Биредә беренчеләрдән булып ясалма интеллектка нигезләнгән чишелешләр һәм VR-күзлекләр куллана башладылар. Алар ярдәмендә аутистик спектр тайпылышлары булган балалар гадәти тормышта авыр бирелә торган көнкүреш бурычларын башкарырга өйрәнәләр.
Чара кысаларында шулай ук ведомствоара «түгәрәк өстәл» узды. Анда социаль яклау, мәгариф, мәдәният, спорт һәм сәламәтлек саклау системалары, шулай ук ата-аналар берләшмәләре вәкилләре катнашты. Катнашучылар республикада аутистик тайпылышлы кешеләргә комплекслы ярдәм күрсәтү принциплары турында фикер алыштылар һәм бердәм ярдәм системасын булдыру өчен ведомстволар арасында хезмәттәшлек юнәлешләрен билгеләделәр.
Автор фотолары.