

Конкурс инде өченче тапкыр уздырылды һәм сәламәтлек саклау хезмәткәрләренең эше, һөнәри казанышлары һәм медицинаның иҗтимагый әһәмияте турында сөйләүче журналистларны, редакцияләрне, телеканалларны, радиоларны һәм авторларны берләштерде.
Конкурс Башкортстанның сәламәтлек саклау министрлыгы һәм республиканың Журналистлар берлеге ярдәмендә Сәламәтлек саклау хезмәткәрләренең республика профсоюзы тарафыннан үткәрелде.
Бәйгегә 1 марттан 31 июльгә кадәр 37 гариза килгән. Комиссия 31 басмада чыккан 279 мәкаләне бәяләгән.
- Сәламәтлек саклау министрлыгы тармак заманча һәм һәркем файдалана алырлык булсын өчен барысын да эшли. Әмма нәкъ менә журналистлар аны кешелекле итә, - дип билгеләде җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында Башкортстанның сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин. - Саннар һәм нәтиҗәләр артында һәрчак конкрет табиб, шәфкать туташы, фельдшер булырга тиеш, алар көн саен кешеләргә ярдәм итәләр. Сез алар турында, аларның ничек эшләүләре, нинди кыенлыклар белән очрашулары, ни өчен бу һөнәрне сайлаганнары турында сөйлисез. Сезнең материаллар ярдәмендә дә республика халкы үз медикларын белә һәм күрә.
Нәкъ менә шундый алым — система турында гына түгел, ә анда эшләүче кешеләр турында да сөйләү — конкурс үзенчәлекләренең берсе булды, дип билгели бәйгене оештыручылар.
Конкурс эшләренең авторлары табиблар һәм шәфкать туташлары, сәламәтлек саклау ветераннары һәм яшь белгечләр, медицина династияләре, ашыгыч ярдәм хезмәте, профсоюз оешмаларының эше турында язган. Быел аерым игътибар СВО геройлары булган медикларга һәм фронтка ярдәм итүгә, медицина хезмәткәрлренең бердәмлеге һәм дуслыгы темасына бирелде.
— Без конкурсны инде өченче тапкыр уздырабыз һәм җәмгыятьнең медикларга карата мөнәсәбәтенең ничек үзгәрүен күрәбез, - дип ассызыклады Русия Сәламәтлек саклау хезмәткәрләренең республика профсоюзы рәисе Рауль Халфин. - Журналистлар чын кешеләр, аларның хезмәте, коткаручылар, дәвалаучылар, ярдәм итүчеләр турында сөйлиләр. Ләкин безгә медицина белән бергә мәгълүмат кырында Профсоюзның да яңгыравы мөһим.
Рауль Халфин сүзләренчә, профсоюз эше - ул беренче чиратта урыннардагы көндәлек эш.
- Һәр медицина оешмасында безнең рәисләр, профсоюз вәкилләре, активистлар бар. Алар хезмәткәрләрнең лаеклы һәм хәвефсез хезмәт шартлары булуын, хокуклары үтәлүен, кеше проблема белән ялгызы гына калмавын кайгырталар. Һәм безгә бу эшнең җәмгыятькә күренеп торуы мөһим,- диде республика профсоюзы рәисе.
Быел бу конкурста “Кызыл таң” гәзите һәм аның журналисты Ләйсән Якупова Гран-прига лаек булды. “Иң яхшы Федераль басма” дип «АиФ в Башкортостане» гәзите редакциясе һәм аның хәбәрче Юлия Байджанова, “Иң яхшы телекомпания” дип «Башкортостан» сәүдә-күңел ачу комплексы җәмгыяте, комментатор Азат Галиуллин игълан ителде.
Конкурс нәтиҗәләре буенча, “Иң яхшы район/шәһәр телекомпаниясе” — Next-TV телеканалы («Поколение NEXT» җәмгыяте) булды, бу номинациянең лауреаты - Акьяр телевидениесе, Гөлчәчәк Нигъмәтуллина.
“Иң яхшы шәһәр матбугат басмасы” дип «Стерлитамакский рабочий» иҗтимагый-сәяси гәзите, корреспондент Марина Воронова, “Иң яхшы район матбугат басмасы” дип «Октябрь Киргиз-Мияки» иҗтимагый-сәяси газите, хәбәрче Алия Абдуллина табылды. Лауреаты - «Октябрь юлы» иҗтимагый-сәяси гәзите, хәбәрче Светлана Фәйзуллина.
“Милли телдәге иң яхшы басма” «Балтач таңнары» иҗтимагый-сәяси гәзите һәм аның хәбәрче Фиргать Нәбиуллин, “Иң яхшы мәгълүмат агентлыгы” — «Башинформ» агентлыгы, корреспондент Иван Вавилов булды.
“Иң яхшы радио” номинациясендә җиңүче — «Башкортостан» телерадиокомпаниясе җәмгыятенең «Юлдаш» радиосы һәм «Сәламәтлек» тапшыруының авторы һәм алып баручысы Динара Сафина, “Иң яхшы блогер” – Баймак үзәк район дәваханәсеннән Ленера Аралбаева.
“Иң яхшы махсус репортаж” номинациясендә җиңүне «Башкортостан» телерадиокомпаниясе, «Честно Говоря» программасы һәм аның авторы Руслан Шәрәфетдинов яулады.
“Медики — герои СВО” номинациясендә иң яхшысы дип “Уфимские ведомости " гәзите редакциясе һәм журналист Ирина Шипунова табылды. Лауреаты — «Бердәм Русия» гәзите редакциясе һәм Лиана Цыганова.
«Бакалы таңнары» иҗтимагый-сәяси гәзите һәм аның мөхәррире Валентина Шакирова “Профоешмалар эшен иң яхшы яктырту” буенча иң яхшысы булды.
«Медикларның бердәмлеге һәм дуслыгы» темасын иң яхшы яктырту буенча «Республика Башкортостан» иҗтимагый-сәяси гәзите һәм аның корреспонденты Жанна Миронова җиңүче дип танылды.
“Гаилә кыйммәтләрен һәм медицина династияләрен иң яхшы яктырту” номинациясендә җиңүче «Агыйдел утлары» иҗтимагый-сәяси гәзите, мөхәррире Ирина Вильданова булды.
Җиңүчеләргә һәм лауреатларга дипломнар һәм бүләкләр тапшырылды.
Бүләкләү тантанасыннан соң Башкортстанның Сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин белән «Сәламәтлек саклауны санлаштыру» темасына матбугат конференциясе узды. Бу хакта язманы алдагы саннарыбызда укыгыз.