+17 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
1 Октября , 06:02

Башкортстанда санлы медицина үсеше яңа дәрәҗәгә күчәчәк

Кичә Уфада Профсоюзлар йортында Башкортстанның сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин белән тармакны санлаштыру темасына багышланган матбугат конференциясе үтте. Чарада шулай ук Русия Сәламәтлек саклау хезмәткәрләренең республика профсоюзы рәисе Рауль Халфин, сәламәтлек саклау министры урынбасары Динара Еникеева, Уфаның Ашыгыч медицина ярдәме клиник дәваханәсенең баш табибы Ирина Карамова, “Медицина мәгълүмат-аналитика үзәге” учреждениесе директоры Роза Яхина һәм башкалар катнашты.  

title
Башкортстанда санлы медицина үсеше яңа дәрәҗәгә күчәчәкБашкортстанда санлы медицина үсеше яңа дәрәҗәгә күчәчәк
Башкортстанда санлы медицина үсеше яңа дәрәҗәгә күчәчәк

Белгечләр бүген тармакны санлаштыруның мөһим һәм кирәкле булуын ассызыклады, бу эшнең яңа мөмкинлекләр ачуын билгеләде. Бу юнәлештә республикада шактый лаеклы нәтиҗәләргә ирешелгән дә инде. Башкортстанда сәламәтлек саклауны санлаштыру медицина ярдәменнән файдалану мөмкинлеген яхшыртырга, диагностика төгәллеген арттырырга һәм үлүчеләр санын киметергә ярдәм иткән.
Айрат Рәхмәтуллин билгеләвенчә, Башкортстанда медицина сервисларын үстерү өчен өстәмә серверлар сатып алачаклар. Бу идеяне Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров үзе хуплаган.
— Тармак үсешендә алга таба ныклы адымнар ясау өчен шактый ныклы фундамент кирәк. Радий Фәритович безне хуплады, һәм киләсе елга өстәмә рәвештә серверлар сатып алырбыз дип уйлыйм. Бу мәгълүматларны тагын да куәтлерәк саклауны оештыру өчен дә таләп ителә, гомумән, бүген бездә булган санлы өлгерү дәрәҗәсенә туры килү өчен. Бу кыйммәтле тарих, безнең катлаулы вакытны һәм икътисади санкцияләрне исәпкә алып, әмма Радий Фәритович мондый мөмкинлек тапты. Һәм минем уйлавымча, бездә санлы медицина үсеше яңа дәрәҗәгә күчәчәк", - диде Айрат Рәхмәтуллин.

Ул билгеләвенчә, яңа серверлар шулай ук медицина учреждениеләренең һәм профильле ведомстволарның рәсми сайтларына йөкләнеш белән бәйле мәсьәләләрнең шактый өлешен хәл итәчәк.
—Санлаштыру актив бара, халыкның хезмәтләр һәм сервислар сыйфатына таләпләре гадел үсә. Чөнки иң югары йөкләнештә безнең сайтларга 30 мең һәм аннан да күбрәк кеше керә. Серверлар безгә бу энергия сыйдырышлы процессларны оптимальләштерергә мөмкинлек бирәчәк, - дип билгелде министр.
Динара Еникеева ассызыклавынча, Башкортстанның сәламәтлек саклау тармагы берничә ел рәттән санлаштыру буенча алдынгы позицияләрне яулап килә. Табибка язылу җиңелләшкән, телемедицина технологияләре яңа мөмкинлекләр ачкан.
Роза Яхина “Санлы ФАП” проекты турында сөлйәп китте. Төбәктәге фельдшер-акушерлык пунктлары санлы җиһазлар белән актив тәэмин ителә һәм гомум челтәргә интеграцияләнә. Бу пациентларның мәгълүматларын оператив тапшырырга һәм консультацияләр уздырырга мөмкинлек бирә.

Автор фотолары.

 

Башкортстанда санлы медицина үсеше яңа дәрәҗәгә күчәчәк
Башкортстанда санлы медицина үсеше яңа дәрәҗәгә күчәчәк
Автор:Ләйсән Якупова