+24 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
30 декабрь 2020, 14:13

Аяклар салкын булу - хәвефле авыру билгесе

Аякларның һәрчак салкын булып торуы канда шикәр күләменең сәламәтлек өчен куркыныч дәрәҗәгә күтәрелүе хакында сөйли.

Аякларның һәрчак салкын булып торуы канда шикәр күләменең сәламәтлек өчен куркыныч дәрәҗәгә күтәрелүе хакында сөйли.

Diabetes UK (Бөек Британия) галимнәре һәрчак салкын аякларның төп сәбәбен канда шикәр күләме күп булганга нервлар зарарлана дип аңлата.

Җәен дә аякларыгыз салкын икән, бу табибка күренергә кирәк дигән сүз. Мондый билге организмда икенче төрдәге диабет үсеш алуын күрсәтә.

Белгечләр әйтүенчә, кандагы шикәр артерияләрне һәм тамырларны зарарлый, аларга холестерин төерчекләре утыра. Әлеге төерчекләр тора-бара кан йөрешенә зур киртә була башлый, шунлыктан органнарга кан җитәрлек күләмдә бармый. Бу инсульт һәм йөрәк авыруларына китерә.

Канда шикәр күләме югары булу бөтенләй аяксыз калдырырга да мөмкин, шуңа күрә вакытында дәвалану зарур.

Фото: socratify.net
Читайте нас: