+4 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
31 март 2021, 15:11

Балаларга аспирин бирә күрмәгез!

Югары температура булганда, балаларга һич кенә дә аспирин бирергә ярамый! Бу хакта танылган табиб, телевидениедә сәламәтлеккә багышланган фәһемле тапшырулар алып баручы Александр Мясников "О самом главном" эфирында бәян итте.

Югары температура булганда, балаларга һич кенә дә аспирин бирергә ярамый! Бу хакта танылган табиб, телевидениедә сәламәтлеккә багышланган фәһемле тапшырулар алып баручы Александр Мясников "О самом главном" эфирында бәян итте.

Киң танылган аспирин дип аталучы даруны белмәгән кеше сирәктер. Температура югарырык булдымы, шуны эчеп куярга яратабыз бит. Тик менә аны 12 яшькә кадәр балаларга бирү бик хәвефле икән.
Александр Мясников әйтүенчә, аспирин балалар сәламәтлегенә зур зыян китерергә мөмкин. Аныграк итеп аңлатканда, 12 яшькә кадәр пациентларга аспирин бирү аларның эчке органнарын эштән чыгара. Бу дару аларның бавырына зур зарар китерә, бөерләренең эшчәнлеген боза.
Балаларда югары температура булганда (39 градустан артып киткәндә), аны аспирин белән төшерү катгый тыела, мондый очракларда иң яхшысы парацетамол бирү. Шунысын да онытмыйк, хөрмәтле әти-әниләр: баланы өйдә үз белдегең белән дәвалау бернинди кысаларга да сыймый торган эш, һәр очракта да кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итү зарур. Гомумән, интернет челтәреннән мәгълүмат табып, үз-үзеңә диагноз куеп, төрле дарулар эчү сәламәтлеккә файда түгел, киресенчә, төзәтә алмаслык зыян китерү ихтимал.

Фото: tovarysh.life


Читайте нас: