+4 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
11 гыйнвар 2021, 12:20

Бер төндә ике баланы югалттык...

Уфаның 4нче бала тудыру йортындагы бу хәлгән кем аңлатма бирер?

Уфаның 4нче бала тудыру йортындагы бу хәлгән кем аңлатма бирер?

Уфаның 4 санлы бала тудыру йортында 1 гыйнвардан 2 гыйнварга кадәр ике үлем очрагы турында билгеле булган. Бу хакта бер баланың әтисе Азат Камалетдинов «Честно говоря» проекты корреспондентларына хәбәр иткән.

"1 гыйнвар иртәсендә туган сабый икенче көнне, ягъни 18 сәгатьтән соң вафат булды. Без аңа карават әзерләп куйган идек инде. 1 гыйнварда бәйрәм иттек, ә 2сендә кайгыга чумдык. Мин үземнең сәламәт хатыным берничә сәгатьтән соң вафат булачак бала тудыруына ышанмыйм", - ди Азат.

Шул ук төндә тагын бер бала туган. Аның әнисе, Күгәрчен районында яшәүче Анастасия Максимова болай ди:

«Мин кесарево операциясе ясауларын сорадым, әмма табиблар баланы үземә табарга кушты. Йөрәк тибүен тыңлагач, минутына 180не исәпләделәр, - ди Анастасия. - Нәтиҗәдә, эчемә бастылар, ә бала тудырганнан соң сабыйны аппаратка салдылар. Өч көннән соң кызым вафат булды. Минемчә, алар аппаратны үзләре сүндерде һәм сабыйның гомерен саклау өчен көрәшмәде».

"Башинформ" агентлыгы язган бу хәбәргә тиешле структуралар җавап бирер дип көтелә.

Фото: Башинформ"
Читайте нас: