Чәй эчәргә яратасызмы, дуслар? Ә менә аны дөрес эчә белмәүнең сәламәтлек өчен бик зыянлы булуы, хәтта яман шеш авыруына китерүе хакында ишеткәнегез бармы? Бу җәһәттән белгечләр сүзенә колак салыйк әле.
Чәйне безнең халык бик яратып эчә, дөньяның башка төбәкләрендә дә ул - бик популяр эчемлек. Чәй организмны яшь килеш сакларга ярдәм итә, дигән фикер яшәп килә. Тик менә табиб-гастроэнтерологлар, күпьеллык тикшеренүләргә нигезләнеп, әлеге эчемлекне саклык белән кулланырга өнди.
Һичшиксез, чәйнең файдалы сыйфатлары бихисап, әмма аны дөрес эчә белү зарур, аныграк итеп әйткәндә, кайнар килеш эчү үңәч, тел яман шешенә сәбәпче булуы ихтимал.
Төркия, Кытай, Казахстан, Таҗикстан, Үзбәкстанда нәкъ менә кайнар чәй эчү гадәте булганга, тел һәм үңәч яман шеше очраклары бик күп, ди табиблар. Кайнар эчемлек кан тамырларына да бик начар тәэсир итә, кайбер кешеләрдә борыннан кан китүгә дә сәбәпче булуы мөмкин. Шуңа күрә чәйне ясап куйгач та эчәргә ашыкмагыз, бераз суына төшсен.
Каты чәй эчү дә сәламәтлеккә начар йогынты ясый. Аңарда фтор бик күп, ә ул сөякләр тукымасына җыела һәм тора-бара аны какшата. Бу исә тешләр коелуга, остеопороз үсеш алуга сәбәпче була, гомумән, хәрәкәтләнү аппаратына зур зыян китерә.
Әгәр дә каты итеп пешерелгән чәйдән башка тормышыгызны күз алдына китерә алмыйсыз икән, аны көненә дүрт чынаяктан да артык эчмәскә киңәш итә белгечләр.
Фото: qwizz.ru