Бөтендөнья фольклориадасын оештыручылар пандемия шартларында коронавирус инфекциясен кисәтүгә аерым игътибар бүлә.
Бөтендөнья фольклориадасында катнашырга теләүчеләрнең беренчеләре майда вакциналанды.
Әле Фольклориаданы оештыруда һәм үткәрүдә катнашучыларның йогышлы авыруларга каршы прививка ясатуын анализлау дәвам итә.
Бүгенге көнгә Уфада һәм республика районнарында Бөтендөнья фольклориадасына әзерлек һәм аны үткәрүдә санитар-гигиена, профилактик һәм эпидемиягә каршы чаралар планы эшләнгән һәм расланган.
Фото: Башкортстан Башлыгының матбугат хезмәте