+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
20 февраль 2021, 13:18

Хөрмә ашап үлмә!

Әнә берәү үлә язган...

Әнә берәү үлә язган...

Шушы көннәрдә бер ханым хөрмә ашап үлә язган. Табиблар бу җимешнең куркынычы нидә икәнлеген ачыклаган.

Баксаң, хөрмә яраткан хатын аны 1,5 килограммлап ашаган, нәтиҗәдә, эчәклеге чыдамаган, өзелгән. Табибларга тиз арада җиләк-җимеш яратучыга операция ясарга туры килгән.

Аның ашказаны шулай күпкән ки, аны һәлакәттән ашыгыч операция генә коткарган. Операция вакытында аерым өлешләрдә зыян күргән эчәклек диаметрының 24 сантиметрга кадәр артуы ачыкланган (норма 3-6 сантиметр санала).

Экспертлар аңлатканча, ашказаны күбүгә хөрмәнең табигый үзенчәлекләре сәбәпче була. Ашказанында җиләк-җимешнең йомшагы җилемгә охшаган матдәгә әверелә. Ул әлеге органның күбүенә китерә һәм эчәклекләрдәге массаларның үтүен тоткарлый. Шуның аркасында хөрмә яратучылар ашаган ризыклар берничә көн эчәклектә калырга мөмкин. Ә бу фаҗигагә китерә ала.

Һәрнәрсәдә чама кирәк - ашаганда да, эчкәндә дә...

Фото: telegraf.com.
Читайте нас: