+26 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
18 февраль 2021, 14:21

Көчле аллергия китереп чыгара торган ризыклар

Азык-төлекнең кайбер төрләренә аллергиядән җәфаланучыларның тормышы җиңелдән түгел. Бу җәһәттән табиблар, биш продукт аеруча хәвефле, ди. Белик әле, нәрсәләр икән.

Азык-төлекнең кайбер төрләренә аллергиядән җәфаланучыларның тормышы җиңелдән түгел. Бу җәһәттән табиблар, биш продукт аеруча хәвефле, ди. Белик әле, нәрсәләр икән.

Иммунитетка "ошамаган" өчен генә адәм баласына кайбер ризыклардан гомерлеккә баш тартырга туры киләчәк. Организмда аллергик реакция булуын төрле билгеләр күрсәтә, әмма алар барысы да азыкны ашаганнан соң ике сәгатьләп вакыт үткәч кенә күренә башлый.

Бу билгеләр арасында тел һәм авыз куышлыгының кабарып шешенүе, тын алу белән проблемалар туу, косу, тән кычыту һ.б. бар. Иң куркынычы шул - кешедә анафилактик шок булып, ул үлеп китәргә дә мөмкин.

Күп кешедә аллергия китереп чыгаручы азыкларның беренчесе - арахис. Бу чикләвекнең үзеннән генә түгел, ул нинди әзер ризыклар составында булса, аларның барысыннан да баш тарту кирәк. Әйткәндәй, арахис күп кенә тортларны,печенье пешергәндә кулланыла. Шунысы да бар: арахиска аллергия, гадәттә, гомер буена саклана.

Фисташки, фундук, миндаль, пекан, әстерхан һәм кедр чикләвекләре дә көчле аллергиягә сәбәпче була. Азык кына түгел, косметика составын да карап кына куллану зарур, чөнки аларның күбесенә чикләвек майлары кушыла.
Балык һәм моллюскалар да еш кына аллергия бирә.

Йомыркага аллергиядән, нигездә, балалар җәфалана. Гадәттә, бу тайпылыш үсмерлек чорында юкка чыга. Әмма шуңа кадәр балага һәр азыкның составын карап кына ашату таләп ителә.

Аллергиягә сәбәп булучы бишенче продукт - сөт. Бу очракта сыр һәм туңдырма да катгый тыела.

Аллергиядән интегүче кешеләр кесәсендә һәрчак махсус дару (антигистаминный препарат) йөртергә тиеш. Бу ялгыш организмга хәвефле азык эләккәндә күңелсез нәтиҗәләр булмасын өчен кирәк.

Фото: happyfamily-nsp.com
Читайте нас: