Элегрәк табиб-сомнолог Павел Кудинов хроник йокы туймауның куркыныч нәтиҗәләргә китерүен белдергән иде. Белгеч сүзләренчә, бу шартларда кешенең игътибары, иммунитеты, хәтере, эшкә сәләтлелеге, реакция тизлеге, концентрациясе кими, яман шеш барлыкка килү куркынычы арта.