+18 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
7 апрель 2021, 16:12

Кешене үтерә торган азык

Диетолог "кешене үтерә торган продукт" хакында сөйләгән. Нәрсә икән ул, белик әле.

Диетолог "кешене үтерә торган продукт" хакында сөйләгән. Нәрсә икән ул, белик әле.

Диетолог Алексей Ковальков адәм баласы өчен бик зыянлы, аның сүзләренчә, хәтта "кешене үтерә торган продукт" хакында бәян иткән.
Нәрсә ул дисезме? Диетолог әйтүенчә, кеше өчен иң зарарлы азык - икмәк. Ни өчен дигәндә, ул - бик күп калорияләргә ия продукт. Хәзерге заман кешесе икмәк ашаудан алган энергияне сарыф итми, шуңа бу югары углеводлы азык кеше сәламәтлегенә файда урынына зыян китерә.

Алексей Ковальчук уртаклашуынча, бер телем икмәк ашасаң, аңардан алынган калорияләрне сарыф итәр өчен бер сәгать спорт залында күнегүләр ясарга кирәк. Бу калорияләр чыкмый калса, кеше симерә, аның ашказаны асты бизе зарар күрә.

"Икмәкнең гликемик индексы - 80, ә шикәрнеке - 65, - ди белгеч. Менә шушындый югары индексы булганга, икмәк тә, шикәр дә ашказаны асты бизен эштән чыгара".
Ковальчук киңәшен тыңласак, икмәктән бөтенләй диярлек башт тартырга туры килә бит!

Шул ук вакытта икенче танылган диетолог, медицина фәннәре докторы Михаил Гинзбург икмәкнең азык җепселләре булганын кулланырга мөмкин ди. Икмәк урынына ярмаларга өстенлек бирү сәламәтлек өчен тагын да файдалырак, ди ул.

Фото: ru.freepik.com
Читайте нас: