+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
9 март 2021, 14:34

Коронавирус 8-11 яшьлек балалар өчен бик хәвефле, ди табиблар

Моңа кадәр балалар өчен коронавирус әллә ни куркыныч түгел, дип язсалар, хәзер табиблар әлеге мәкерле чирнең аларны да һәлак итәргә мөмкинлеге хакында чаң суга. Ковид балалар организмында мультиялкынсыну китереп чыгарганда, аларны коткарып калу бик авыр икән.

Сперанский исемендәге 9 санлы Мәскәү балалар клиник дәваханәсенең табиб-педиатры Григорий Шеянов коронавирус инфекциясенең балалар өчен нинди зур хәвеф тудыруы хакында сөйләгән.
Табиб әйтүенчә, ковид балалар организмында мультиялкынсыну китереп чыгара, ә бу исә 10-20 процентта үлем белән тәмамлана. Әлеге ялкынсыну аеруча 8-11 яшьлек балалар өчен бик куркыныч.
Мультиялкынсыну башланса, кечкенә пациентны коткару өчен вакыт санаулы, дип кисәтә белгеч.
Югары температура, фарингит, муендагы лимфа төеннәренең зураюы, конъюнктивит, күзләрнең кызаруы, иреннәрнең кибеп яргалануы һәм агулану билгеләре күзәтелгәндә, кичекмәстән дәваханәгә мөрәҗәгать итү кирәк.
Табиб белдерүенчә, ковид аркасында мультиялкынсыну Кавасаки синдромына охшаш: тәнгә кызыл тимгелләр чыкса һәм баланың эче китсә, аны бер минут соңламый табибка күрсәтү зарур, югыйсә, коткарып калып булмаска да мөмкин.

Фото: m24.ru
Читайте нас: