+3 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
3 февраль 2021, 12:35

Ковидны яңадан йоктырмас өчен нишләргә?

Коронавирус белән авыру вакытында алынган G иммуноглобулины кими башлагач, инфекцияне яңадан йоктырырга мөмкин, дип белдерә табиблар.

Коронавирус белән авыру вакытында алынган G иммуноглобулины кими башлагач, инфекцияне яңадан йоктырырга мөмкин, дип белдерә табиблар.
Шулай ук, кешедә, антитәнчекләргә караганда, вирус йөкләнеше күбрәк булганда да ковид белән яңадан авырырга мөмкин икән. Бу хакта Уфадагы медицина профессоры Нәүфәл Заһидуллин видео төшереп, һәркемгә аңлаешлы мәгълүмат тәкъдим иткән.
Белгеч ассызыклавынча, коронавирус белән авырып, күбрәк вакыт үтә барган саен аны яңадан йоктыру хәвефе көчәя.
Шулай ук яңа штаммнар барлыкка килү дә мөмкин. Мәсәлән, Британиядә яңа штаммны яңадан күпләп йоктыру очраклары күзәтелә. Әлбәттә, соңгы күрсәткечләр буенча, ул баштагыларга караганда җиңелрәк үтә.
Инфекцияне яңадан йоктыру хәвефен киметү өчен доктор ике рекомендация бирә – битлек кию һәм вакциналану. Бер ысул да 100 процент нәтиҗә вәгъдә итми, ләкин инфекция йоккан хәлдә дә җиңелрәк үтәчәк.
Фото: газета-вся-тверь.рф
Читайте нас: