+21 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
5 апрель 2021, 16:09

Кояш нуры коронавирусны берничә минут эчендә юк итә!

Галимнәр кояш нурларының коронавирусны юк итү сәләтенә ия булуы турында белдергән иде инде. Ә менә соңгы тикшеренүләр барышында ультрашәмәхә нурларның мәкерле вирусны элек әйтелгәннән күпкә тизрәк - бары ун минут эчендә юк итүе ачыкланган.

Барлык кешелекне җәфалап бетергән коронавирус COVID-19ны кояш нурлары санаулы минутлар эчендә юкка чыгаруы хакында халыкара галимнәр төркеме белдергән.

Ультрашәмәхә нурларның А һәм В төре вирус өчен үлемечле дип фаразлана. А төренең радиактив молекулалар барлыкка китерергә һәм вирусны таркатырга сәләтле булуы дәлилләнгән дә инде. Ковидка кояш нурының ничек тәэсир итүен әлеге вакытта өйрәнү дәвам итә, шунысы инде билгеле: ультрашәмәхә нурларының А классын һаваны вирустан тазарту өчен файдаланып була, чөнки ул кеше организмы өчен зыянсыз.

Бик яхшы яңалык бит бу, дуслар: урамда ямьле яз, зәңгәр күктә кояш көлә, аның чагу, җылы нурлары да безгә ярдәмгә ашыга. Тәрәзә пәрдәләрен ачыйк, йортларыбызга шифалы яктылык үтеп керсен, ә үзебез саф һавада йөрергә, спорт белән шөгыльләнергә вакыт табыйк!

Фото: vnews.agency
Читайте нас: