+4 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
22 апрель 2021, 13:07

Майсызландырылган азыклар... симерүгә китерә!

Күпләр, артык килограммнардан котылам, дип, майсызландырылган ризыклар ашарга тырыша. Тик менә диетологлар, болай туклану, киресенчә, симерүгә китерә, ди. Врач-диетолог, гастроэнтеролог Нурия Дианова майсызландырылган азык-төлекнең организм өчен һич тә файдалы булмавы хакында мәгълүмат белән уртаклаша.

Диетолог ассызыклавынча, майсызландырылган продуктларны күпләп ашарга ярый, дип уйлаучылар бик нык ялгыша, чөнки организмга кергән ризыкның нинди майлылыкта булуы гына түгел, күләме дә әһәмияткә ия. Мондый азык-төлек белән мавыгу кирәгеннән артык калорияләр җыюга китерә.

Дианова әйтүенчә, майсызландыру процессында продуктның тәм сыйфатлары югала, шуларны тулыландыру максатында төрле өстәмәләр кушыла. Күп очракларда табигый майларны үсемлекнекенә алыштыралар, ә аларда трансмайлар булуы ихтимал. Мондый продуктларга, диетолог сүзләре буенча, шикәр, тоз, крахмал, тәм көчәйткечләр кушыла. Ә алар, үз чиратында, сәламәтлеккә зыян сала.

"Тора-бара мондый кушылмалар ашказаны эшчәнлеген боза, тән тиресенә дә начар йогынты ясый. УЗИ үткәндә, сездә панкреатит икәнлеге дә ачыклануы бик мөмкин. Ашказаны асты бизендә үзгәрешләр барлыкка килүе ихтимал. Моннан тыш, майсызландырылган азыклар белән мавыгучы кеше симерә дә, гәрчә үзе шикәрдән һәм майдан баш тартып яшәсә дә", - ди диетолог.

Бу җәһәттән белгеч урта майлылыктагы табигый азыкларга өстенлек бирергә киңәш итә. Алар минималь сәнәгать эшкәртүе үткән булса, бигрәк тә яхшы.

Фото: telegraf.com.ua
Читайте нас: