+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
21 апрель 2021, 09:00

Шәхси медицина оешмалары арта

Быел мартта Башкортстан Республикасында 14 яңа шәхси медицина оешмасы медицина эшчәнлеген гамәлгә ашыруга лицензия алды.

Быел мартта Башкортстан Республикасында 14 яңа шәхси медицина оешмасы медицина эшчәнлеген гамәлгә ашыруга лицензия алды.
— Башкортстанда шәхси медицина оешмаларына лицензияләр бирү динамикасы билгеләнде. Әйтик, 2021 елның мартында 40 лицензия бирелгән, бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 38 процентка күбрәк, шуларның 14 лицензиясе яңа медицина оешмаларына бирелгән. Бу агымдагы елда COVID-19 буенча эпидемиологик хәлнең яхшыруы, эшкуарлык активлыгының артуы белән дә бәйле, — диде Башкортстанның сәламәтлек саклау министрлыгының Лицензияләү бүлеге җитәкчесе Эльвира Тәхаветдинова.
Лицензия алган медицина оешмалары косметология, акушерлык эше, лаборатория диагностикасы, дәвалау физкультурасы, медицина массажы, вакциналау, стоматология, дезинфектология өлкәләрендә хезмәт күрсәтәләр. Бүгенге көндә республикада барлыгы 1705 шәхси медицина оешмасы эшли.
Башкортстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан 2020 елның июленнән лицензия алырга теләүчеләрне /лицензиатларны электрон анкеталау булдырылды. Бу лицензияләр бирү процедураларының нәтиҗәлелеген алдан бәяләү өчен эшләнде.
Анкеталау нәтиҗәсендә эшкуарлык эшчәнлегенең аерым төрләрен, шул исәптән медицина эшчәнлеген лицензияләү эшчәнлегеннән канәгать булу күрсәткече билгеләнә.
Анкеталау респондентларның 90,3 процентының канәгать булуын ачыклады.
Бу хакта тулырак: https://pravitelstvorb.ru/ru/press-office/news.php?ELEMENT_ID=51352
Фото: https://pravitelstvorb.ru/ru/press-office/news.php?ELEMENT_ID=51352
Читайте нас