Әле бөтен телевидение каналлары Уфаның 13нче дәваханәсе поликлиникасындагы хәл турында чаң суга. Аягы сынып, гипс салынган инвалидны учреж-дениенең икенче катында урнашкан рентген кабинетына җибәргәннәр. Аның баскычтан үрмәләп менүен кызы, видеога төшереп, Интернет челтәренә куйган. Менә шуннан башланды да инде! Ике көн эчендә бөтен ил шаулап, республика Башлыгы әлеге дәваханәнең баш табибын эшеннән бушатып та куйды. Шуның белән бу теманы ябып та булыр иде. Гаепле табылган, җәзасын алган. Ләкин сораулар артканнан-арта гына бара. Медицинага бюджеттан елдан-ел күбрәк акча бүленә, дип лаф орабыз. Алай-болай гына түгел, бу өлкәгә миллиардлар агыла. Кая була алар, кемнең кесәләренә кереп ята? Башкалада урнашкан поликлиниканың лифты гына ике ел төзәтелми икән, төпкел район-авылларга ни кала?
Район дигәч, тагын бер хәл искә төште. Минем икетуган апам нәкъ шундый хәлдә калган иде. Бәла уйламаганда килүчән, ул да сәндерәгә печән алырга менгән җиреннән егылып төшә. Бер тезе актарылып ук чыга. Анда туфрак, салам тула. Яраны аннан-моннан бәйләп, ничек кирәк алай поликлиникага барып керә апабыз. Хирургиядә, урыс әйтмешли, “тяп-ляп” бәйләп куялар да кайтарып җибәрәләр. Билгеле ки, берничә көннән тез гөбе кебек шешеп чыга. Үтереп сызлый, температура күтәрелә. Тагын дәваханә, тагын чират... Менә-менә һуштан язам, дип торган кешене табиб икенче бинага ЭКГ үтәргә җибәрә. Кабинеттан чыга да, егыла да апа. Шуннан гына йөгерешә башлыйлар. Аягы имгәнгән кешегә шул мизгелдә ЭКГ үткәрү нигә кирәк булды икән? Бу хирургны кем дип атарга соң инде?
Әнкәйнең күзенә операция ясарга кирәк. Уфаның күз авырулары дәваханәсенә шалтыратам. Бер күзгә операция 53 мең сум тора ди телефонны алган кыз. “Ул — пенсионер, аларга берәр ташлама юкмы?” дип сорап та карыйм. Юк һәм вәссәләм! Соңынан гына белдем, бар икән ул. Хәтта түләүсез операцияләр дә ясыйлар икән. Трубканы алган кыз нишләп миңа шуны ипләп аңлатмагандыр, аның намусында калсын. Хәзер түләүсез операция турында сорашып шалтыратам, бу узган елның декабрь башы иде, киләсе елның ноябренә язабыз, дигән җавап ишеттем. Бер ел көтәргә! Тәмам сукыраерга кирәк бит! Әлбәттә, кеше акча җыеп, түләү-легә бара. “Азрак алдарак та эшләп булыр, әгәр дә...” диючеләр дә булды. Беләм мин бу “әгәр дә”не...
Иманым камил, һәр кеше үз тормышыннан шундый мисалны китерә ала. Ә без еш чирлибез. Бүгенге тормыш авырлыгы да, нервлар киеренкелеге дә, такы-токы туклану да китерә моңа. Дарулар бәясе көннән-көн үсә. Галәмәт инде. Ә бит медицина соңгы берничә дистә елда нык алга китте. Диагностика һәм дәвалау өчен күпме заманча җиһазлар, күпме яңа алымнар барлыкка килде. Уфада гына ничә дәваханә корпусы сафка басты, район дәваханәләре, берсеннән-берсе уздырып, заманча җиһазлары белән мактана. Инде бөтен кеше дә сәламәт булырга тиеш кебек. Ләкин алай түгел шул. Ни өчен? Медицина белән коммерция төшенчәләре арасында тигезлек билгесе куярга мөмкин булгангамы әллә? Кешелеклелек, мәрхәмәтлелеккә урын да калмады кебек. Ә бит бу медицинаның, дәвалауның нигезе. Бүген табибларның күпчелеге пациентларына шәфкатьсез генә түгел, усал мөнәсәбәттә, дияргә була. Ак халатлары астына бик үк керсез, риясыз булмаган җаннарын яшерүчеләр арта.
Чөнки табибларның хез-мәт хакы аз, дияр берәүләр. Эшләргә дәрт, стимул юк. Белүебезчә, ул хезмәт хакы елга ике тапкыр күтәрелеп тора. Кемне-кемне, укытучылар белән табибларны читкә типмиләр бездә. Ә бит еллар буе хезмәт хакы үзгәрешсез калган һөнәрләр дә бар. Аларга бөтенләй эш ташларгамыни инде?
Әлбәттә, табибларның барысын да бер калыпка салу дөрес түгел. Араларында яхшылары да бар. Алар күбрәк дип тә ышаныйк. Ләкин тормыш шуның киресен исбатлап тора. Менә 10 гыйнварда республикада билгеле хокук яклаучы Леонид Чернов вафат булды. Рәсми диагнозы — грипптан өзлегү. Хәле авыраюын сизгәч тә дәва-ханәгә барган ул, ләкин табиблар ярдәм итә алмаган. Медицинаның бүгенге мөм-кинлекләре белән кешене шушы чирдән дә алып кала алмагач, тагын нәрсә турында сөйли алабыз без?