+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Балаларга “ялган канат” куймыйк!

Сыйфатлы белем генә укучыны шәхес дәрәҗәсенә күтәрә.Күптән инде күрешеп бер сөйләшәсе килгән сеңлем белән, ниһаять, очраштык. “Бүлектә бергә эшләүче хезмәттәшем бу көннәрдә, барлык эшен минем өскә өеп, башын күтәрми БДИга әзерләнә, — дип сүз башлады аруы йөзенә чыккан туганым.— Быел мәктәпне тәмамлаучы улының укуы белән бөтенләй кызыксынмаган ананың кабалана-кабалана мәктәп программасын ятлап утыруы бигрәк сәер. Аны алдан имтихан тапшырып карарга чакырганнар, улы турында уйламаса да, үзенең бер дә оятка каласы килми”. Аңлавымча, бу ханым, балалары чыгарылыш сыйныфында белем алучы ата-аналар өчен үткәрелгән “Ата-аналарның БДИ тапшыру көне” акциясендә катнаша, күрәсең. Ә мин исә, күптән инде БДИ тапшырган ике баланың әнисе буларак, бу мәшәкатьләрнең безнең өчен артта калуына шатланып куйдым.

Белем сыйфатын тикшерү максатында 2009 елда кертелгән Бердәм дәүләт имтиханын, мәктәп укучылары тормышы турында язучы журналист буларак, даими күзәтеп барам. Әлбәттә, аның барлык нечкәлекләре үз башың­нан үткәндә ныграк күренә. Үземнең һәм чордашларымның балалары әлеге сынауның беренче карлыгачлары булды. Республикабызның төрле мәктәп­ләрендә белем бирүче укытучылар белән хезмәттәшлек тә БДИ турындагы күзаллауны киңәйтә тора.

Билгеле инде һәр яңалыкның башта уңай якларын күрәсе килә. Мәктәптә укучы баласы булган һәр гаиләнең көндәлек бер сөйләшү темасына әйләнгән БДИның да уңай яклары бар, әлбәттә. Уку елы барышында әледән-әле өстәлеп торган нагрузкадан тәмам арыган чыгарылыш сыйныф укучысына, элекке еллардагы кебек, югары уку йортына кергәндә имтихан тапшырып йөрергә кирәкми. БДИны уңышлы тапшырсаң, илнең төрле төбәген­дәге вузны сайлап, үзең теләгән белгечлек буенча документла­рың­ны җибәрә аласың. Сәләтле, төпле белемле балаларның Мәскәү, Санкт-Петербург, Казан кебек шәһәрләрнең иң яхшы югары уку йортларында һөнәр үзләштерү мөмкинлеге киңәйде. Югары уку йортларында чәчкә аткан коррупциягә дә юл ябылды кебек...

Тик шулай да белем тикшерү­нең яңа төре беренче елларда ук мәктәп тәмамлаучыларда, ата-аналарда, укытучыларда гына түгел, тоташ җәмәгатьчелек, ягъни балалар тормышына битараф булмаган һәркемдә күп сораулар тудырды. БДИның төптән уйланып җиткерелмәве, аның бөтен авырлыгы, беренче чиратта, укучылар иңнәренә төште. Канатлары ныгып өлгермәгән бәбкәләрне суга ташлагандай булды бу хәл. Үткеррәкләр төрле юлын тапты, кайберәүләр, белемнәре яхшы булып та, югалып калды. Араларында, ни булса шул булыр, дип кенә җавапларга тамга куеп чыгучылар да аз булмады. Бу яңалык бигрәк тә ата-аналар арасында зур шау-шу тудырды. Нәкъ менә шул чорда хилафлыклар чәчкә ата башлады да инде. Кыйммәтле телефоннар, элемтә чаралары эшкә кушылды, имтихан вакытында авылларга “десант” булып вуз укытучылары кайтып төште, кем ничек булдыра ала, катлаулы хәлдән шулай чыкты. Ата-аналарның күпчелеге, баланың белем сыйфатын күтәрәсе урынга, барысын да кесә калынлыгы хәл итә, дип инанды. Төрле юллар белән югары баллар җыеп, уку йортларына керү ул чорда бик күпләргә ялган канат куйды. Шундый хәлләр дә булды: авыл мәктәбендә “өчле”гә укып йөргән бала, башкаланың алдынгы гимназиясендә төпле белем алган укучыдан да югарырак баллар җыеп, җиңел генә вузга кереп китте. Шунысы кызганыч, илнең иң яхшы югары уку йортларына киткән “ялган канатлылар” беренче сынауда ук коелып калды.

Әлбәттә, БДИ тапшырганда баштагы чорда контроль бөтенләй булмады дип әйтеп булмый. Аеруча шәһәрләрдә күзәтчелек җитди булды. Бу хәл исә балаларга кире психологик йогынты ясамый калмады. Сынау вакытында һушын югалтучылар, бөтенләй берни эшли алмый каушап калучылар турында әледән-әле ишетелеп торды. Бәлки ышанмас та идем, берничә ел элек мондый хәл гаилә дусларыбызның улы белән дә килеп чыкты. Айлар буена баш күтәрми әзерләнгән егет, имтиханга керү белән аңын югалтып егыла. “Ашыгыч ярдәм” табиблары аның каты стресс кичерүен раслый. Моңа кадәр сәла­мәтлегенә беркайчан да зарланмаган баланың кинәт егылуы ул вакытта барыбызны да хафага салган иде. Ә әти-әнисенең уллары өчен ут йотуын сүз белән генә аңлатырлык түгел. Ярый әле ул резерв көнендә имтиханны яхшы балларга тапшырды. Янә бер танышыбызның улы имтиханнар тәмамлануга дәваханәгә эләкте. Сынау вакытындагы борчылулар аның өчен ашказаны авыруы белән тәмамланды. Ни кызганыч, ил буенча суицидка барып җитүчеләр дә булды. БДИны шәһәр шартларында тапшырмас өчен 10-11нче сыйныфка район үзәгенә, авыл мәктәпләренә агыла башладылар. Бу үзе үк шул елларда районда югары балл җыю мәсьәләсен хәл итү мөмкинлеге булуын раслый түгелме?!

Күзгә бәрелеп торган хилафлыклар БДИ тапшыру структурасын үзгәртү кирәклеген күптән искәртеп килде. Бу өлкәдә елдан-ел күзәтчелек көчәя барды: имтихан тапшыру пунктларына видеокамералар урнаштырылды, металл эзләүче җиһазлар белән тикшереп кертү, телефоннарны тыю, һәр эшне аерым тамга белән билгеләү, онлайн-күзәтү оештыру һәм махсус элемтә машиналары куллану әлегә кадәр булган закон бозуларга чик куярга тиеш иде. БДИ структурасына үзгәрешләр кертү нәтиҗәсез булмады: башка елларда 100 балл җыеп могҗиза тудыручыларның саны 2014 елда Русия буенча өч тапкыр кимесә, 80 баллдан югары белем күрсәтүчеләр исә ике тапкыр азайган иде. Илнең 200 мең чыгарылыш сыйныф укучысы аттестатсыз калмасын өчен урыс теле һәм математика фәннәреннән хәтта минималь баллны да төшерделәр.

БДИ тапшыручылар өчен таләпләр көчәюе, укучыларның үз көчләренә генә ышанып җитмәве, бигрәк тә, дәрестә укытучыларның әлеге сынауга тиешенчә әзерләмәве репетиторларга яшел юл ачты. Дәресен тиешенчә аңлатырга тырышып та карамаган кайбер укытучылар акча түләгән укучыларга дәрестән соң фәннең нечкәлекләрен өйрәтә башлады. Бишәр-алтышар бала тезеп утыртып, һәрберсеннән берәр мең акча алган мөгал­лимнәр дә күбәеп бара. Хәтта мәктәптә укытуын ташлап, өендә репетиторлык эше белән генә шөгыльләнгән кешеләр дә җитәрлек хәзер. Алар хакны да һәркайсы үзенчә куя. Чит телләр буенча, мәсәлән, БДИга әзерләү өчен сәгатенә 1 меңнән алып мең ярым сумга кадәр алганнары да бар. Бу очракта күптән түгел Русиянең халык укытучысы исемен алган тәҗрибәле педагог Лиза Әһәдуллинаның сүзләре искә төшә. “Укытучы белән укучы арасы бервакытта да акчага корылырга тиеш түгел! Укучының дәресне аңламый калуы — ул укытучының гаебе”, — дигән иде ул.

Әйтергә кирәк, Русиянең мәгариф һәм фән министры Ольга Васильева да БДИ мәсьәләсенә кагылышлы сорауларга җавап биргәндә, укытучыларның дәрес­тән соң репетиторлык белән шөгыльләнүенә каршы булуын белдерде. “Укытучылар укучыларны имтиханга укыту барышында әзерләргә тиеш”, — диде министр. Тик әлегә бу проблема мәгариф өлкәсендәге контроль һәм күзәтчелек идарәсе хез­мәткәрләре игътибарыннан да читтә кала.

Күңелгә тынгылык бирмәгән тагын бер нәрсә бар: БДИ пунктларында мәгълүмати хәвеф­сезлек чараларын көчәйтү бигрәк тә авыл укучыларын куркуга салды. Бу сынауны үтмәс өчен 9нчы сыйныфтан соң укучыларның кайсылары һөнәри уку йортларына, училище, колледжларга китте, кемнәрдер шул белем дә җитә дип уйлады. Командировкага чыкканда зур гына авыл мәктәпләрендәге чыгарылыш сыйныфларда 3-4 бала утыруын күреп гаҗәпләнә идек. 11нчеләр белән танышып сөйләшә башлагач, сер ачыла: 9нчыда сыйныф тулы бала бул­ган, күпләре, БДИ тапшырудан куркып, мәктәптән киткән. Хәзер авыл өчен бу хәл зур проблемага әйләнде. Шушы материалны әзерләгәндә төрле районнардагы авыл мәктәпләренә шалтыратып, 10-11нче сыйныфларда бүген ничәшәр бала укуы белән кызыксындык. Шаккатырлык хәл: күпчелек авыл мәктәпләрендә 10-11нчеләр бөтенләй юк! Димәк, мондый авылларда укытучылар эшсез, ә мәктәпләргә 9 еллык булып кына калу куркынычы яный!

Контроль-исәпләү эшләренә кагылышлы кагыйдәләр һәм таләпләрнең үтә катлаулы булуы да сынау тотучыларның нәти­җәләренә йогынты ясамый калмады. Бер генә мисал, инглиз теленнән имтихан тапшыручылар биремнәрнең С2 өлешендә 200-250 сүздән торган эссе язарга тиеш. Әгәр укучы эшендә бер генә сүз артык җибәрсә дә, яисә 200 сүзгә тутырмаган булса, нәтиҗә 0 балл белән билгеләнә. Димәк, эссе яхшы язылган очракта да, эш сүзләр санына карап бәяләнә. Имтиханда вакыт җит­мәү, дулкынлану исәпкә алынмый билгеле. Күрше республикада яшәүче туганыбызның кызы узган елда БДИ тапшырды, инглиз теленнән дә имтихан сайлаган иде. Аның телдән тапшыру өлешенә җиткәч, дулкынланудан кулы белән колагындагы наушникка тотынган. Кинәт элемтә югалган, коты очкан бала, ни эшләргә белми, елап ук җибәргән. Ярый әле комиссия әгъзалары шунда ук ярдәмгә килгән, эшне аппе­ляциягә биргәннәр. Башкалар белән бергә уңышлы итеп имтихан тапшырырга өметләнгән кызга күпме борчылулар кичерергә, өстәмә көндә янә сынау тотарга туры килде. Шунысы гаҗәп, имтихан вакытында наушникка яки микрофонга кул белән кагылырга ярамавы турында укучыларны алдан кисәтүче дә булмаган. Соңгы елларда кертелгән онлайн-күзәтү барышында да имтихан тапшыручылар еш кына сәер хәлләргә очрый. Мәсәлән, бер укучының кулында телефон күренде дип тикшергәндә, аның кояш нурында ялтырап киткән йөзек булуы ачыклана. Имтихан вакытында ялгыш төшеп киткән кәгазьне үрелеп алган укучыга резерв көндә янә сынау бирергә туры килә. Укучы каршында басып, гәүдәсе белән видеокамераны берничә минут каплап торган укытучы аркасында да имтихан тапшыручының язмышы хәл ителергә мөмкин. Моңа охшаш сәер күренешләр килеп туып, болай да нервылары какшаган укучыларны тетрәндермәскә, алар белән алдан аңлату эшләре алып барырга кирәктер, мөгаен.

БДИ пунктларында мәгълүмати хәвеф­сезлек чараларын көчәйтү бигрәк тә авыл укучыларын куркуга салды. Бу сынауны үтмәс өчен 9нчы сыйныфтан соң укучыларның кайсылары һөнәри уку йортларына, училище, колледжларга китте, кемнәрдер шул белем дә җитә дип уйлады. Командировкага чыкканда зур гына авыл мәктәпләрендәге чыгарылыш сыйныфларда 3-4 бала утыруын күреп гаҗәпләнә идек. 11нчеләр белән танышып сөйләшә башлагач, сер ачыла: 9нчыда сыйныф тулы бала бул­ган, күпләре, БДИ тапшырудан куркып, мәктәптән киткән. Хәзер авыл өчен бу хәл зур проблемага әйләнде.


Әлбәттә, БДИ елдан-ел камилләшә бара. Имтиханнар ачык һәм гадел үтсен өчен безнең республикада да соңгы елларда бик күп эшләр эшләнелә, акчалар түгелә. Быел, мәсәлән, республикада БДИ тапшыру пунктларын җиһазландыру өчен 29 миллион сум күләмендә субсидия алынган. Былтыр аудиторияләрнең 75 процентында онлайн видеокүзәтү барса, быел ул 90 процентны алачак. Хәзер контроль-исәпләү материаллары имтихан тапшыру пунктында, чыгарылыш сыйныф укучылары каршында басылып чыгарылачак. Биремнәрне башкарганнан соң, укучыларның эшләре сканер аша үткәрелеп, шул ук кабинеттан төбәкнең мәгълүмат эшкәртү үзәгенә озатылачак. Димәк, укучыларга үз белеменә генә таянырга кала. Ул шулай булырга тиеш тә. Уйлап карасаң, техник күзәтү чараларына сарыф ителгән акчаларны укучыларның белем сыйфатын арттыруга тотынсаң, никадәр файда булыр иде. Безнең оныклар үсеп җитүгә, БДИның бернинди куркыныч, шау-шу тудырмаучы гадәти процедурага әйләнәчәгенә ышанасы килә.
Читайте нас: