+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Зыялылар зыялымы, әллә зыянлымы?

Һәр журналистның куен дәфтәре бардырмы-юктырмы, анысын белмим, ләкин күңелендә йөрткән, йөрәген әрнеткән темалары була. Татар журналисты буларак, минем күңел түремдәге иң мөһим тема – ул милләтемнең тәрәккыяте, үсеше, аны саклап калу мәсьәләсе.

Сүзне туган ягымнан башлыйм. Бәләбәй районының Мәтәүбаш авылы мәктәбендә мин укыганда 400гә якын бала белем ала иде. Бәхеткә, авылда бүген дә, тугызьеллык булса да, мәктәп бар. Анда 70кә якын бала белем ала. Аларның бер өлеше – күрше авыл балалары. Заманында авылда бик зур сыер, ат, дуңгыз фермалары бар иде. Авыл халкы эшсез интекмәде. Мин бәләкәй чакта өч су тегермәне, соңрак ике электр тегермәне, ике “пилорама” эшләде. Себергә чыгып китүчеләр дә юк дәрәҗәсендә иде. Күрше Тузлыкуш авылында да урта мәктәп эшләде. Башка янәш авылларда да башлангыч һәм сигезьеллык мәктәпләр гөрләде. Бүген килеп, райондагы татар авылларында бер генә урта мәктәп тә юк. Ул район үзәгендә генә. Ә шәһәрдә инде туган телнең саклануы бик шикле. Ул аерым гаиләләрдә генә саклана ала. Бу хакта сүз алда булыр.
Белүебезчә, милләт авылда сакланды. Революциягә кадәр һәр татар гаиләсендә уртача 7 кеше булган. Байлардан җирне тартып алганнан соң җирнең иң яхшы һәм чын хуҗалары сөргенгә сөрелгән. “Җир – крестьяннарга!” дигән шигарь белән байлардан тартып алынган җир ярлыларга таратылган, күмәк хуҗалыкларга берләштерелгән. Ләкин авыл халкы беркайчан да җирнең тулы хокуклы хуҗасы булмады. Аны көчләп, батрак итеп тоттылар, хәтта паспорт алу да мөмкин булмаган хәл иде. Инде социализм артта калды, җирнең чын хуҗасы булмау сәбәпле, авыл халкы аннан качып бетеп бара, чөнки авылда үз эшен оештырырга, дөнья көтәргә, ул өйрәнмәгән. Ул, социализм казармасында үскән кеше буларак, мәҗбүриләп, көчләп эшләтүгә мохтаҗ. Дөрес, аерым энтузиастлар, фермерлар, хуҗалыклар бар. Ләкин ялгыз карга яз китерми, дигәндәй, алар милләтнең саклануына бик йогынты ясый алмый.
Мин авылның бетүенә Мәс­кәүне дә, зуррак санлы мил­ләтләрне дә гаепләмим, иң башта үзебез гаепле. Пермь өлкәсендә Әләзән дигән данлыклы татар авылы бар. Анда дистәгә якын мәчет, халкында меңнән артык “КамАЗ” машинасы барлыгын беләм. Һәркем эшкуарлык белән шөгыльләнә. Димәк, бүген дә авылны яшәтеп була, ул үзебезнең кулда.
Әләзән мәчетләрендә вәгазь­ләр татарча укыла. Алар, динне саклау – телне саклау, ди. Бездә, ватып-җимереп, вәгазьне урысча укыйлар, динне наданнар, кәсепчеләр басып алган. Дөрес, араларында чын милли рухлы имамнар да очраштыргалый. Ләкин тулаем алганда, бездә дин милләтне саклауга булышлык итми. Бездә, диннең милләте юк, дип тәкърарлыйлар. Мөселман дине кайчандыр халыкның әхла­гын, сүз сәнгатен, рухи кыйммәт-ләрен сугарган. Ислам татарлыкны саклауда ныклы бер таяныч булган. Бүген исә милләтне саклауда аларның өлеше юк дәрә-җәсендә.
Гадәттә, милләтне саклау гореф-гадәтләрне, йолаларны үтәүгә бәйле, дип аңлаталар. Чыннан да, балага исем кушу, туй, соңгы юлга озатулар үзебезчә башкарыла. Башкаларны белмим, мин үзем өйдә милли киемдә йөрмим. Дөрес, түбәтәем бар, аның тузанын кайбер дини йолаларда каккалап алам. Милли үзенчәлекләрне саклау дигәндә милли ашларны да телгә алалар. Туган тел гаиләдә “өчпочмак”, “бәлеш” пешергәндә генә телгә алынса, бу милләтне саклау өчен зур эш микән? Әлбәттә, “треугольник”, “беляш” диюгә караганда әйбәтрәктер. Ләкин милли аш көн дә пешми, “хачапури” ашап та татар булып калып була.
Милләтнең саклануында, гадәттә, милли йолаларны икенче урынга куйсалар да, мин, шәхсән, төп урынга үзаңны куям. Мисалны да үземнән башлыйм.
Безнең гаиләдә гел генә татарча сөйләшү сәбәпле, улы­бызның да, кызыбызның да телләре татарча ачылды. Аларны татар балалар бакчасына бирдек. Безнең “бәхеткә”, анда татарлык бик чамалы булып чыкты, югыйсә, балалар мәктәпкә кергәндә урысчаны белмәгән булыр иде. Мәктәптә татар сыйныфлары булса да, балаларны урыс классларына бирдек. Чөнки туган тел­ләрен болай да яхшы беләләр, ә урыс теленнән Бердәм дәүләт имтиханы бирәсе бар. Уфада татар гимназияләре булса да, аларга балаларны йөртү ерак булу сәбәпле, милли мәктәптә уку тәтемәде. Ләкин бу аларга туган телләрен белмәүгә сәбәпче түгел. Чөнки безнең гаиләдә дәүләт теле дип татар теле игълан ителгән.
Гаилә – ул кечкенә генә дәүләт. Мин – аның президенты, калганнар – халык. Президент фәрманы – канун. Шуңа бусаганы атлап кергәч, алар “дәүләт теле”­нә күчә. Ара-тирә “папа” дигән сүз ишетсәм, үзем дә ватып-җи­мереп урысча сукалаган булам, шуннан алар, мине кызганып, кире татарчага күчә.
Мондый гаиләләр тагын да бар дип беләм. Мин заманында Кәрим Яушевның гаиләсендә дә шундый тәртип икәнен күргән идем. Уфада, шәһәр мохитендә тәрбияләнгән, гади гаиләләрдә үскән балаларның да бүген рәхәтләнеп үз телендә сөйләшкәннәре бар. Сәбәбе гади, чөнки алар туганнан алып үз телендә аралашып үскән. Ягъни балаларыбызның туган телен белүе үзебездән, ата-анадан тора. Аны гаиләдә куя белүдән, милли горурлык хисе тәрбия­ләүдән тора. Мәсәлән, улым сыйныфта үзенең татар икәнлеген яшерми. Үз тирәсенә тагын берничә малайны туплаган. Сыйныфтагы иң физик көчле, укуда алдынгы, “сугышчан” төр спортларда җиңүгә ирешкән егет кисәкләре. Мәктәптәге үз сыйныфларында укучы 4 класс та алар, ягъни татарлар кулында. Ул гына да түгел, кайбер башка милләт вәкилләре дә аларга үзләренең татар булуын белдерә икән. Димәк, татар үрнәк булырга, үзен “престижлы милләт” итеп күрсәтергә тиеш. Татарлык бер дәрәҗә булырга тиеш. Шулай итеп, милләтне саклап калу өчен милли үзаң һәм, әлбәттә, табигый юллар белән демографияне арттыру кирәк.
Республикабыздагы мин аралашкан татар кафедралары галимнәре, татар язучылары, җырчылары балалары белән туган телдә аралашмый. Димәк, аларның туган теленә мәхәббәте шулкадәр генә. Димәк, алар – ул урыннарында көнлекчеләр, ягъни эш хакы өчен генә йөрүчеләр. Алар республикада нәшер ите­лүче татар гәзит-журналларны да алдырмый. Казаннан Га­лиәсгар Камал театры гастрольгә килгәч тә аларның бик сирәкләре генә залда күренеп кала. Ә бит алар татар зыялылары дип атала. Алар зыялы микән, әллә зыянлы микән?
Русиядә бүген 150 телдә сөй­ләшәләр. Күптеллелек, мә­дә­ният­ләр төрлелеге – дәүләтнең байлыгы, диләр. Байлыкны сакла­масаң, ул саега, шуның өчен дәүләт дәрәҗәсендә дә башкарасы эшләр җитәрлек. Мә­сәлән, туган телдә укытуны мәҗбүри итү, туган телдә Бердәм дәүләт имтиханы бирү. Тел­ләрнең, мил-ләтләрнең дәүләткә кирәк булуын күрсәтү өчен конкрет программалар эшләү. “500 ферма” һәм башка программалар эшләгән кебек үк, Русиянең байлыгы булган милләтләрне саклау өчен дә дәүләттән җитди адымнар көтәсе килә.
Читайте нас: