Ничә ел йөргән шушы рәхәтлек сукмагына кара шәүләләр кайчан төшә башлады соң әле? Бер көнне каршыга килүче сәрхүш белән күзләр очрашкан көн булды ул. И, бичара, мәэюс карашы белән чалт аяз күңел күгемне елак болыт белән каплады да китте. Кемнең бер газизе инде бу?
Иртәгәсен дә очрады ул. Янында үзенә пар “яры” да бар, “фырт” кына берәүне култыклаган булган. Начар түгел бит, әнә пары бар, дип юаттым үземне.
Иртә юатканмын, һай, иртә... Каршыга очраган сәрхүшләр көннән-көн күбәя бара. Ниндиләре генә юк – яше, карты, яланаяклысы, сынык куллысы... Май азагына кадәр тунын салмаган берсе, юл чатындагы баганага чак сөялеп, хәер дә сорашып тора. Бер арурак киенгәне узып баручылардан “юлга” 10 сум акча теләнә. Көн саен.
Бөтен район сәрхүшләре ничек бер сукмакка тезелде, көн дә иртән кая бара болар? Бу сорауга җавап эзләп баш кайнап чыккач, барган җирдән туктап, берсен күзәтеп тордым. Ул, яңа туган бозау кебек алпан-тилпән атлап, безнең йорт янындагы киоскка килде, андагы тишеккә кулын тыкты да кесәсенә, шалт, бер фанфурикны салып та куйды. Менә сиңа безнең әтәч! Ә 2016 елның 23 декабрендә мондый сату-алуны тыю, нәфесенә хуҗа була алмаган “эшмәкәр”ләрне җавапка тарттыру турында Роспотребнадзор кабул иткән 195нче санлы карар?
Бөтен район сәрхүшләрен магнит белән үзенә тарткан бу сәүдә алачыгы транспорт тукталышында урнашкан. Киштәләрендә бер генә дә алырлык товар күренми, тәмәке, сагыз кебек “ходовой”лары да юк хәтта. Төрле-төрле су шешәләре генә тезелеп тора. Алары закускадыр (дөресрәге, “запивка”дыр) инде. Киоск тәүлек әйләнәсенә эшли. Көн саен.
— Син аптырама, бездә дә бар андый хәлләр, — ди бер танышым. — Бездә “фанфурик”ны яшелчә-җимеш алачыгында саталар, ул да транспорт тукталышында. Район үзәгендә яшәүче туганнар, ул нәстәне нәкъ педагогия колледжы янында яшәп ятучы бер бәндә сата, ди. Районда билгеле кеше, барысына да мәгълүм кушаматы да бар — “Фанфурик”...