Кайчан гына әле илебез ятимнәр, балалар йортлары саны буенча сугыштан соңгы еллар дәрәҗәсенә җиткән иде. Дәүләт тиешле хезмәтләр алдына аларны тиз арада кыскарту, сабыйларны гаиләләргә тәрбиягә бирү бурычы куйды. Шуны гына көткәндәй, көтү-көтү баланы төрле гаиләләргә тарата башладылар. Бер чиктән икенчесенә ташланырга остабыз шул. Республикада аз гына вакыт эчендә берничә балалар йорты ябылды, анда тәрбияләнүчеләр тиз арада ата-аналы булды.
Бу хакта озак мактандык, югары органнар алдында отчетлар тоттык та... балалар турында оныттык. Һәрхәлдә, күп урыннарда бу шулай булды. Балалар тапшырылган гаиләләр тиешенчә тикшерелмәде, аларның яшәү шартларын килеп караучы булмады. Булса да, бик сирәк, исем өчен генә. Җитешсезлекләр күренсә дә, күз йомдылар. Отчетны бозасы килмәде.
...Моннан җиде-сигез ел элек без Кушнаренко районында берничә авылда бала алган гаиләләр белән танышып йөргән идек. Өчәр-бишәр сабыйны сыендырган кешеләргә рәхмәттән башка сүз юк анысы. Ләкин аларның барысы да бу балаларны чын йөрәктән, яратудан, кызганудан һәм аларга ихлас ярдәм итәргә теләүдән алды микән, дигән сорауга җавап табасы килде. Югыйсә, берьюлы бик күп кешенең күңеле кинәт кенә шәфкатьләнеп китеп, ятим бала асрау теләге тууы төрле фикерләр уятты. Чыннан да, берничә гаиләдә балаларның бик фәкыйрь шартларда яшәвенә игътибар иттек. Бала алучылар арасында тулы булмаган гаиләләр күплеге аптыратты. Ягъни балалары үсеп, ялгызы гына яшәүче ана тәрбиягә өч-дүрт сабый алган. Бала гаилә моделен гаиләдә үзләштерергә тиеш дибез икән, ни өчен тулы гаиләләргә өстенлек бирмәскә? Әти-әниле гаилә генә аларга дөрес тәрбия бирә ала диләр бит. Шул рәвешле, бу балаларны күпләр пособие алыр өчен яисә үзләренә йорт арасында ярдәмче кирәк булганга гына алган дигән фикер калды.
Соңыннан бу фикернең дөреслеген тормыш үзе исбатлады. Шушы районның Рәсмәкәй авылында дүрт бала алып тәрбия-ләүче гаиләдә бер малайны ата-анасы һәм аларның үз балалары җәфалап үтерделәр. Соңыннан билгеле булуынча, алынган сабыйлар алачыкта яшәгән, эсседә көне буе бакчада эшләгән, көтү көткән... Аз гына игътибарсызлык өчен дә фашистларча җәзалауга дучар ителгәннәр. Биш яшьлек Матвейны ничек интектереп үтерүләре хакында язарга кул бармый хәтта. Ул үлгәннән соң, әлбәттә, башка балаларны алып киттеләр, ә җаһил ата белән ананы һәм аларның бер баласын төрмәгә утырттылар. Бүген алар инде иреккә чыккан...
Әлеге сабыйлар Уфадагы балалар йортыннан алынган булган. Кушнаренконың опека һәм попечительлек бүлеге бу хакта белми дә калган, югыйсә, район мәгариф бүлегенең гаилә турында тиешле заключениесез алар балаларны бирергә тиеш булмаган. Кыскасы, ярты ел буена бу гаиләгә опека органнары белгечләре аяк та басмаган, ә шушы вакыт үтүгә кечкенә Матвей җәзалап үтерелгән.
Баланың үлеме барыбызны да тетрәндерсә дә, властьлар бу фаҗигагә тиешле игътибар бирмә-де, дип уйлыйм. Әйе, урындагы белгечләр вазыйфаларыннан колак какты. Ә менә бала гомере өчен төп җаваплы кеше, Уфаның опека һәм попечительлек хезмәте җитәкчесе шелтә белән генә котылды...
Ни өчен ятим балаларны теләсә нинди гаиләгә асрамага бирәләр? Нәрсә бу? Нинди булса да, гаилә тәрбиясе яхшырак дип, сабый турында кайгыртумы? Әллә, әлеге дә баягы, дәүләт акчасын экономияләүме? Чөнки бала алган гаиләгә бирелгән акча аны дәүләт учреждениесендә тәрбияләүгә тотылганыннан күпкә азрак. Ләкин авылда эшсез яткан кеше өчен бик яхшы сумма ул. Әйткәндәй, бу авыл кешеләренең үз фикере.
— Бездә балаларны теләгән һәр кешегә тарата башладылар. Авылда эшсез йөрүчеләр шушы балалар өчен акча алып ята. Шул суммага яши, үзләрен карый, эчә. Әйе, бала хәтта эчкән кешегә дә бирелә. Бездә бер тол инвалид хатынга биш бала бирделәр. Алар укытучыларны өч хәрефкә генә озата. Кайберләренә хәтта янаганнар. Өс-башлары ярыйсы, тамаклары тук кебек, ләкин тәрбиянең эзе дә юк. Минем туганнарым да бала алган иде. Опека соңгы тапкыр аларда ике ел элек булган, — ди аларның берсе.
Кайбер районнарда асрамага сабый алган эшсез гаиләләр хәтта йорт төзи. Тәрбиягә бала алу өчен, бөтен әхлак төшенчәләрен читкә куеп, чын-чыннан көрәш барган төбәкләр бар. Булдыралганы иген игеп, мал асрап дөнья көтә. Кулыннан эш килмәгәне балалар алып, алар акчасына яши. Алар ятим балаларны бизнеска әверелдерде. Ә чиновниклар бу хәлләрне читтән генә күзәтә. Аннары “бездә балалар йортлары фәлән санга кимеде”, — дип отчет тоталар. Ә менә үги ата-анасы тарафыннан кагылган, сугылган балаларның санын кем исәпләр икән?
P.S. Мәкалә язылып беткәч, Волгоград өлкәсендә тәрбиягә алынган өч яшьлек Егорның, тәне пешкәннән соң, коточкыч газаплар эчендә үлүе турында билгеле булды. Үги ана, янәсе башка балаларын тартып алырлар дип куркып, табибларга мөрәҗәгать итмәгән. Ә сабый үлгәч, аны бакча артына күмеп куйган. Сигез ай ансыз яшәгәннәр, шушы вакыт эчендә опека органнары ник бер килеп караса! Аннары ир белән хатын Егорга охшаган бер малайны урлап, аны үлгән бала урынына күрсәтергә булганнар. Акылы камил кеше бу хәлләрне эшли аламы? Ил үз киләчәген кемнәр кулына тапшырганын үзе дә белми булса кирәк.