+31 °С
Облачно
VKOKTelegramMax

Ник бәгырьсез әтиләр?

Аларның кайберләре өчен сабые булды ни дә, булмады ни...Уфаның Үзәк базары янындагы биш катлы бинаның тышкы ягына бөтен диварны алган зур плакат эленгән: “Вспомните о детях, пока они не забыли о вас...” Мөлдерәмә күз яшьләре тулган бала рәсеме дә бар. Зур булгач ерактан ук күренеп тора. Күңелгә тимәслек түгел. Кызганыч, ләкин бу плакат тәгаенләнгән кешеләрнең күңеле таш шул, эретермен, димә... Моны аңлар өчен шул бинаның эченә кереп, чиратта утыручы кешеләрнең сөйләшүләрен тыңлап тору да җитә. Бу – суд приставлары хезмәте бинасы.

Минем дә анда кергәнем бар. Чиратта утырабыз. Кешеләрнең күпчелеге – балаларына аталарыннан алимент юллаучы хатын-кызлар. Биредә чират һәрвакыт зур, вакыт озак үтә. Язмыш тарафыннан кыерсытылган хатын-кызларга бер-берсенә күңелен бушатырга мөмкинлек бар.
– Минеке аена йөз сум җибәреп тора. Берни дә эшләтә алмыйлар үзен. Акча саламы, сала! Салмаса җаваплылыкка тарттырып булыр иде... Ул йөз сумга баланы ай буе ашат һәм киендер, дарулар ал, балалар бакчасына түлә... – ди берсе.
– Минеке юмартланып китте әле. Биш йөз җибәргәләп куя, – дип сүзгә кушыла икенчесе.
– Минеке хәйләкәрнең хәйләкәре! Өч ай түләмәсә, административ җаваплылыкка тарттыралар бит, шуңа өч айга бер тапкыр бер мең сум җибәреп куя.
– Ә минекенең бөтенләй түләгәне юк! Беркем дә таба алмый үзен. Әллә чукынып китте инде... – Тагын бер хатын җан ачысы белән бүлешә.
– Чукынып китсә, шатлан гына! – дип киңәш бирәләр аңа. – Балаң пенсия алыр, ичмасам...
Әйе, нәрсә генә ишетмәссең монда. Ә бит уйлап карасаң, бу хатыннар кайчандыр ирләрен яраткандыр, балалары туганга икесе дә шатлангандыр. Ә иң кыены бер гаепсез балага төшә. Юкса, аның бит бу дөньяга китергән кешеләреннән яратылырга, җитеш тормышта яшәргә хакы бар... Хәер, миңа моңа аптырыйсымы соң...
Суд приставларының күпчелеге яшь кенә кызлар. Кайберсе кияүгә дә чыкмаган. Ирексездән, ай-һай, монда күргән-ишеткәннәреннән соң кияүгә чыгасылары килер микән аларның, дип, кызганып уйлап куям. Менә алар бер-берсе белән сөйләшә:
– Фәләновларның баласына ничә яшь әле ул?
– Нигә? Бәләкәй бугай әле ул, 3-4 яшь тирәсе.
– Эх! Бу кошмар тиз генә бетми икән әле...
– Сөйләмә дә. Вәт күрсәтәләр, ичмасам! Ике сантый очрашкан бит, өстәвенә бала да “эшләгәннәр”...
– Ире килешеп, акчаны ай саен хатынның кулына биреп барырга да риза, ә тегесе принципиаль рәвештә керемнәренең өлешен безнең тотып калуны тели.
– Ә күпме тавыш чыгаралар!
“Юк, үз теләге белән баласына, баласының анасына акча бирергә риза ирне сантый дип әйтү дөрес түгелдер”, дип уйлыйм мин эчтән генә.
Бүген – Балаларны яклау көне. Дөньяга туган һәр баланың бәхетле булырга хакы бар. Баланың бәхете иң беренче чиратта аның ата-анасына бәйле. Беркем дә бу дөньяга алдан планлаштырып килми бит. Һәркемне ата-анасы тудыра. Шуңа нәкъ алар баласына лаеклы тормыш оештырырга бурычлы. Кайчандыр яраткан кешеңне син күпмедер вакыттан соң күрә алмый башларга мөмкинсең, ләкин балаңны онытырга хакың юк. Һәм ничек кенә булмасын, баланың лаеклы тормышы иң башта матди җитешлеккә бәйле. Бала яхшы тукланырга, әйбәт киенергә, сәләтләрен үстерү өчен мөмкинлеге булырга тиеш. Бу – ата-ана бурычы. Ананыкы гына да түгел. Шуңа газиз баласына алимент түләүдән качып йөрүче аталарны берничек тә аклап булмый.
Яңа ел алдыннан янә шул суд приставлары кабинетында булган бер сөйләшүне мисалга китерәсе килә:
– Аңлагыз, зинһар, Яңа ел бит, бала Кыш бабайга ышана, әллә нәрсәләр сорый, минем аның барлык теләкләрен дә тормышка ашырырга мөмкинлегем юк. Ә бит әтисе ярдәм итсә, ничек әйбәт булыр иде!
– Минем сезгә бик тә ярдәм итәсем килә, – ди суд приставы. – Ләкин балагызның атасының рәсми хезмәт урыны юк. Шәхси милке юк. Прописка буенча яшәми.
– Аның бер миллионлык машинасы абыйсының хатыны исеменә яздырылган. Рәсми эшләмәсә дә, артист булгач, күп җирләрдә чыгыш ясап йөри. Билгеле, бушка түгел бит!
– Ул акчаларны без тота алмыйбыз шул...
– Ничек килеп чыга соң?! Йөз килограммлык, сау-сәламәт, дүрт саны төгәл ир газиз баласына тамчы да ярдәм итмичә рәхәтләнеп яши бирә, ә сез берни дә эшли алмыйсызмы?
– Соң, шундый оятсыз кеше белән бәйләнер алдыннан уйларга кирәк иде бераз...
– Их, апаем, мәхәббәт усал, кәҗә-сарык ишеләрне дә яраттыра шул...
Бүген әти кешеләрнең абруен арттыру, балаларга ир-ат тәрбиясенең мөһимлеге турында күп сөйлибез. Үзен абруйлы тота алмаган бик күп әтиләрнең абруен ничек арттырмак кирәк соң?..
Читайте нас