+18 °С
Дождь
VKOKTelegramMax

Соңгы сәгатен якынайтмасак иде...

Адәм баласына бернәрсә дә: кояш кыздырса да, яңгыр яуса да ярамый. Июньнең береннән җәй, декабрьнең башыннан кыш килергә, без теләгәндә яңгыр яварга, без көткәндә ялтырап кояш чыгарга тиеш. Күпне көтәбез табигатьтән, туфракны ашламый, зур уңыш өмет итәбез. Җир, су һәм башка ресурсларга мондый мөнәсәбәт белән кешелек тагын күпме яши алыр икән? Әлеге сорауга галимнәр төрлечә җавап бирә, тик берсенең дә фаразы оптимистик рухта түгел. 2025 елга планетабызның күп почмакларында халык эчәр суга интегәчәк, ә менә 350 елдан соң адәм балалары сулар һава артык пычранудан зур җәфа чигәчәк икән.

Һәр гасырда кешелекне “Дөнья кайчан бетә?” дигән сорау борчыган, әлбәттә. Һәр дәвер галимнәре аңа төрлечә җавап бирергә тырышкан. Җир шары зур комета яки астероид белән бәрелешүдән коточкыч зыян күреп, андагы барлык тереклек һәлак булачак дигән теория бүген дә актуальләрдән санала. Тик күп белгечләр фикеренчә, кешелек мондый афәт килеп җиткәнче, үзен-үзе юкка чыгарачак. Ничек, дисезме? Моның бер юлы — табигый ресурсларның әрәм-шәрәм ителеп бетүе, Җир шарының тоташ бер чүлгә әйләнүе. Экология елы игълан итеп кенә адәм балаларын табигатькә карата сакчыллыкка өйрәтеп була микән? Моңа кеше бишектән өйрәнеп үсәргә тиештер ул. Су, урман буйларына түгелгән көнкүреш калдыклары язгы өмәләр вакытында чистартылса да, бер-ике айдан тагын барлыкка килеп тора бит.
Җир шарында яшәеш демографик кризис нәтиҗәсендә бетәчәк дигән фикер дә бар. Әлеге хәвефнең кешелеккә чынлап янавы белән Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы галимнәре дә, күпчелек илләрнең хөкүмәтләре дә килешә. Исәпләүләр буенча, өч буыннан соң ук җирдә кешеләрнең саны бүгенгегә караганда, ике тапкыр кимрәк булачак. Моның төп сәбәбе — сабыйларның елдан-ел азрак тууы. Әле берничә дистә ел элек кенә бу проблема бөтенләй булмаган. Статистика мәгълүматлары күрсәтүенчә, моннан 50 еллап элек һәр хатын-кыз уртача биш бала әнисе булган. Хәзерге көндә бер хатын-кызга уртача ике бала гына туры килә. Заманы шулдыр, күрәсең: гүзәл затлар бала тәрбияләүдән бигрәк карьера белән ныграк мавыга. Хезмәт баскычыннан әллә кая үрмәләргә омтылмаган хатын-кызлар да бала табарга ашыгып бармый. “Хәерчелек үрчетмик әле”, — диләр. Бәлки, бу сүзләрдә дә хаклык бардыр. Ни дисәң дә, балаларыңны тәрбияләп, аякка бастырыр өчен аз көч кирәкми бүгенге көндә. Кайберәүләр бик хурласа да, совет заманында белем алу, медицина бушлай булган, дипломлы белгечләрне һәркайда колач җәеп каршы алганнар, тора-бара фатир белән дә тәэмин иткәннәр. Гомумән, эшсезлек проблемасы ул вакытта безнең ил өчен ят күренеш булган. Ә хәзер бу яктан хәлләр бик хөрти бит. Вузларда бюджет урыннары елдан-ел азая, медицина түләүлегә әйләнеп бетеп бара, ә эшсезләр, бомж­лар саны артканнан-арта. Ике балаңны, дөрес тәрбия биреп, һөнәрле, тораклы итеп (хәзер анысын хөкүмәттән көтеп утыру мәгънәсезлек), тормышта үз урынын табарга булышсаң, әти-әнилек бурычыңны “бик яхшы” билгесенә үтәдем дип әйтә аласыңдыр ул.
Төп темабызга әйләнеп кайтыйк: кайбер галимнәр кешелекне үзе уйлап чыгарган нәрсәләр юк итәчәк дигән фикердә. Әле яңа эра — нанотехнологияләр эрасы бусагасында торабыз. Тиздән галимнәр микроскоп аша гына күреп була торган үтә кечкенә нанороботларны җитештерү мөмкинлегенә ия булачак. Нанороботлар төрле өлкәдә, күбесенчә медицинада кулланылачак икән. Алар зыян күргән тукымаларны яңарту яки зарарлы бактерияләрне юк итү максатында җитештереләчәк. Бу үтә кечкенә роботлар атомнар тәртибен үзгәртергә, мисал өчен комны суга, углеродны алмазга әйләндерергә сәләтле булачак. Нанороботларны күпләп җитештерү өчен шул ук нанороботлар файдаланылачак, яки алар бер-берсенең күчермәсен ясаячак. Тик менә берзаман әлеге процесста хата китеп, нанороботлар кеше күзәтүеннән чыгарга мөмкин. Бу очракта алар контрольсез рәвештә планетадагы бар нәрсәне: агач­ларны, кыяларны, хәтта кешенең үзен дә нанороботларга әйләндерәчәк, имеш. Тик мондый киләчәк тә галимнәрне куркытмый: алар бүген тырышып-тырмашып нанороботлар ясау өстендә эшләвен дәвам итә.
Һәр ун мең ел саен җир шарында Боз чоры кабатлана, әле шул афәткә кадәр бер мең ел калган диюче галимнәр дә бар. Илләр һәм кыйтгаларга елдан-ел ешрак зыян салучы берсеннән-берсе көчле өермәләр, су басу кебек казалар моның бер дәлиле булуы бик мөмкин диләр.
Шәхсән минем фикеремчә, кешелек үзен дә, планетабызны да сугышлар нәтиҗәсендә юкка чыгарырга мөмкин. Яңалыкларны ачсаң, әле тегендә, әле монда теракт, кораллы һөҗүм. Террорчылар да әллә кайда түгел, янәшәдә генә икән: күптән түгел Дүртөйле районында туып-үскән 32 яшьлек ир-атны, илебездә тыелган ИГИЛ оешмасына кешеләр җыеп йөргән, аларны Сүриягә озатырга булышлык иткән өчен, кулга алганнар. Акча өчен җанын сатарга әзер адәмнәр җитәрлек шул... Мондый мөнәсәбәт атом-төш сугышына китереп җиткерүе дә булмас димә. Ул очракта бөтен ил-дәүләтләр тоташ Чернобыльгә әверелергә мөмкин.
Әлбәттә, кайчан да булса бер планетабыз яшәүдән туктар, иксез-чиксез галәмдә сүнеп югалган йолдызлар азмыни. Тик табигать иминлегенә төкереп карап, канкойгыч бәрелешләр оештырып, яшел планетабызның соңгы сәгатен үзебез якынайтмасак иде.
Читайте нас