2012 елда Зәйнәп Биишева исемендәге Башкортстан “Китап” нәшриятында татар телендә 8 китап басылып чыкты. 2013 елда – 5, 2014 елда — 7. 2015 – Әдәбият елында берникадәр күбрәк – 11 китап басылды. Узган елда – 10 китап. Быел исә 9 китап бастыру каралган.
Башкортстан Язучылар берлеге әгъзалары һәр биш ел саен китапларын бастыра ала дигән тәртип яши. Бүген язучылар берлегендә татар телле 52 язучы әгъза булып тора. Әгәр алар һәр биш ел саен бер китап чыгара икән, димәк, елына дистәдән артык китап нәшер ителергә тиеш. Ләкин Язучылар берлеге әгъзасы булмаганнарның да китап чыгарырга хакы бар. Китап нәшриятында ел саен “Яшьләр киштәсе” сериясендә яшь татар авторының бер китабы чыгып килә. Шуңа өстәп Язучылар берлеге әгъзасы булмаган берничә авторның китабы чыкса да, нәшер ителгән китапларның саны күбрәк булырга тиеш кебек...
“Яшьләр киштәсе” сериясендә элегрәк елына ике: бер проза, бер шигырь китабы нәшер ителә иде. Бергә калгач, бер елны проза, икенче елны шигырь китабы чыгып килде. Ләкин яшьләр арасында шигърият белән шөгыльләнүчеләр күбрәк булу сәбәпле, проза китаплары ел аралаш тапшырылмый. Шуңа узган ел, мәсәлән, бу сериядә Стәрлетамак шәһәрендә яшәп иҗат итүче Илүсә Исмәгыйлованың “Җиһанның бер тамчысы” дип аталган китабы чыккан иде. Быел Благовар егете Нурлан Ганиевның ”Хыялларны утка яктым...” дигән җыентыгы табадан төшәргә тора. Алдагы елларга да берничә шигырь китабы “бөреләнеп” килә. Бер проза китабы да шәйләнә. Ә менә алардан соң ничек булыр, билгесез. Чөнки яшьләр арасында әдәби иҗатка тартылучылар юк дәрәҗәсендә. Моның сәбәбе гади: язучы һөнәренең тиешенчә бәяләнмәве.
Китаплар аз чыга. Ләкин чыкканнары да сатылмый ята. Алар арасында күренекле авторларныкы да, үз жанрларындагы иң сәләтлеләрдән саналган язучыларның җыентыклары да очрый. Чөнки кеше китап укымый. Аеруча шигырь китапларын сирәк алалар. Рухи азык кирәк кеше телевизор кабызып, концерт карый. Бүгенге көн мәшәкатьләре белән генә яшәгән кешегә башкасы кирәкми, ул шул арзан тамашалар белән дә канәгатьләнә. Яшьләр компьютер һәм телефоннарына капланган. Ярый да алар анда шигырь яки проза укыса, юк, яшьләр аралашу, “селфи” кебек “кыйммәтле” мәгълүматлары белән бүлешү белән мәшгуль. Аларның үз кыйммәтләре. Ләкин бу минем карашка бик арзан “кыйммәтләр”.
Бәлки бүгенге язучы заман белән бергә атлый да алмыйдыр. Чөнки күпчелеге өлкән яшьтә, алар арасында компьютерны белмәүчеләр дә бар. Заман технологияләрен белмичә, халыктан бер адым булса да алда атламыйча торып, бүгенге заман кешесен кызыксындырырлык әйбер язып була микән?! Бик шикле. Ә бит бүген һәр язучының сайты булырга, алар аның аша укучылары белән аралашырга, халыкка ни кирәген белеп, тоеп яшәргә һәм иҗат итәргә тиеш. Халыкка әллә ни кирәкмидер, ләкин чын язучы бүгенге “обывательнең” рухи дөньясына ни кирәген белеп, аның ихтыяҗын канәгатьләндереп, шул ук вакытта югары эстетик зәвыклы, әхлакый тәрбия бирерлек әсәрләр иҗат итәргә, укучының аңына, акылына матурлык салырга бурычлы.
Башкортстан – татар әдәбиятына бик зур көчләр биргән төбәк. Алар арасында Дәрдмәнд, Галимҗан Ибраһимов, Әхмәт Фәйзи, Нәкый Исәнбәт, Мирсәй Әмир, Әмирхан Еники, Илдар Юзиев кебек классиклар, бүген Татарстанда һәм Башкортстанда яшәп иҗат иткән дистәләрчә шагыйрь һәм язучыларны телгә алырга була. Әдәбиятның узганы белән горурлана алабыз. Бүген исә Башкортстанда киләчәктә татар әдәбиятын баетыр үсентеләр күренми, әдәбиятка яшьләр килү бетеп бара. Әдәбиятка килгән яшьләрне телгә алганда, Руслан Сөләйманов һәм Нурлан Ганиев исемнәрен атар идем. Аларның иң яше булган Нурланга – 33 яшь...
2013 елның 17 октябрендә Башкортстанда яшәп иҗат итүче татар язучылары берләшмәсе беренче тапкыр гомум утырыш уздырган иде. Анда Башкортстан Язучылар берлеге әгъзалары һәм әгъза булмаган йөзгә якын кеше катнашты. Ул чарада татар берләшмәсе, әдәби процесс һәм әдипләр алдында торган проблемалар тикшерелгән иде. Инде ул чараны кабат агымдагы елның көзендә уздыру планлаштырыла.
Бүгенге тормыш белән генә яшәми, киләчәккә дә күз атучы әдәбиятның никадәр кирәклеген яхшы аңлый. Әйдәгез, киләчәк белән яшик!