Дөресен сөйләмә
2005 елда беренче тапкыр Ырынбур өлкәсенең Соль-Илецк шәһәрендәге тозлы күлгә ялга барган идек. Шәһәр “кайный”, халык күп. Урындагы халык, кояшта янып шоколад төсенә кергән “сәүдәгәр”ләр – барысы да акча эшләп калырга тырыша. Нәрсә генә сатмыйлар, җаның теләгәнен сайлап ал...
Бер көнне күлне уратып алган тимер койма буйлап кайтып барабыз. Хатын-кыз җиргә тезеп салып дөя йоныннан бәйләнгән бияләй, оекбаш сата. Алардан читтәрәк мотоциклы янында бер абзый басып тора. Мотоциклының бишеген ачып куйган, янында 8-10 яшьләрдәге улы да бөтерелә.
Янына барып нәрсә сатуы белән кызыксындым. Абзый тоз сата икән. Шырпы кабыннан чак кына зуррак, тигезләп киселгән, үтәкүренмәле итеп шомартылган өч кисәк тоз ун сум тора. Истәлеккә алырга булдым. Шул вакыт безнең янга кешеләр җыелып өлгерде.
– Улым, бу тоз нәрсәдән файдалы, – дип сорый бер әби.
– Ул кешенең кайсы әгъзасына уңай тәэсир итә соң? – дип олы корсаклы абзый килеп басты.
– Бу тозны ничегрәк кулланалар: ваклап эретеп эчәргәме, әллә тамакны гына чайкаргамы? – дип киң эшләпә кигән ханым сүзгә кушыла.
Сатучы абзый хәйләкәр генә мыек астыннан елмаеп карап тик тора. Тагын берничә кеше килеп басты. Аның сүзгә саранлыгы җыелган халыкны ныграк кыздыра, алар этешә-төртешә башлады. Мин акчамны түләп, тоз кисәкләрен сумкама салдым.
– Я, әйт инде, бу тозның нинди файдасы бар? – дип халык сорау яудыра.
– Тәгаен сезгә нинди файдасы бардыр, әйтә алмыйм, ә мин бу тоз кисәкләрен сатып акча эшлим, – дип дөресен ярып салды теге абзый. Аның бу сүзләреннән соң халык тарала башлады, әлбәттә, минем кебек сувенирга алучылар да булды. Абзый үзенең беркатлылыгы белән бөтен сатып алучыларны таратты. Әгәр берәр авырудан шифасы бар дисә, бер минутта сатып алып бетәләр иде. Дөресен сөйли торган кеше сәүдәгәр була алмый шул...
Тоз кисәкләре китап киштәсендә тора, аларны күргән саен шул мәзәк хәл искә төшә.
Ач хәлен ач беләме?
11 октябрь – Республика көне. Башкалада ярминкә кайный. Районнар Уфага зур олау-олау азык-төлек алып килгән. Җаның ни тели – бар да бар, күгәрчен сөте генә юк дигәндәй. Өч-дүрт урында ит кыздыралар. Кызган ит исе борынны кытыклый, авыздан су китерә.
Чиратта торып мин дә бераз кызган ит, ике телем икмәк алдым да бер буш өстәл янына килеп бастым. Өстәлдә — бихисап кәгазь тәлинкәләр, ашалып бетмәгән кыздырылган ит, икмәк кисәкләре. Акрын гына ярминкәдәге сатучы-алучыларны күзәтә-күзәтә, тәмләп ашый башладым. Мин басып торган өстәл янына тагын ике абзый килеп кушылды.
Шул мәлне карап торуга пөхтә генә киенгән, ләкин йөзе, борыны кызарып беткән, кырынмаган урта яшьләрдәге бер ир килеп басты. “Ике-өч көн ашаганым юк”, — дип, өстәлдәге ашамлык калдыкларын бер тәлинкәгә җыйды да комсызланып ашый башлады. Теге ике абзый да, мин дә аңа кырын күз белән карап, бер сүз дә дәшмәдек.
Берничә минуттан безнең “компания”гә тагын бер кеше килеп кушылды. Монысы инде шактый олы яшьтәге сукбай. Ул, берни булмагандай, теге ике абзыйның урталарына кереп басып, “тамагым ач, эчтә бүреләр улый” дип, берсенең икмәген алып ашый башлады.
Беренчерәк килеп баскан сукбайга көндәш барлыкка килү ошамады, әлбәттә.
– Кеше монда ашап тора, ә син калдык-постык җыеп йөрисең, – диде ул. – Сыпырт моннан, кешелек дәрәҗәңне төшереп йөрмә...
Тегесенә тизрәк китүдән башка чара калмады. Теге абзыйлар белән без бер-беребезгә карашып, үзара елмаеп куйдык.
“Ач хәлен тук белми”, ди халык, ә ач хәлен ач беләме соң?
Көлке көлә килә...
2007 елның кышы да үзен күрсәтте – бөтен җирне кар басты. Кар шулкадәр күп – кайбер урыннарда тротуардан атлап барганда юлдагы автомобильләр күренми, көрт кешедән биегрәк. Яз җиткәч, билгеле, ул эри – бөтен җирдә су. Кар суыннан җыелган күлләвекләрне сикереп кенә үтәм димә.
Бер көнне эштән кайтам. Автобусның арткы ишегеннән кердем. Утырырга түгел, басып торырга урын юк, кысылып кереп бастым. Ике малай, малай дисәң хәтерең калыр, буйлары ике метр, пассажирларның һәр хәрәкәтеннән, дөресрәге, юктан да кызык табып, шаркылдап көлеп бара. Яз – күңелнең иләс-миләс килгән мизгеле дип юкка гына әйтмиләрдер...
Автобус чираттагы тукталышта туктады. Соңгы мода буенча киенгән, биек үкчәле итек кигән урта яшьләрдәге бик көяз ханым утырырга ниятләде. Автобус бордюрдан шактый ерак туктаган. Юантык гәүдәле ханым сикерә алмый бит инде. Ул ипләп кенә, аягының очы белән генә күлләвеккә басып, автобуска утырды. Аның керә алмый интегүен күзәтеп торган теге малайлар эчләре катып көлә. Авызларында бер сүз – “прикольно!”
Автобус кузгалды, алар бераз тынычлана төште. Берсе кесә телефоныннан сөйләшә башлады. Бераздан болар алдагы тукталышта төшәргә булды. Алга үтә алмыйлар, халык шыгрым тулы, мичкәдәге тозлы балык кебек. Акчаларын кешеләргә биреп водительгә тапшырырга кушып, арткы ишекне ачуны сорадылар. Автобус туктады, ишекләр ачылды. Тагын бордюрдан ерак, асфальтта күлләвек. Малайларның берсе җиңел генә сикерде, аягы суга тимәде, ә икенчесе ...“лап” итеп тубыктан күлләвекнең нәкъ уртасына басты, ботинкасына су тулды, джинсы чалбарының балаклары да лычма су булды. Туктаусыз шырык-шырык көлгән малайларның суга басканының гарьлегеннән авызы бүлтәйде.
– Вот это прикольно! – диде янымда торган күзлекле абзый. Автобустагы барлык халык шау-гөр килеп көлеп алды.
“Хорошо смеется тот, кто смеется последним”, ди бит әле урыслар, шулай, җәмәгать “көлке көлә килә, артыңнан куа килә” ул...