+9 °С
Облачно
VKOKTelegramMax

Агыйделнең аръягында бер энәгә – бер сыер

Хәзерге заман кызлары гомерлек тормыш юлдашын сайлауга артык җиңел карыймы, әллә, киресенчә, артык зур таләпләр куямы?“Рублевка кәләшләре” культын булдырырга тырышучы телевидение каналлары, башка мәгълүмат чаралары алар аңына агуны тамчылап салмый, чиләкләп коя, ахрысы. Шул дулкынга ияреп киткән кызларыбыз ничек булса да бай кияүгә чыгарга хыяллана. Карт булса да ярый, гаиләле булса да... Тик акчасы гына булсын! Илдә булмаса, читтән дә ярый. Шушы уңайдан без сезгә ике язмыш турында бәян итмәкчебез. Кызым, сиңа әйтәм, кияү, син тыңла...

Добавить в предпочтительные источники Google
“Ничек булса да акчага күмеләчәкмен!”
Лира кечкенәдән шу­шы уйны күңел түренә салып куйган. Әти-әнисен­нән җылы күрмәгән ул, дәү әнисе тәрбиясендә үс­кән, укуда әллә ни уңышларга ирешә алмаган. Хәер, моның өчен бик тырышмаган да. Сатучылар курсында арлы-бирле укып йөргән дә кибеткә эшкә урнашкан. Менә кайда инде ул акча! Тик әлегә аныкы түгел...
Көн саен төргәк-төргәк акчаны тиешле урынга тапшырганда сатучы кыз-ның йөрәге кысыла, бу кыштырдывык кәгазь­ләр аның кулына ябыша кебек тоела... Каян табарга соң берәр “акча букчасын”?!
Ә бер көнне аның каршында бер “Бай” хасыйл була. Бер кулында — ул вакытта беркемдә дә булмаган кәрәзле телефон аппараты, икенчесендә — калын гына күн портфель. Ул, аны ачып, акча алды да янында басып торучы малайга тапшырды. Төс-кыяфәте – байларча, букчасы саллы, аны йөртергә йомышчы малай да бар... Инәкәем, ул аңа охшаган да бит әле!
— Әллә минем кызыммы син?! — дип шаярта Бай да.
Шул көнне ул яңа танышына ияреп китә. Барлык детальләргә дә тукталып тормыйча гына бу таныш­лыкның нәтиҗә­ләрен санап үтик. Лира Байның ярдәм­чесе, уң кулына әйләнә. Бу елларда ул югары юридик белем турындагы диплом иясе була, бер-бер артлы машиналар алыштыра, чит илләрдә ял итә. Туннар, асылташлар — барысы да ул теләгәнчә. Тик барыбер нидер җитми...
Бу елларда ул ике тапкыр кияүгә чыга, баласы туа. Ирләренең икенчесе беренчесеннән баерак бу­ла, әмма барыбер ул теләгәнчә түгел әле.
Офыкта өченчесе пәй­да булгач, аның нәфесе тагын котыра — моны­сының акчасы ул теләгән кадәр иксез-чиксез. Ма­шина­ларының, йорт-фа­тир­ларның исәбе юк. Байлыгы бетәрлек түгел, өс­тә­леп тә тора, үзе — кор­рупциягә каршы көрәш органында җитәкче. Гаи­ләсе бар барлыкка, әмма Лира теләгенә каршы торырлык түгел.
...Күптән түгел телевидение каналларында бер сюжет булды. Анда яшь хатын, йөгереп килеп, иренең муенына асылына, шатлыгыннан нишләргә белми “шашып” аны үбә, түбәсенә олы бант куелган “Мерседес” машинасы тирәли йөгер­гәли... Кадр артындагы тавыш машинаның хакы 2,5 миллион сум булуы, аны бүләк иткән ирнең матди хәле, каян акча табуы турында хокук саклау органнары кызыксынуы турында сөйли.
Кадрдагы бу хатын — безгә таныш Лира. Әлеге вакытта аның хәле “Алтын балык” әкиятендәге әбинеке кебек. Ул яхшырып китсә дә, якын килә­чәктә генә түгел әле...

“Чит илдә яшәячәкмен!”
Елдан-ел күбрәк кызлар шулай уйлый. “Агый-делнең аръягында бер энәгә бер сыер бирә­ләр икән”, дигәнгә ышанып, чит мәмләкәтләргә бәхет эзләргә чыгып киткәннәр­не берни дә туктата алмыйдыр. Шул юлда бә­хет­сезлеген тапкан, баласыннан колак каккан күпме язмышлар турында сөйләп торалар, югыйсә. Ләкин һәркем “Минем белән алай булмаячак, моның булуы мөмкин түгел!” — дип уйлый.
Шундый язмышка дучар була язып калган Уфа кызы Галия үз башыннан кичкән­нәрне сөйләгәндә мин үз теләге белән мөһә­җир булган меңнәрчә кызны күз алдыма китердем.
Галия Уфаның билгеле агентлыгында топ-модель була. Чит илгә беренче сәяхәтенә ул 17 яшендә чыгып китә. Ул елларда турист сукмаклары салына гына башлаган Мисыр дәүләте аны матурлыгы белән таң калдыра. Чәчәк кебек чибәр­кәй янында бал кортлары кебек егетләре дә өере-лә, билгеле. Берсе, Мәх­мүт исемлесе, бигрәк тә ныкыш булып чыга, кыз­ның игътибарын, соңрак мәхәббәтен дә яулап ала.
О, ул беренче мәхәб-бәт! Мисыр кояшыннан да кайнаррак ул, диңге-зедәй ташкынлы, ымсындыргыч. Егет кызны ата-анасы белән таныштыра. Шунда аларның гаилә тарихы да ачыла.
Мәхмүтнең әтисе, зат­лы кунакханәләр тотучы бай, яшь чагында Италия кызына өйләнә. Аның әти-әнисен дә, үзен дә башкача өйләнмәячәгенә ышандыра. Кыз­ның аңы мәхәббәт белән томаланган була, ул мең­нәрчә ел мөселман кануннары буенча яшәгән һәм яшәячәк илгә килеп, аның үзенә бу кануннар кагылмаячак дип уйлый.
Уллары туып, биш ел үтүгә ире яшь хатын алып кайтачагын әйтә. Ничек?! Ни өчен?! “Карт” хатын моның белән килешми, әлбәттә. Ул, Италиягә кайтып, илдә билгеле эшкуар әтисе ярдәме белән Европадагы иң көчле адвокатлар белән кире әйлә­неп килеп, баласын алып китәргә була. Әмма Мисыр суды карары белән аны башкача илгә кертми­ләр. Улын әти­сенең яшь хатыны үстерә.
Ул 19 яшькә җиткәч, әнисен эзләп таба, аралаша башлый. Галияне аның янына алып бара.
Башкача гаилә кормаган, бала бакмаган, башы белән эшкуарлыкка чумган ханым Галиянең “күзләрен ача”. Баксаң, Мәхмүткә Галияне кәләш­леккә алу бик отышлы икән бит! Өйләнсә, ул армия хезмәтеннән котыла, ә, Галиягә өйләнсә, зур калым түләмичә дә гаилә башлыгы була. Бердә генә туктамаячак ул, билгеле, берничә хатынга җитәчәк...
Галия моңа ышанмый, ул мине ярата, дип, булачак бианасын тыныч­ландырмакчы була. Аны­сы, “Минем язмышны кабатлама бе­рүк!” дип, егетне сынап карарга тәкъдим итә. План мондый була: Галия Мәх­мүткә тиздән Италиягә Ру­сиядән әнисе киләчәген әйтә. Бернинди калымсыз, артык мәшә­кать­­ләрсез генә өйләнеп куярга уйлаган егет ни дияр?
— Мин аны беркайчан да мондый халәттә күр­гәнем юк иде. “Хабиби-мәхәб­бәтем” дип өзе­леп торган сөйгәнем котырган арысланга әверелде, йодрыклары белән өстәл, диварларны төя-төя котырды гына! — ди Галия.
Шул ук көнне Мисырга кайтып китә, Галия аның әнисе белән кала. Хатын бу яшь кызга төрле яктан ярдәм итә, эшкә урнаштыра, итальян телен өйрәнү курсларына йөртә.
Бүген Галия итальянга кияүгә чыккан, малай үстерә, эшкуар иренең юридик мәсьәләләр, Русия белән бәйләнешләр буенча ярдәмчесе булып эшли.
Мәхәббәт шаукымына бирелеп, Мәхмүткә кияүгә чыгып куйган булса, ита­льян хатын очрамаса... Боларны күз алдына да ките­рергә курка, Галия...
Төпсез каекка утырма, төтен бавына тотынма, ди халык. Бу мәкаль аның меңәр елларга сузылган тәҗрибәсеннән алынган. Каекка утырганчы, башта аның төбен сәрмәп карарга иде дә бит...

Резида ВӘЛИТОВА.