Саннар шаккатарлык. Республика Сәламәтлек саклау министрлыгыннан алынган мәгълүматларга караганда, 2018 елның беренче яртысында диспансерлаштыру узган 363 мең кешенең 27 меңендә беренчел авырулар табылган. Шуларның иң күп өлеше йөрәк-кан әйләнеше системасына туры килә (29,4 процент), икенче урында эндокрин системасы килә (22,1), өченче урында нерв авырулары бара (10,5). Аннан соң инде заманның иң куркыныч авырулары —яман шеш, шикәр чире китә.
Быел республикада 722 мең кешегә диспансерлаштыру үткәрү каралган. Әлбәттә, диспансерлаштыру үтү файдага гына булыр, авырулар да табылыр, ләкин кемнәр өчендер инде поезд узган булыр.
Ә бит төптәнрәк уйлап карасаң, элекке заманнарда медицина да бүгенгедәй көчле булмаган, адым саен даруханәләр, дәваханәләр дә эшләп тормаган, ә тиф, сары чире кебек авыруларны исәпкә алмаганда, кешеләр авырмаган. Моның сере гади: алар химиясез азык белән тукланган, сый-нигъмәтне урман-кырлардан тапкан.
“Җанга да, тәнгә дә дәва — аяк астында. Әгәр сәламәт буласың килсә, көн дә урманга бар”, — ди минем күрше. Ул үзе шулай итә, “Нива”сына утыра да көн дә урманга чыгып китә. Мин кайчак: ”Урманда җыяр нәрсә дә юк бит әле. Нишләп йөрисең анда?” — дип аптырап сорап куям. “Урманга кеше әйбер җыярга гына барамыни? Урманга ял итәргә, күкрәк тутырып саф һава суларга, аның уңай энергетикасын алырга баралар. Бер генә үсемлеген үрелеп өзсәң дә, кулыңа шифа керә. Шуны онытма: табигать белән гармониядә яшәгәндә генә җан да, тән дә сәламәт була”, — дип җавап кайтара ул.
Аныкына охшаш сүзләрне күптән түгел Татарстанның Балтач районында яшәп, халыкка иман нуры таратучы Җәлил хәзрәт Фазлыевтан да ишеттем. “Дәваны дәваханәләрдән һәм даруханәләрдән түгел, ә урман-кырлардан эзләгез. Урман — ул безнең дәвалаучыбыз да, туендыручыбыз да. Көненә бер тапкыр гына булса да урманга барып кайтмасам, минем үземнең дә күңел булмый”, — ди Җәлил хәзрәт.
Уйлап карасаң, урманда үскән һәр үсемлекнең сәламәтлек өчен файдасы бар. Мисал өчен иван-чәйне генә алыйк. Аның составында Менделеев таблицасындагы микроэлементларның 70 проценты бар, ди белгечләр. Я, әйтегез, шулкадәр файдалы икәнлеген барыбыз да белеп-күреп торсак та, нишләп республикабыз авылларында һәм шәһәрләрендә иван-чәй җитештерү һәм эшкәртү цехлары ачылмый яисә ул чәй бренд дәрәҗәсенә күтәрелми соң? Дөрес, Ишембай районындагы “Макар” хуҗалыгы иван-чәй җитештерү белән җитди рәвештә шөгыльләнә. Ләкин алар гына бөтен республика халкын тәэмин итәрдәй иван-чәй җитештерә алмый.
“Яндекс”ка кереп, иван-чәйнең файдалы яклары турында укыгач, күпләр башкачарак уйлый башлар иде дә соң. Көне-төне компьютер каршында утырсак та, без шифалы үләннәр белән бәйле язмаларны, ни сәбәпледер, игътибардан читтә калдырабыз шул. Иң башта Интернеттан “кайнар” хәбәрләр эзләгән булабыз.
Кемнәр белми, язып үтәм: иван-чәй, иң беренче чиратта, иммунитетны күтәрә, яман шешне кисәтә, югары кан басымын төшерә, кан әйләнешен яхшырта. Саный китсәң, болардан тыш та аның әллә күпме файдалы сыйфатлары бар.
Яисә менә болын-тугайларда еш очраучы тукранбашны (клеверны) гына алыйк. Уфада яшәүче бер туганыбыз 95 яшенә җитеп вафат булды. Үләренә берничә ел кала мин аннан озын гомерле, җиңел гәүдәле, шушы яшьтә дә җиңел-җитез хәрәкәтле булуының серен сорадым. Ул бу сорауга: “Син чәеңә өч кенә тукранбаш салып эч. Шуннан арттырма. Тукранбаш эчсәң, йөрәгең сәламәт булыр, ә йөрәгең әйбәт булса, озак яшәрсең”, — дип җавап кайтарды.
Моңа охшаш мисалларны әллә күпме китереп булыр иде. Йомгаклап, шуны әйтәсем килә: әле август, болын-кырларның файдалы үләннәргә бай чагы. Озакламый камырлык, гөлҗимеш җыяр вакыт җитә. Иренмәгез, урманга барып җыегыз шул файдалы үсемлекләрне һәм җимешләрне. Даими рәвештә шуларны куллансагыз, барлык авырулар да сезне урап узар, дәваханә-даруханәгә дә юлыгыз төшмәс, акчагыз да янга калыр, кәефегез дә шәп, күңелегез дә һәрчак күтәренке булыр.
Венера МӘҖИТОВА.