Хезмәт ияләренең азатлыгы, социаль гаделлек, тигезлек өчен үсмер чактан ук көрәшкә күтәрелгән бу каһарман милләттәшләребезнең беренчесе — 33, икенчесе — 25, өченчесе 30 яшьтә гүр иясе булган. Татарстанда алар турында тарихи хезмәтләр, китаплар язылган, алар исеме белән район, завод, пароход, колхозлар, клублар, урамнар аталган. Ул республика журналистларының иң югары премиясе 1971 елдан Хөсәен Ямашев исемен йөртте. Хәзер “Бәллүр каләм” дип атала.
Хөсәен 1905-07 елларда Казанда революцион хәрәкәтләрдә катнаша. Татар телендә сәяси эчтәлекле листовкалар, брошюралар язу һәм тәрҗемә итеп таратуга өлеш кертә. РСДРПның Урал һәм Уфа комитетларының матди ярдәме белән 1907 елда Ырынбур шәһә-рендә революцион мәсләкле татарча беренче рәсми “Урал” гәзитен нәшер итә. Озак та үтми гәзитне чыгару тыелгач, Казанда рево-люцион һәм публицистик эшчән-леген дәвам иттерә.
“Урал”ның оештыручысы, нә-шире – Хөсәен, ә мөхәррире аның хәләл җефете Хәдичә була. Алар — 20 яшьлек егет белән 19 яшьлек кыз — 1902 елда өйләнешәләр.
Рухы белән революционер, һөнәре буенча журналист һәм педагог Хөсәен Ямашев 1911 елда Казан университетының юридик факультетына укырга керә. Шундагы татар яшьләренең сәяси түгәрәгенә җитәкчелек итә. Габдулла Тукай якын дустының вафаты уңаеннан шигырь яза.
Русиянең азсанлы халыкла-рының азатлыгы һәм бәйсезлеге, мөселман хатын-кызларының тиң хокуклылыгы өчен җаннарын аямаган ханымнар — милләт аналары турында сүз барганда Хәдичә Зариф кызы Ямашева-Таначева исеме еш очрый. Җәмгыятьтә ихтирамлы, шул ук вакытта хәлле гаиләдә туып үсә ул. Әтисе катгый мөселман кануннары буенча яши. Кызның бер абзыйсы Гариф Бәдәмшин ике тапкыр Дәүләт думасы депутаты итеп сайлана, Лев Толстой белән яхшы таныш була, аның белән хат алыша, киңәшләшә.
Хәдичә югары белемле, оста теш табибәсе булып җитешә. Үзе яшәгән һәм эшләгән Казан шәһә-рендә татар хатын-кызлары арасында чибәрлеге һәм зыялылыгы, талантлы шәхес булуы белән аерылып тора. Хөсәеннең вафатына бер ел тулгач, аның якын дусты, милләте буенча казах, һөнәре буенча юрист, Казанда адвокат булып эшләүче Вәлидхан Шәрәфетдин улы Таначевка (1882-1968) кияүгә чыга.
1917 елның апрелендә Мәскәү-дә Русия мөселман хатын-кызла-рының беренче съезды үтә. Хәдичә Зариф кызы аны оештыручылар-ның берсе һәм президиум рәисе була. Форумда укытучы Илһамия Туктарова хатын-кыз хокуклары турында доклад белән чыгыш ясый. Шул ук елда Хәдичә ханым, бердәнбер хатын-кыз буларак, Казан шәһәр думасы депутаты итеп сайлана.
Вәлидхан Шәрәфетдин улы 1921-24 елларда Казахстанның Мәскәүдәге илчесе вазыйфасын башкарганлыктан, алар башкалада яши. Иҗтимагый-сәяси эшчәнлек, барлык этник төркемнәрнең хокукларын, ирек һәм бәйсезлеген тану, гомумән, халыклар арасында гаделлек өчен көрәш — Танаевлар һәм аларның дуслары-иптәшләре шулай яши. Әмма азсанлы милләт зыялыларының алдынгы идеяләре яңа властьлар күңеленә хуш килми.
Халык мәнфәгатьләрен яклаган өчен 1905-06 елларда Хәдичә белән Хөсәен патша полициясенең даими эзәрлекләвеннән качып әле Уфада, әле Чиләбедә, әле Ырынбурда яшәргә мәҗбүр ителсә, ничек кенә парадокс тоелмасын, хәзер инде Хәдичәләр совет репрессиясе михнәтләрен кичерә башлый. 1937 елдан Вәлидхан белән алар Колыма лагерьларында газап чигәләр. Югарыда телгә алынган, аларга якын кардәш булган укытучы Илһамия төрмәдә ун ел утырып чыга. Аның ире, профессор, Литва татары Якуб Богдановичны “халык дошманы” дип атып үтерәләр. Аңа энекәш тиешле Фуад Туктаров чит илгә чыгып качып котыла.
Сүз башы бит Стәрлетамак иде, дияр гәзит укучы. Нәкъ менә шунда — Красноярск краеның Абан районындагы Стәрлетамак дигән татар авылына 1949 елның апрелендә өч кеше сәяси сөрген срогы үтәргә килеп төшә. Хәдичә һәм Вәлидхан Таначевлар, Илһамия Туктарова-Богданович. СССР Дәүләт иминлеге министрлыгының Аерым киңәшмәсе карары белән алар, милләтчелек оешмасында катнашкан һәм эмигрантлар белән элемтә тоткан өчен Себергә сөрелә.
Стәрлетамакның өлкән яшьтәге кешеләре бу өчәүне бик гыйлемле, итагатьле затлар дип хәтерли торган була. Хакимиятләр рөхсә-теннән башка аларның авылдан чыгып йөрергә хокукы булмавы, байтак кына ераклыкта урнашкан авыл Советына даими рәвештә барып күренергә тиешлеге турында һәркем белә. Сөргенчеләр тәү-дә – Зөбәйдә һәм Исмәгыйль Биккининнар, аннары Зөһрә һәм Моталлап өендә яшиләр. Авыл кешеләре аларга һәртөрле ярдәм күрсәтергә тырыша. Вәлидхан колхозда хисапчы булып эшли, ханымнар йорт һәм кул эшләре белән мәшгуль була.
Әмма лагерьда сигез елга сузылган газаплар Хәдичәнең сәла-мәтлеген нык какшата: Стәрлетамакта ел ярым чамасы гына гомер кичереп, 1950 елның сентябрендә 68нче яшендә бакыйлыкка күчә. Алтын куллы Моталлап абзый аның кабере өстенә карагачтан ныклы һәм зәвыклы итеп (бернинди кадаксыз!) чардуган эшләп куя. Ә байтак еллардан соң Моталлап улы Хәсән чардуганны металл почмаклыклар белән ныгытып куя. Мәрмәр плитәле таш һәйкәл дә озак вакыт үткәч таушала, таркала башлый.
Бу һәйкәлнең дә игътибарга лаек тарихы бар икән. Сөрген срогын тутырган Вәлидхан белән Илһамия Татарстанга кайтып китәләр. Шулай да тайга уртасындагы мәрхәмәтле дусларын онытмыйлар, күчтәнәчләр төяп посылка җибәреп торалар. Бердәнбер көнне тимер юл вагонында мәрмәр плитәле һәйкәл килеп төшә. Станциядән Стәрлетамакка аны Хисмәт исемле шофер егет йөк машинасында алып кайта. Плитәгә гарәпчә һәм татарча Хәдичә ханымның исем-шәрифләре, туган һәм үлгән датасы, шигырь юллары язылган. Иң ахырда “Вә-лидханнан” дип куелган.
Янә байтак еллар үтеп китә. 2014 елның маенда Казанга Бөтен-дөнья татар хатын-кызларының икенче форумы делегатлары җые-ла. Красноярск крае вәкилләре булып барган ике бертуган стәрле-тамаклы — Нурия Фәйзуллина белән Нурилә Кәримованы тарих фәннәре кандидаты Тәэминә Биктимерова докладында Хәдичә Ямашева-Таначеваның ерак 1917 елда ук бу форумның беренчесен оештырып үткәрүдәге хезмәтенә киң урын бирелүе тәэсирләндерә. Алар докладчы янына килеп, Хәдичә ханымның үз авылларында җирләнүе, Казан университеты студентлары экспедициядә йөргәндә аның каберенә баш июләре, һәйкәлне яңарту хәстәрлеге белән яшәүләре турында сөйли.
2016 елның 14 сентябрендә, Корбан бәйрәме билгеләнгәндә, Стәрлетамак авылы кешеләре, тирә-як авыллардан килгән мөсел-ман кардәшләр мәрхүмәне дога укып искә ала. Красноярск крае милли-мәдәни автономиясе рәисе Вәгыйзь Фәйзуллин, Канск шәһә-реннән Нурилә һәм Фәнил Кәри-мовлар, Абан поселогыннан Нурия, Гали һәм Руслан Фәйзуллиннар тырышлыгы нәтиҗәсе булган яңартылган һәйкәл кабер өстенә урнаштырыла. Бу чарада катнашучыларга Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закировның, Бөтендөнья татар хатын-кызларының “Ак калфак” берләшмәсе рәисе Кадрия Идрисованың, шулай ук тарихчы Тәэминә Биктимерованың Рәхмәт хатлары укып ишеттерелә.
Себердәге Стәрлетамак авылы — минем каләмем тартылган очраклы гына торак пункт түгел. Мин әле бәләкәй чакта, илленче еллар ахырында, шул авылда туып-үсеп, Абан район үзәгендә яшәгән якын кардәшебез Мөхәммәтшәриф абзый Рәҗәпов тормыш иптәше Шәмсинур җиңги белән ике тапкыр кунакка кайтты. Солтанморат авылыннан иде аларның тамырлары. Һәм ике арада эчтәлекләре “сез исәнме, без исән”нән тирән төшмәгән хатлар, һәр истәлекле дата уңаеннан котлау открыткалары даими йөреп торды. 1989 елның җәендә Мөхәммәтшәриф абзый уллары-киленнәре, кызлары-кияү-ләре, оныклары белән Башкортстанга кайтып йөреп китте. Монда тумасалар да, тарихи ватан, кан тарта бит адәм баласын. Балала-рының исемнәре саф татарча булулары сокландырды: Мәрьям, Маһинур, Маһира, Мөнирә, Әхмәт...
1998 елда язган хатларымның берсендә мин абзыйдан үзләренең анда ничек барып чыгулары, Стәрлетамакның тарихы турында язып җибәрүен сораган идем. Ул җавабын озак көттермәде. “Синең хат килгәннең икенче көнендә без Коръән ашы үткәрдек, — дип башлаган иде ул. — Хатны табындагыларга кычкырып укыдым. Җыел-ган утыз кеше бик шатланды, си-ңа рәхмәтләрен җиткерергә кушты”.
Мөхәммәтшәриф абзыем (ул — минем Рәйханә нәнәмнең бертуган сеңлесе Зөлхиҗәнең улы ) хатында язылганнардан түбәндәге тарих күз алдына баса.
Петр Столыпин реформалары чорында җиргә бик кысынкы була башлагач, Башкортстандагы Стәр-летамак өязенең берничә авылы крестьяннары кая булса да яңа җирләргә китү турында киңәшләшә. Әпсәләм авылы кешесе Юныс Кәримов Себердә сөргендә ята һәм абыйсы Зариф белән хат алыша икән. “Монда җирләр иркен, күчеп утыру мөмкинлеге бар” дип язган Юныс якташларын кызыксындырган сорауга. Шуннан өязнең Солтанморат авылыннан Нуриәхмәт Нурмөхәммәт улы Рәҗәпов, аталы-уллы Мөхәммәт һәм Таһир Биккининнар, Моратов, Әпсәләмнән Зариф Кәримов, Корманайдан Гатиятулла Абдрахманов, Мамалим Идрисов, Усманнан Фәттах Хисаметдинов, Сибәгать Галиев, Гобәй-дулла Зәйнуллин, Галикәев 1910 елда мал төйи торган вагоннарга утырып ерак юлга чыгалар. Бик күп кыенлыклар кичереп, бер ай баралар, күпләр чирләшеп бетә. Шулай килеп төшәләр волость үзәге булган Абан поселогына. Боларга патша хөкүмәте пособие дә түләгән. Кайсы өйдәш булып, кайсы йорт сатып алып яшәп киткәннәр.
Александр Волконский дигән сәяси сөргенче Абан волостеның җир бүлеге җитәкчесе икән. Якташларыбыз аңа мөрәҗәгать иткән, нинди максат белән килгән-лекләрен әйткәннәр. Ул боларга авыл салу өчен җир бүлеп, күр-сәтеп биргән. Әкренләп йортлар сала башлаганнар. 1912 елның апрель-май айларында аларга күченгәннәр. Кайберләре Абанда яшәргә калган. Болар янына туган-тумача, таныш-белешләр күче-неп барган. Яңа авылга исем дә кирәк бит. Һәркем үз авылы исемен алга сөргән. “Кайсы өяздән килдегез?” — дип сораган Волконский. “Стәрлетамактан”. “Менә шул исемне кушабыз”. Якташларыбыз күңеленә хуш килгән бу исем. 1927 елда коммунага берләшкәннәр, тагын бер елдан колхоз төзегәннәр.
“Әткәй-әнкәй (бәлки башка якташларыбыз да шулайдыр) шул 1910 елда киткәннән соң бертуганнарын күрми генә түгел, хат язарга-хәбәрләшергә дә куркынып яшәгәннәр, — дип дәвам итә Мөхәммәтшәриф Рәҗәпов. — 1953 елда Абаннан бер кеше тарихи ватанга кайтып, туганнарыбызның исәнлекләрен белеп килде. Әткәй исән түгел иде инде ул вакытта, әнкәй каты чирли иде, кайталмады. “Һич югы сез кайтып килегез”, — дип, соңгы сәламен җиткерергә кушты үләр алдыннан. Мин ике тапкыр кайтканда да әнкәйнең дүрт сеңлесе дә исән иде әле. Солтанморат авылына Миңнеәхмәт Рәҗәповларга кайттым. Ул чакта безгә якын дүрт гаилә бар иде. Хәзер адресларны югалтыштык, минем хатларга җаваплар тукталды, элемтәләр өзелде.
Абан поселогында 100 яшьтән узган Әгъзам Фәттах улы Шәмсет-динов яши. Гасыр башында Башкортстаннан килгәннәрдән исән калган бердәнбер кеше бугай инде. Күченү тарихын ул сөйләштерә кайчак. Мин монда туып, сиксән яшьне кусам да, әткәй-әнкәй, бабаларыбыз ватаны — Авыргазы буйлары сагындыра”.
Әйткәнемчә, Мөхәммәтшәриф абзыемның бу хатны язганына 20 елдан артык вакыт үткән. Ул тарафлардан соңгы вакытларда килгән хәбәрләргә караганда, стәр-летамаклылар башка төбәкләр-дәге, шул исәптән бездәге татар һәм башкорт авылларындагы кебек яшәргә, телне, милләтне сакларга тырыша. Казан белән даими элем-тәдәләр, дини йолаларны үтиләр, милли бәйрәмнәр, концертлар оештыралар. 1981 елдан башлап бер елны да Сабантуй үткәрми калганнары юк икән.
Фәрит Фаткуллин.