+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Уку кирәк, уку кирәк!

Хәтта 90 яшьлекләргә дә...

Хәтта 90 яшьлекләргә дә...


Гаиләдә биш бала без. Көчтән килгәнчә барысын да укытырга, белемле, башлы-күзле итәргә тырышты әткәй-әнкәй. Әткәй балачактан бирле колхозда көтүче дә, терлекче дә, бригадир да, тракторчы-комбайнчы да, сөт җыючы да, балта остасы да — бер сүз белән әйткәндә, кем генә булып эшләмәде. Әнкәй дә 30 елдан артык гомерен фермада сыер савуга багышлады. Барысы да балаларны аякка бастырыр, кеше итәр өчен.

Икесе дә гомер буе авылыбызда үткәрелгән һәр чарада актив катнашты, сәхнә түреннән төшмәде. Сәләтле кеше – барлык яклап та сәләтле инде. Бу кадәр һөнәр кулыннан килеп эшли алганны, үткән елдан бирле авыл клубында икенче категория методист булып та эшли башлады әткәй. Гади тел белән әйткәндә, клуб мөдире ул, концертлар оештыра, бәйрәмнәрнең күңелле үтүе нәкъ аңардан тора.

Быел төпчегебез тугызны тәмамлап, укырга керергә юлланды. Бишенче баласы белән бергә әткәй дә, белем алырга документларын уку йортына илтеп тапшырды. Ниһаять, әткәйгә дә укырга вакыт җитте бит! Әллә ни карт та түгел инде ул, әле аңа нибары 57 яшь. Хәзер ул да – төпчек кызы белән бергә абитуриент!


Сезгә кызыктыр, әлбәттә. Ләкин пенсия яшен арттыргач, эшләмичә булмый шул! Ә эшләр өчен белем, ә иң мөһиме – диплом кирәк! “Укырга беркайчан да соң түгел”, ди өлкәннәр. Хәзер инде бу сүзләр девиз буларак та яңгырый.

Әйткәндәй, бүген өлкән яшьтәге студентларны очрату гадәти күренешкә әйләнеп бара. Дөнья буйлап саный китсәң, алар бихисап. Мәсәлән, Алан Стюарт 2012 елда Австралиядә медицина университетын тәмамлаганда аңа “нибары” 97 яшь булган. Ә 2015 елда Америка университетын тәмам­лаган Дорит Дэниелска 99 яшь “кенә”. Алар магистратурада укучы оныкларына кызыгып укырга керүләрен белдергән.

Тагын бер өлкән студент исемлегенә Таиландта яшәүче Кимлан Йинакул керә. Ул 2017 елда 91 яшендә университет тәмамлый. Гиннессның рекордлар китабына 96 яшендә Япония университетын тәмамлаган Сигэми Хиратаны да керткәннәр. “Киләсе максатым – 100 яшькә кадәр яшәү. Әгәр дә 100не тутырсам, көч-куәтем булса, тагын укырга керәчәкмен”, – дигән ул. Аме­риканың 96 яшьлек пенсионеры Альфонсо Гонсалес бүген булса укып йөри. Ул АКШның иң престижлы Көньяк Каролина университетында белем ала. 60 ел элек Альфонсо бу университетка укырга кергән булган, ләкин аны тәмамлый алмаган. Ничә ел үткәч, ул янә яшьлек хыялына кайтып, укырга тотынган. 72 яшьлек америкалы Дарлин Маллинс та башлаган укуын 2017 елда тәмам­лаган.

Чит илдә генә өлкән яшьтә укырга омтылалар, дисезме? Ялгышасыз! Безнең Русиядә дә алар бихисап. Мәсәлән, күрше Татарстанда Габдулла Галиев дигән кеше 80 яшендә педагогия университе­тының филология факультетына укырга кергән. Көн дә 100 чакрым ара үтеп, укырга йөри ул. Тулай торак бирсәләр дә, шәһәрдә торасы килми аның, шуңа көн дә юлга чыгып, попуткада укырга юллана. Ләкин, шулай булуга карамастан, бүгенгә кадәр бер генә лекцияне дә калдырганы юк, ди. “Безнең миебез һәрвакыт эшләгәндә, уйлаганда, без картаймыйбыз”, – ди студент.

Шулай ук 2008 елда Казан институтына укырга 84 яшьлек Бөек Ватан сугышы ветераны Рәфкать Сәләхетдинов та кергән. Биредә ул беренче югары белемен алган. Балачактагы хыялы тормышка ашмас та иде, ләкин гәзитләрнең берсендә ул 101 яшьтә укырга-язарга өйрәнгән Бразилия кешесе турында укып белә һәм илһамлана. “Миңа бит әле 90 да тулмаган!” – ди ул һәм, ике дә уйлап тормыйча, укырга керә.

“Кайвакыт профессорларның 2-3 тапкыр кабатлавын сорыйм. Аңламасаң, сорарга кирәк. Шулай ук һәрвакыт лекцияләрне конспект­лап барам. Ә иң мөһиме – сессия алдыннан гына түгел, көн дә укып барырга, әзерләнергә кирәк”, – дип уртаклашкан уку серләре белән бай тормыш тәҗрибәсенә ия студент.

Пермьдә дә 89 яшьлек студент бар. Кирилл Патрахин гуманитар-педагогик университетта белем ала. Аны тәмамлаганда аңа 95 яшь булачак.

Башкортстанда да өлкән яшь­тәге студентлар бар. Мәсәлән, Башкортстан дәүләт педагогия университетына үткән елда 73 яшьлек студент укырга керде. Вера Цы­бульскаяның тормыш девизы “Укырга, укырга һәм укырга!”

“Оныгым башта: “Син барыбер Гиннессның рекордлар китабына эләкмисең. Нигә кирәк ул сиңа?” — дигән иде. Уемнан кире кайтмаячагымны аңлагач, киресенчә, ярдәмләште. Компьютер алып бирде”, – ди ул.

Гадәттә, өлкән яшьтәгеләрнең укырга керү сәбәпләре берничә:

– балачактагы хыялларын тормышка ашыру;

– оныклары белән бергә уку;

– кеше арасында булу, яңа дуслар табу;

– белемгә гомерлек тартылу һәм башкалар.

Ләкин соңгы вакытта, пенсия яшен арттыру сәбәпле, профессиональ яктан үсешү, белемне шул өлкәдә камилләштерү кебек максатлар да туа.

Ничек кенә булмасын, теләгән теләккә ирешү, кабаттан яшьлеккә кайту, студент чорын янә тату – бәхеттер. Әгәр дә сез дә пенсиягә чыгып өлгермәгәнсез яисә чыккан булсагыз да укырга керү хыялыгыз тормышка ашмый калган икән, уку йортларында документлар кабул итүнең иң кызу мәле генә әле! Аннары, дөнья хәлен белеп булмый, укып алган дипломның бер кирәге чыга аның.

Ә без инде гаиләбез белән яңа уку елына әзерләнәбез, булачак студентларны белем иленә озатабыз!


Энҗе ИБРАҺИМОВА.
Читайте нас