Алты яшьлек бала биш тәүлек анасының үле гәүдәсе янында үткәргән
16 сентябрьдә Яңавылда бер фатирда хатын-кызның инде таркала башлаган үле гәүдәсе табыла. Аның янында алты яшьлек улы да була. Баланың гомерен табиблар чак коткарып калган.
Шул көнне үк 44 яшьлек хатынның үз-үзенә кул салуы билгеле булды. (Хәер, хәзер бу фаразны кире кагучылар да бар). Кем соң ул? Һәм ни өчен газиз баласы янында гомере белән хушлашырга җөрьәт иткән?
Альбина тумышы белән Стәрлетамактан. Ул тулы имин гаиләдә туып-үскән. Берничә ел элек әтисе үлгән, бер елдан әнисе дә гүр иясе булган.
— Шуннан соң ул депрессиягә бирелде, көннәр буе фатирда ялгызы утырырга мөмкин иде, — ди аның турында бер танышы. — Әти-әнисе вафатыннан соң Альбина апасы һәм абыйсы белән калды. Бераздан апасы ире белән Мәскәүгә күчеп китте...
Бу вакытта Альбина Стәрлетамакта ата-анасыннан калган өч бүлмәле фатирда яшәгән. Аннары туганнар бу фатирны сата да, акчасын үзара бүлешә.
Билгеле ки, Стәрлетамакта бу акчага торак сатып алып булмый, шул сәбәпле Альбина иптәш кызы чакыруы буенча Яңавылга килеп төпләнә. Шушында аның улы туа. Альбинага бу шәһәрдә эш табуы авыр була, тәүге вакытларда аңа апасы ярдәм итә. Моннан берничә ел элек Стәрлетамакта абыйсы да үлгәч, Альбина бөтенләй эченә бикләнә, ахыр чиктә апасы белән аралашудан да туктый.
Тыштан караганда, барысы да яхшы кебек. Кайбер чыганаклардан билгеле булуынча, Альбина берничә җирдә эшләп караган, улын балалар бакчасына биргән. Тәрбиячеләр Русланны бик чиста, тәртипле малай иде, дип хәтерли. Әнисе дә бер җыелышны да калдырмый торган булган.
Чаң сугучылар да шул тәрбиячеләр. Бала 30 августта бакчага килмәгәч, алар аптырап кала. Альбинаның фатирына да барып киләләр, ләкин ишек ачучы булмый. Ә ишеккә квитанцияләр өелгән, димәк, ул күптән ачылмаган. Альбинаның ахирәтен эзләп табып, ишекне ачтыралар. Ә анда үле әнисе янында нык ябыккан, хәлсез бала ята...
Руслан реанимациягә китерелә, Уфадан аны психиатрлар килеп тикшерә. Ул бик акрын савыга. Әле табиблар аның кашык тоту түгел, кулларын хәрәкәтләндерә дә алмавын билгели. Тагын бер төн шул фатирда кунса, үләр иде, ди алар.
Мәскәүдән Альбинаның апасы кайткан. Ул хатынны җирләү мәшәкатьләрен үз өстенә алган. Русланны уллыкка алырга ниятли.
Альбинаны якыннан белүчеләр аның үз-үзенә кул салу мөмкинлегенә ышанмый. Экспертлар фикере буенча, ананың кисәк кенә инфаркттан, инсульттан яисә аневризмадан вафат булуы мөмкин. Паралич сугу нәтиҗәсендә аяксыз-кулсыз калып, кымшаналмыйча, сабыеның күзенә карап, интегеп үлүе дә ихтимал.
— Ул улын 38 яшьтә үзе өчен тапты. Әле ярты ел элек кенә тагын бер бала тудырырга теләве турында әйткән иде. Ул Русланны бик ярата иде, аның янында үз-үзенә кул салуы мөмкин түгел. Шулай ук, улын ач үлемгә дә дучар итә алмас иде, — ди хатынның танышлары.
Кызганычка каршы, Альбина турында күршеләре бик аз белә. Ул алар белән аралашмаган диярлек, ябык холыклы булган, тик үзе турында начар тәэсир калдырмаган: тәртипсез кыланып йөрмәгән, шау-шулы кичәләр оештырмаган. Бала һәрвакыт пөхтә киенгән, бай яшәмәсәләр дә, чиста булганнар, кәефләре дә яхшы күренгән.
— Руслан безгә 2015 елның сентябреннән бирле йөри, — дип сөйли балалар бакчасы мөдире Юлия Вәлиәхмәтова. — Гаилә күрер күзгә бик имин, ана белән бала арасында мөнәсәбәтләр яхшы иде. Аның улы белән шөгыльләнүе күренеп торды: ял һәм озын бәйрәмнәрдән соң да бакчага килгәч, әнисе һәрвакыт “тәрбиячегә нинди китап укыганыңны, нинди шигырьләр өйрәнгәнебезне сөйлә”, ди иде. Кыскасы, безнең бакчада актив аналарның берсе булды, шуңа күрә алар 30 августта бакчага килмәгәч һәм шалтыратмагач, без үзебез шалтырата башладык...
Малайның ярдәмгә чакырмыйча, ишек шакымыйча, ишек янына килмичә, тәрәзә ачмыйча утыруы да гаҗәп.
— Бала шок кичергән, — ди Башкортстанда Бала хокуклары буенча вәкил Милана Скоробогатова. — Гадәттә хәвефле хәлләрдә балалар кычкыра башлый. Ә монда малай шул гомер дәшмәгән. Яисә күршеләре ишетмәгән, аннары аның кычкырырга көче беткән. Хәзер белгечләр алдында баланы психик һәм физик яктан савыктыру бурычы тора.
Һушына килгәч, Руслан бу сүзләрне еш кабатлый: “Әни һаман йоклый. Ул кайчан уяныр?” Ни аяныч, ул инде башкача уянмас. Балага моны аңлату да табиблар өлешенә төшәчәк.
Кызганычка каршы, бу фаҗиганең бөтен нечкәлекләрен дә белеп бетереп булмаячак. Тышкы яктан яхшы гына күренсә дә, гаиләдә проблемалар булган инде. Танышлары арасында Альбинаның сәерлекләре турында искә алучылар да бар. Ни генә булмасын, ул — авыр психологик стресс кичергән кеше. Бер-бер артлы әти-әнисен, аннары абыйсын җирләү, әтисез бала табу, чит җирдә ачлы-туклы яшәү болар барысы да аның болай да хәлсез, йончыган организмына начар йогынты ясаган, билгеле. Бу хәлләрдә аның үз-үзенә кул салуын да аңлап була хәтта. Шулай да хатын бу адымга бармагандыр. Баласы янында ул бу эшне кылмас. Ә менә йөрәк өянәгеннән яисә башка чирдән үлеп китүе бик ихтимал. Шуңа күрә тирә-ягыбыздагы кешеләргә игътибарлырак булсак иде. Күршедә яшәүче кеше кинәт юкка чыкса, унар көн үткәнне көтмичә, чаң сугарга кирәк. Бәлки югалган көннәрдә үк ишекне ачтырып кергән булсалар, Альбина үзе дә исән калыр иде. Аны нинди үлем сагалап торганын әлегә беребез дә белми бит...