Дистә еллар элекке котлау открыткаларында аны язучыларның күңел җылысы саклана
Быел җәй зур табышка юлыктым бит әле мин. Авылда. Өй чормасында. Табыш дигәнем — бер капчык открыткалар. Иске-москыны арттырып ятмасыннар, ташларга вакыт инде дигән уйдан өйгә күтәреп кердем үзләрен. Тузанланып беткән капчыкны бушатуга, Яңа ел, 8 Март, 9 Май, Укытучылар көне, туган көннәр, юбилейлар белән котлап язылган төсле-төсле открыткалар сибелде. Алар мине балачакка, әткәй-әнкәйнең, күршедәге апа-абыйларның яшь, нәнәйләрнең җегәрле, исән чагына алып кайтты.
Якынлашып килгән Яңа ел бәйрәме белән котлыйм. Исән-сау яшәгез, тәүфыйклы балалар үстерегез, эшләрегез әйбәт барсын.
Кызым! Хәлимнәр, Рәзидәләр җомга арты кайта. Сезне дә көтәбез. Әткәгез Күчәрбай чатында каршы алыр.
Сине туган көнең белән! Озын гомер, исәнлек, ак бәхетләр, саф һава, зәңгәр күк йөзе телим!
8 Март белән! Туар таңнарыгыз — тыныч, үтәсе юлларыгыз — сикәлтәсез, яшисе елларыгыз — исәпсез, гел кояшлы көннәр, сәләмәтлек телим.
…Яңа ел белән барчагызны да! Исәнлектә, бәхеттә яшәргә, очрашырга язсын.
Абый! Сезне Укытучылар көне белән ихлас котлыйбыз! Корычтай сәламәтлек, катлаулы эшегездә уңышлар, түземлек телибез.
Меңәрләгән чәчәк бәйләме.
Сезнең 6нчы сыйныф укучылары.
...Элек, без бәләкәй чакта, бәйрәмнәр ничектер кызыклырак үтә торган иде. Әнкәйләр йөгергәли-йөгергәли табын хәстәрли, өйдә ниндидер әйтеп аңлатып булмый торган күтәренкелек. Мондый көннәрдә тәрәзәдән хат ташучы апаны түземсезләнеп көтеп аласың. Шәлен алгы якка чыгарып бәйләгән, олы зәңгәр сумкасын иңенә аскан Нәсимә апаны күрүгә, көннең чатлама суык булуына да карап тормыйча, күлмәкчән генә урамга элдерәсең. Почта тартмасына салынган гәзитләрне кулга алуга ук эчендә открыткалар барлыгын чамалыйсың. Өйгә бәхет кошы тоткандай очып керәсең һәм “Кызыл таң”, “Правда”, “Труд” гәзитләре арасыннан кочак-кочак открыткалар килеп төшә. Якын һәм ерак туганнардан, дус-ишләрдән, күрше-күләннән, хәтта бер сыйныфта укыган кызлар һәм малайлардан. Күршедә генә яшәгән Зәйтүнә әбинең әллә каян урап килгән котлау открыткасы чын могҗиза булып тоела.
Бер уйласаң, бер үк сүзләр язылган, рәсемнәре дә бер үк диярлек. Ләкин бәйрәм көннәрендә аларның килүе шулкадәр күңелле һәм рәхәт! Алган саен аласы килә. Ул открыткалар белән зал уртасында утырган сервант тула. Әле аларны саныйсың, ахирәтләреңә мактанасың: “Безгә 15 открытка килде! Ә сезгә?”
Шунысын да әйтергә кирәк, бәйрәмнәр алдыннан, озак еллар күрешмәгән, еракта яшәүче туганнардан котлау килеп төшә. Шушы кош теледәй хатка өйдәгеләрнең сөенүе! Әнкәй тиз генә җавап язып сала. Шул вакытта туганлык җепләре ныгып, аралар якынаеп киткәндәй була.
Ни кызганыч, шушы матур гадәт бөтенләй юкка чыкты. Открыткалар гына түгел, безнең татар халкына хас булган җор сүзлелек белән “Хат башы — яз каршы”, “Күптин-күп, чуктин-чук сәламнәр” дигән сүзләр белән башланып киткән хат язышулар да тарихта калды. Аны телефонга килгән СМСлар, Ватцапптагы берьюлы дистәләрчә кешегә җибәрелгән шигырьләр, шыксыз фоторәсемнәр — җансыз хатлар алыштырды. Хәер бу да үзенә күрә кешене котлау, искә алуның бер төре. Өстәвенә, бик уңайлы да әле. Элекке кебек, атналар буе хат-хәбәр көтәсе юк, язасың да, минут эчендә җавабын да аласың. Әмма аларда кул җылысы, күңел җылысы юк. Укып чыгасың да онытасың. Аларны, вакыт узу белән, кабат уку мөмкин түгел. Хәтта бик җылы итеп язылганнары да, телефоныңны, электрон почтаңны “тазарту” белән, юкка чыга. Мондый котлауларны җыеп барып та, кадерләп саклап та булмый.
Кулымда ихлас итеп, йөрәктән чыккан сүзләр, кулдан матур теләкләр язылган открыткалар... Фәкать сиңа гына атап, сине күз алдында китереп язылганнар. Шундый тансык, кадерле алар! Һәрберсен кулга алып, беренче юлын укый башлауга ук күңел тула. Котлау юллаучыларның кайберләре инде күптән бакыйлыкка күчкән. Ләкин почта мөһере сугылган, маркалар ябыштырылган шушы кечкенә кәгазьләр аларның төсе булып саклана. Йөрәгең таш кына булмаса, ничек ташламак кирәк шушы байлыкны?! Тузанланып беткән капчыкны алып, һәркайсын кадерләп кенә кире сала барам.
Быел җәй зур табышка юлыктым. Авылда. Өй чормасында...