+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Байлык — бер айлык, хәерчелек — мәңгелек

Кызганычка каршы, халык мәкале һәрвакыттагыча дөреслеккә туры киләСоциаль челтәрләрдә бәйрәмнәр һәм истәлекле көннәр уңаеннан язылган котлау текстларын өйрәнеп, социологлар шундый үзенчәлеккә игътибар иткән: Русиядә якыннарга байлык теләү икенче урында тора икән хәзер.

Кызганычка каршы, халык мәкале һәрвакыттагыча дөреслеккә туры килә

Социаль челтәрләрдә бәйрәмнәр һәм истәлекле көннәр уңаеннан язылган котлау текстларын өйрәнеп, социологлар шундый үзенчәлеккә игътибар иткән: Русиядә якыннарга байлык теләү икенче урында тора икән хәзер. Иң тәүгесе, әлбәттә, сәламәтлек. Гаилә бәхете һәм хезмәттә уңыш та юрыйлар. Ил икътисадына бәйле, һәр нәрсәгә бәяләр артып, эш хакы бер урында торган хәл-шартларда мондый изге теләкләргә гаҗәпләнәсе түгел, әлбәттә. Шул ук вакытта, котлаудагы кинаяне дә сиземләргә мөмкин. Халык мәкалендәгечә, ни генә әйтмә, байлык — бер айлык, хәерчелек мәңгелек бит бездә. Ни кызганыч, аны гамәлдән чыгарырлык хөкүмәтне күргән генә юк әлегә.


Соңгы 5 ел дәвамында статистика мәгълүматларында азык-төлеккә хаклар арту барышында халыкның керемнәре кимүе даими күзәтелә. Шуңа бәйле, ил буенча ярлылар саны да арта гына бара. Атап әйткәндә, 2019 елда илдә 20 миллионга якын кешенең ярлылык чигендә яшәве теркәлгән. Тискәре динамиканы кү­заллау өчен 2018 ел мәгълүмат­ларын да китерик: ярлылыкта яшәүчеләр 18,4 миллион кеше булган. Ягъни, рәсми чыганаклар Русиядә тормыш шартлары яхшылана дип расласа да, ярлылар саны арту моны кире кага, безнеңчә.
Ярлылык, башка дәүләтләр белән бергә, Русиянең дә тоташ тарихына хас. Гомумән, әлеге төшенчә үзгәреп торучан, ул гаиләнең уртача айлык кеременә бәйле. Ярлылыкны билгеләү өчен минималь хезмәт хакы нигез итеп алына. Монысы инде дәүләт күзлегеннән караганда. Шул ук вакытта, халык та ахмак түгел, үзенә файдалы булса, ярлылылык чиген һәркем үзе дә билгели ала. Әлеге максатта халык фикерен сораштырулар кулланыла. Мәсәлән, ВЦИОМ сораштыру мәгълүматлары буенча, русиялеләр гаиләдәге айлык керем һәр кешегә 15 мең сумнан ким булса, үзләрен ярлы категориясенә караучы гаилә дип исәпли. Социологлар исә ярлылыкны көндәлек ихтыяҗларны канәгать­ләндерү (ашау-эчү, кием-салым, торак, коммуналь-хуҗалык түләүләре) мөм­кинлегеннән чыгып билгели. Икътисад белгечләре мәсьәләгә икенче яктан килә. Шәхси машина булмау, ялга шифаханәләргә яки чит илләргә йөри алмау да ярлылыкны күрсәтә.
Сизәсездер, ярлылык дәрәҗәсен төгәл билгеләү бик авыр. Әмма шунысы хак: бер хезмәт хакыннан икен­чесенә кадәр яшәп, бөтен керемнәр азык-төлеккә китеп баруы — ярлы­лыкның чиге һәм ул инде хәерчелекне аңлата. Югарыда атап үтелгән 20 миллионга якын ватандашыбыз менә шул хәерчелек чигендә яшәү­челәр. Русия Хөкүмәтендә дә яхшы билгеле бу. Шуннан чыгып, Президент Владимир Путинның 2018 елгы “май указлары” нигезендә Русиядә ярлылыкка каршы көрәш игълан ителде, 2024 елга кадәр хәерчелек дәрәҗәсен ике тапкырга киметү максаты куелды. Әмма 2019 ел йомгаклары буенча ярлылар санының артуы бу юнәлештә башланган эшнең нәтиҗәсе әлегә юклыгы хакында сөйли. Әйткәндәй, илдә ярлылыкны бетерү өчен дистәдән артык максатлы программа эшләнеп, аларны тормышка ашыруга 7,5 миллиард сум бүленә. Аз керемле гаиләләрне барлап, аларга максатлы матди ярдәм күрсәтү проектына аеруча зур өметләр баглана. Әлеге программага керүчеләрне эшкә урнаштыру буенча чаралар да каралган. Бер сүз белән әйткәндә, максатлар зур, әмма аларның тормышка ашуы гына икеле. Ни өчен дигәндә, Русиянең яңа тарихында мондый “игелекле гамәлләр”нең изге ниятләр генә булып калуына без үзебез дә шаһит бит.
Бу уңайдан Русия Президентының күптән түгел Санкт-Петербургка эш сәфәре искә төшә. Шәһәр җәмәгать­челеге белән очрашуда Владимир Путинга Зинаида Беликова атлы ханым “10 мең сумга бер ай ничек яшәп була?” дигәнрәк сорау бирде. Әйтер хәл юк, илбашы аның хәленә керде, мәсьәләнең тоташ Русия күләмендә җитди торуын билгеләде, шул ук вакытта, алдагы матур үзгәрешләр белән тынычландырырга да онытмады. Әлеге ханым өчен Президент белән очрашу көнкүреш күзлегеннән караганда шактый уңышлы тәмамлана. Үзәк матбугаттан әлегә аның үзенең һәм шулай ук улының керемле эшкә урнаштырылулары билгеле булды. Моңа өстәп, алар яшәгән 3 бүлмәле фатирга бушка ремонт ясау да күздә тотыла. Әмма тел очына: “Ә акча каян алына соң?” — дигән сорау да килә бит. Илдәге хәерчелекне ике тапкыр киметүгә юнәлтелгән финанслар шулай әрәм-шәрәм ителмиме икән? Президент белән булган очракта моңа бармаслар, әлбәттә.
Гомумән, илдә хәерчелек мәсьәлә­сенең шактый кискен торуын Русия җитәкчелегендә бар тулылыгы белән аңлыйлармы? Чын хәерчеләрне, тормышның төбенә төшеп, ашарга ризыгы, кияргә киеме дә булмаганнарны ил җитәкчеләренең күргәне юктыр. Ә бит андыйлар — һәр авыл саен. Гыйнварда Благовар районының Иске Күчәрбай авылында, йортында янгын чыгып, ялгыз әби янып үлде. Соңыннан билгеле булуынча, түләмәгән өчен йортыннан челтәр газы өзелгән булган аның. Әлеге аянычлы хәлдән соң, район хакимияте күрсәтмәсе буенча, шундый торак йортларны ачыклау үткәрелде, чөнки нәкъ менә алардан янгын хәвефе яный. Кашкалаша авыл биләмәсенә караган авылларда челтәр газы өзелгән йортлар байтак, шуларның алтысы — Көнбатыш авылында. Бу гаиләләрнең кулланылган газ ягулыгы өчен исәпләшергә акчасы юк. Ә йортны җылыту өчен электр плитәләре, иске мичләр файдаланыла. Хакимият авылда ут чыкмасын дип кайгырта – анысы дөрес, ә менә кешеләр турында уйлаучы да юк. Хәер, кемдә кемнең кайгысы бар хәзер?!
Авылларда булганда шуңа да игътибар итәсең, кышкы чорда күпләр йортларының бер бәләкәй генә өлешен торакка әйләндерә дә, шунда көн күрә. Сәбәбе: газ өчен түләүләрнең кыйммәтлегендә. Гомумән, электр, газ кулланган өчен хаклар артканнан-арта. Аерым гаиләләр, атап әйткәндә, ялгыз пенсионерлар моны күтәрә алмый. Бу уңайдан шуны әйтәсе килә: мохтаҗларга максатлы ярдәм күрсәтүне авылларда хәерче хәлендә гомер кичерүче картлардан башларга кирәктер, бәлки. Бүздәк районында булганда шундый күренешне күзәтергә туры килде. Авылны бер мәлне көрәк тоткан яшьләр басып алды. Волонтёрлар икән, карт-корының йорт алларын кардан көрәргә килгәннәр. Сүз дә юк, игелекле гамәл. Волонтерлар оешмасына Хөкүмәт гранты бирелгән дә, болар шуның исәбенә ярдәм күрсәтә. Акчасы булса, авыл әбиләре кар көрәтергә кешесен табар иде, әлбәттә.
Бүгенге авылда хәерчелек чигендә яшәүчеләр язмышы турында уйланганда, Мәҗит Гафуринең 100 елдан артык элек язылган мондый юллары искә төшә:

Кайда ярлы, кайда зарлы,
кайда моңлы күп була.
Мин шулар янында булам –
алар белән килешеп була.


Килешү дигәндә, шагыйрь, әлбәттә, халык белән аның көндәлек мәшә­катьләре турында ачыктан-ачык сөйләшүне күздә тота. Ни гаҗәп, Башкортстанның халык шагыйренең үрнәге бер гасырдан соң Мәскәү тарафларына да барып иреште бит. Русия Хөкүмәте җитәкчесе Михаил Мишустин үзенең урынбасарларына ил­нең социаль яктан хәвефле төбәк­ләренә чыгып, хәл белән ныклып танышу, андагы яшәешкә бәйле проблемаларны өйрәнү һәм чаралар күрү бурычын куйды. Әйткәндәй, Русиянең үзәк төбәкләрендә ярлылык дәрәҗәсе Башкортстанга караганда да зуррак.
Хөкүмәт тарафыннан шактый нә­тиҗәле дип исәпләнгән чараларга карамастан, алдагы елларда илдә хәерчелек үсүдән туктар, дип расларга нигез бармы? Белгечләр “юк” дип белдерә һәм мондый дәлилләр китерә: беренчедән, мәгариф һәм сәламәтлек саклау өлкәләре коммерция нигезенә күчә бара; икенчедән, пенсия тармагында уңай үзгәрешләр юк; өченчедән, коммуналь түләүләр үсүен дәвам итә. Шунысы игътибарга лаек: ярлылар сафын әлеге вакытта югары дип исәпләнгән пенсия алучы өлкән буын тулыландырачак.
Фото:bashinform.ru


Читайте нас