+5 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар

WhatsApp – “вәт шәп” түгел...

Анда “утыру”га караганда, китап, гәзит, журнал уку күпкә файдалырак

Көн-таң атса, телефонга теләкләр, открыткалар, җырлар агыла башлый. Бу “чир” коронавирустан да хәтәррәк. Ул язмаларны укып, җырларны тыңлап чыгу өчен ярты көн вакыт кирәк. Дусларым ике тапкыр күбәйсә бер көн, тагы да күбрәк булса, тәүлек тә җитмәячәк. “Все ушли на фронт” дип язып тәрәзәләрне аркылы-торкылы каккан кебек, “Мин Интернетка баттым” дип язып куяргамы?!

Мин Интернеттагы “ВКонтакте”, “Одноклассники.ру” һәм “Фейсбук” кебек социаль чел­тәрләргә чагыштырмача соң кердем. Гомергә дә кермәс идем, ләкин эш буенча мәҗбүри. “ВКонтакте”да утыруыма бер елдан артык. Анда өч меңнән артык дустым бар. “Одноклассники”га керүемә ярты гына ел. Анда өч мең ярымнан артык дус бар. Аларны күп димим, унар мең дуслары булган кешеләрне беләм. Дуслар күп түгел, алардан килгән мәгъ­лүмат күп. Иртән таң атканчы ук хәерле иртә, хәерле көн теләгән котлаулар килә башлый. Открыткалар, видеолар су булып агыла. Шуннан хәерле көн, хәерле кич һәм тыныч йокы теләүләр китә. Бәйрәм чорында исә телефон бер минут та тынып тормый диярлек. Аларны укып түгел, карап өлгерү дә мөм­кин булмаган хәл. Ә бәй­рәмнәр безнең илдә көна­ралаш диярлек. Аеруча Whats­App вакытны ала. WhatsApp – тиз арада аралашу, телефон аша сөй­ләшү, видео җибәрү өчен уңай­лы чара. Иң мөһиме – ул бушлай. Шуңа анда төркемнәргә берләшеп аралашу уңайлы. Мин дистәдән артык шундый төр­кемдә торам. Алар арасында сыйныфташлар, Башкорт дәү­ләт университетында укыган төркемдәшләр, хез­мәттәшләр, Башкортстан татарлары, БР татар язучылары, татар теле һәм әдәбияты укытучылары һәм башка төркем­нәр бар. “Төркем­дәшләр”дә туган көннәр белән котлау, аерым вакыйгалар уңаеннан фикер алышулар уза. Бу төркемнән зыян күргәнем юк. Укытучылар да эш буенча гына аралаша. Ә кайбер төркемнәр көне буе открыткалар, җырлар, котлаулар, буш сүзләр белән вакытны ала. “БР татар язучылары” төркемен алыйк. Мантыйк буенча, анда Язучылар берле­гендә әгъза булып торучы каләмдәшләр генә торырга тиеш кебек. Башкортстан Язучылар берлегендә андыйлар алтмышка якын. Бу үзе бер зур төркем. Юк, ни рәвешледер төркемне оештыручылар кулларына ка­ләм тота алган башкаларны да бу төркемгә тутырган. Язучылар бер-берсен туган көннәре белән котлый, чаралар хакында хәбәр итә, кайбер әдәби әсәрләр уңаеннан фикер алышалар дип уйласагыз, тирән ялгышасыз. Дөрес, алары да сирәк-мирәк булып ала. Андагы күпчелекне открыткалар, җырлар һәм чә­чәкләр тәшкил итә. Кайбер хатын-кыз язучылар өендәге һәр гөлен, бакчасындагы һәр чә­чәген, кишер, суган һәм башка яшелчә-җимешен фотога төше­реп төркемгә җибәрә. Инде рас­сада­ларының фотоларын куя да башладылар. Алар “Бакчачылык”, “Чәчәк үстерү­челәр”, “Помидорчылар” төр­кемнәре оештырып, үзара берләшсә, яхшырак булыр иде. Хәзер бит “по интересам” берләшүләр заманы. Язучы кешенең дә хоббие була ала. Яратып чәчәк, кишер үстерү­челәр бар. Аларны инкарь итмим, ләкин аны башкаларга тагарга кирәкмидер. Минем дә хоббиларым күп. Коллек­цияләр җыю, мототехника рес­тавра­циясе белән шөгыль­ләнәм. Бәлки миңа да таң ату белән матай тавышы яздырылган язмалар, тимерләр төшереп ул төркемнәргә таратыргадыр? Бәлки шул вакытта “чәчәкчеләр” “тимерче­ләр”не аңларлар.
Интернетта, “WhatsApp”та открытка, видео, аудиоязмаларны чикләү мөмкин­лекләре дә бар. “Блок кую” дип атала ул. Ләкин мөһим әйбер килеп чыгуы бар дип ул юлга басмыйм. Ә открыткалар, җырлар, чә­чәкләр агыла бирә. Вакыт барында аларга күз салып, тазартырга тырышам. Ләкин алар мин тазарткан тизлектән күпкә шәбрәк агыла. 64 гигабайт урыны булган телефоным шыплап тулды. Бүген анда меңнәрчә фотолар, видеолар, аудиоязмалар тулган. Ә бит дусларым арткан саен алардан язмалар тагын да артачак!
Әлбәттә, телефоннан, Интернеттан зыян күрүче бер мин генә түгел. Мәсәлән, популяр җырчы Илсөя Бәдрет­динова бу хакта “Инста­грам”­да шулай дип фикерен белдергән:
“Һәр көнне иртән торуыма Ватсапка (ничек язылганын белмим... беләсем дә килми) “Хәерле иртә”, “Матур көннәр”, “Чәең тәмле булсын” ише аллы-гөлле, чәчәкле-чуклы йөз төрле рәсем килгән була... Аннары көн дәвамында тагын җыен килде-китте... Бүген шактый контактлар кара списокка урнаштырылды... Башыма әз генә булса да җиңел булып китте. Кирәк хәбәрдер дип телефон сызгырган саен йөгереп барам. Ә анда авызына чәчәк капкан чеби рәсеме... Иртә­ләрем хәерле, көннәрем матур, чәйләрем тәмле булсын өчен ба­шымның тыныч булуы кирәк, кадер­леләрем!”
Илсөя Бәдретдинова белән күпләр килешкән. Шуларның берсе болай дип тә яза:
“Әй, дөрес әйтәсең дә инде. Таң тишеге белән башлана, ятканчы дәвам итә. Ничек иренмиләр? Барып кулларын төясе килә хәтта”.
Открытка, рәсем, җырлар җибәрүчеләр хакында психолог­лар фикерен табып алдым. Баксаң, андыйлар 35 яшьтән өлкәннәр икән.
Белгечләр аларны кызыксыз, соры тормыш белән яшәүче хоб­билары булмаган хатын-кызлар, эшләреннән ямь тапмаган, аз хезмәт хакы алып эшләүче ир-атлар дип исәпли. Психолог­ларга “вакытларын кая куярга белмәү­челәр” дип тә өстәр идем. Чүп-чар язып утырганчы, китап укысалар файдалырак булыр иде.
Читайте нас