+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Ни чәчсәң, шуны урырсың...

Ата-бабаларыбызның игенчелек тәҗрибәсенә бер карашТатарларда җир эшкәртү һәм иген игүнең берничә гасырлык тәҗрибәсе бар. Халкыбыз игенчелектә XIX-XX гасыр башында Бөек Болгар чорыннан ук килгән өч басулы чәчү әйләнешен кулланган. Сөренте җирләр өчкә: кара пар, такыр басу; арыш басуы, көзге чәчү; һәм солы басуына бүленә. Аларның мәйданы бертигез була һәм алар ел саен алмашынып тора. Пар басуына ашлама буларак тирес кертелә. Тиресне, әлбәттә, хуҗалыгында малны күпләп асраучылар мулрак керткән.

Ата-бабаларыбызның игенчелек тәҗрибәсенә бер караш
Татарларда җир эшкәртү һәм иген игүнең берничә гасырлык тәҗрибәсе бар. Халкыбыз игенчелектә XIX-XX гасыр башында Бөек Болгар чорыннан ук килгән өч басулы чәчү әйләнешен кулланган. Сөренте җирләр өчкә: кара пар, такыр басу; арыш басуы, көзге чәчү; һәм солы басуына бүленә. Аларның мәйданы бертигез була һәм алар ел саен алмашынып тора. Пар басуына ашлама буларак тирес кертелә. Тиресне, әлбәттә, хуҗалыгында малны күпләп асраучылар мулрак керткән.
Идел буе һәм Уралда яшәү­че татар крестьяннарының яхшы җир эшкәртүче, иген үстерүче буларак билгеле булуы турында 1866 елда “Пензинские губернские ведомости”да “Татары и татарские деревни” дигән мәкаләсендә Н. Прозин менә нәрсә дип яза: “Татарлар иген үстерү белән уңышлы шөгыльләнә... Бу аларның гаять тырыш, уңган халык булуын күрсәтә”.
Крестьяннар уҗым арышы, солы, бодай, арпа, тары, кара­бодай, борай, борчак, ясмык, киндер үстерә. Җир эшкәртү өчен сука һәм сабан кулланалар. Ә урманны кисеп, тазартып эшкәртелгән җирне “косуля” белән сөргәннәр. Соңрак яңа төр сукалар (бер якка каплатып сөрә торган) һәм сабаннар: “лемех”, “кунгурка”, “чегандинка” барлыкка килә. Сөрелгән җирне агач рамлы, тимер тешле тырма белән тырматканнар. Татар крестьяннары уҗым арышын, борай һәм солыны — урак белән, кыска сабаклы борчак, карабодайны чалгы белән чабып җыйган. XIX гасыр азакларында сабанашлык культураларын чабу өчен әлеге чалгыга охшаган “литовка” һәм “стойка” куллана башлыйлар. Бодай басуларын тырмалы чалгы белән чапканнар.
Урылган ашлык көлтәләргә бәйләнгән. 25-100 көлтә чүмә­ләгә өелгән. Аларны ындырга көлтә арбасы – фурман белән ташыйлар. Ашлыкны чабагач белән сукканнар, агач көрәк бе­лән җилгә каршы ташлап җилгәргәннәр. Соңрак кул җил­гәргечләре (веялка) барлыкка килә. Алар кыйммәт – 12-18 сум (ул вакытта яхшы сыер хакы!) торган. Су һәм җил тегермәннәрендә он тартканнар. Һәр йортта диярлек кул тегермәне булган. Аларны әле безнең буын да яхшы хәтерли. Шулай ук килеләр дә бар иде.
“1870 елдагы ревизия (исәп алу) вакытында әлеге Дүртөй­ле районы территориясендә 5213 хуҗалыктан торган 79 торак пункты булган, аларда барлыгы 30390 кеше яшә­гән. 44 мәчет булып, алар янында 14 мәдрәсә эшләгән. Зур булмаган елгаларда 38 су тегер­мәне корылган, Яубәзе елгасында 4 тегермән булган. Иске Яндыз авылындагы ике тегер­мәндә он тартканнар, ак калач пешер­гәннәр. Һәр сишәмбе монда базар булган, 18 лавкада кызу сәүдә барган.
Волость идарәсе урнашкан Әсән авылында да икмәк пешергәннәр, су тегермәне бул­ган һәм 16 шәхси лавка эшләгән. Гөбелекөчектә чана ясаганнар. Тәкәрлек үзенең балта осталары һәм такта яручылары белән билгеле бул­ган. Дүртөйледә почта урнашкан, 4 җил тегермәне эшләгән. Дүшәмбе — базар көне булган, ә көзен, сентябрьдә, ярмин­кә­ләр үткән. Волость үзәге Мәскәү авылында прәннек пешергәннәр, балта осталары да күп булган, базар эшләгән, ноябрьдә ярминкә үткән. Түбән Манчарда мәдрәсә эшләгән, бер җил һәм ике су тегермәне булган. Анастасьино (әле Әңгәсәк) авылында волость идарәсе урнашкан, чиркәү һәм училище эшләгән, монда шә­раб, кирпеч, чана җитеш­тер­гәннәр, дуңгыз салосы ыслаганнар, пилорама булган. Атна саен базар, 21-30 ноябрьдә ярминкә үткән.
Ревизия нәтиҗәләре буенча, безнең төбәктә 4 авылда — арба, чана, тәгәрмәч, 3 урында — тегү, 6 урында — такта яру, 4 урында прәннек һәм икмәк пешерү белән шө­гыльләнүләре күренә. Шулай ук, агач һәм керамик табак-савыт, кирпеч, башка әй­берләр җитештерү алга китә. Көзге ярминкәләрдә һәм авыл базарларында (алар 7 авылда узган) 52 лавкада сәүдә иткән­нәр. Югарыда китерелгән бу саннар без яшәгән терри-ториянең патша Русиясендә артта калган төбәк булмавын күрсәтә”, дип язды Әхсән Сә-лимов “На земле Дюртюлинской” дигән китабында.
1874 елда Уфа губерна­сының Бөре өязе 4нче станында Андреевка авылында – шимбә, Әсәндә – якшәмбе, Исмаелда, Карабашта һәм Яркәйдә – пәнҗешәмбе, Дүр­төй­ледә, Мәскәүдә, Ялдәктә һәм Югары Аташта – дүшәмбе, Яндызда сишәмбе көннәрендә базар үткән. 15 февральдә Яр­кәйдә үткән ярминкәдә – 2450 сумлык, 22 ноябрьдә Мәскәү авылында үткән яр­минкәдә – 1425 сумлык, 25 ноябрьдә Әңгәсәк авылында узган ярминкәдә 20445 сумлык товар сатылган.
Ул чордагы азык-төлек һәм көндәлек тормыштагы кирәк-яракларның бәяләре белән танышып үтү дә укучылар өчен кызыклы булыр. Ата-бабаларыбыз теге яки бу әйберне нинди хакка сатып алган соң?
1876 елда Уфа губернасындагы кайбер товарларның бәясе белән танышып үтик: бер пот арыш оны – 37, бодай оны – 86 тиен; карабодай ярмасы – 90 тиен, солы ярмасы – 2 сум, борчак – 78 тиен, дөге ярмасы — 4 сум 45 тиен; пе­чәннең поты — 11, ә бер арба салам 55 тиен; бер пот бәрәңге — 30, кишер — 33, аш чөген­дере — 35, шалкан 20 тиен торган;
йөз данә яңа гына өзелгән кыярның бәясе — 4 сум, бер чиләк тозлы кыяр — 40 тиен, 100 баш кәбестә — 2 сум 75 тиен, бер чиләк тозлы кәбестә — 42, 100 данә суган — 22, борыч һәм горчица – 40, дәфнә яфрагы — 30, макарон — 15, йөзем — 15, кипкән бакча җи­ләге — 35, чия — 25, тере тавык — 37, ә суелганы — 33 тиен, күркә — 1 сум 14 тиен, 100 данә йомырка — 1 сум 38 тиен, 1 чи­ләк сөт — 1 сум 35 тиен, эремчек 95 тиен булган.
1 пот җитен мае — 4 сум 53 тиен, сыер мае — 10 сум 80 тиен, көнбагыш мае — 7 сум 10 тиен, эретелгән сарык мае 4 сум 50 тиен торган. Кисәкле каты тозның поты — 90 тиен, вак тоз — 1 сум, бал — 9 сум 15 тиен, 1 чиләк аш серкәсе — 3 сум 50 тиен, керосин — 6 тиен, кер сабыны — 3 сум 80 тиен, мунча минлеге — 2 тиен, иләнгән сарык тиресе — 1 сум 27 тиен, күлмәк өчен тукыманың аршины 12 тиен булган. Бер сажин каен утыны 2 сум 65 тиен, зур формат “Ватман” кәгазе — 12 сум 15 тиен, уртача форматы — 9 сум 45 тиен, “Фабера” фирмасы каләмнәре: 1нче сорты 1 сум, 2нче сорты – 90, 3нче сорты 80 тиен торган.
Крестьянның илне туйдыручы булуын Русия патшасы да аңлаган. 1910 елда Уфа губернасының Бөре өязендә, мәсәлән, крестьяннар җирлә-рендә 3 тәҗрибә басуы була. Аларда җирне эшкәртү өчен эш кораллары, орлык һәм ашламалар бушлай бирелә. Ул елда Бөре өязендә өяз агрономы М. К. Мейстер, аның яр-дәмчесе И. А. Ледневский эшлиләр. Безнең ата-бабаларыбыз яшәгән Дүртөйле авыл хуҗалыгы районында А. Д. Мансуров участок агрономы була.
1910 елгы Уфа земствосы календаренда: “Бөре Земствосы өяз крестьяннарын Бөре шәһәре, Аскын һәм Дүртөйле авылларындагы келәтләрдә сакланучы алдынгы авыл ху­җа­лыгы техникасы, яхшы орлык белән тәэмин итү буенча чара күрә. Машиналар, эш кораллары һәм орлык кулакчага сатыла, шулай ук 1 елга — 12, 1-3 елга 10 процент күлә-мендә вак кредит кассалары аша ссуда бирелә. Бөре Земствосы келәтләреннән 1907 елда 95 сабан, 3 культиватор, тырма, 5 чәчкеч, 27 печән чапкыч һәм ат печән җыйгычы, 88 молотилка, 43 ашлык җилгәргеч, 3 сепаратор, 126 тегү машинасы, 1000 пот түбә калае, 119 пот сыйфатлы орлык сатыла”, дип язылган.
Бөре шәһәре янындагы земство авыл хуҗалыгы фермалары да сыйфатлы орлык сату белән шөгыльләнә. Алар халыкка ташламалы бәягә арыш һәм солы орлыгы сата. Орлыкның бәясе базарлардагы кебек, бары тик беразга кыйммәтрәк, шулай ук кредитка да алып була. Земствода 4 орлык тазарту машинасы була. Бу машинада крестьяннар потына 2 тиен түләп үз иген орлыкларын тазарттыра алган.
Крестьяннарны басучылык яңалыклары белән таныштыру өчен Аскын һәм Дүртөйле авылларында тәҗрибә басулары булган. Шулай ук, иген­челектәге яңалыкларны кертү өчен үзләренең ризалыгы белән крестьяннарның басуларында тәҗрибә участоклары да оештырылган. Риза булган хуҗаларны земство бушлай эш кораллары һәм орлык белән тәэмин иткән.
Малларның токымын яхшырту максатында ул елда өяздә 7 үгез, 9 тәкә һәм айгырлар булган. Шулай ук, яңа токымлы маллар белән таныштыру максатында өяздә, мисал өчен, 1909 елда 2 күр-гәзмә үткән. Крестьян балалары Ц. А. Ландсбергның Березовкадагы сөтчелек хуҗа-лыгы, Бәләбәй түбәнге авыл хуҗалыгы һәм Красный Холм түбәнге һөнәрчелек мәктә­бендә укып, белем алган.
Читайте нас