“Русия почтасы”нда көтелгән үзгәрешләр матбугат язмышын куркыныч астына куя.
Матбугат басмаларына киләсе яртыеллыкка язылу кампаниясе дәвам итә. Мондый киеренке вакытны без журналистларның “урак чоры”на тиңлибез. Тик шунысы бераз борчуга сала: “урагыбыз” авыр бара. Гомер бакый гәзит-журналларга язылуны оештыруда редакция коллективы, почта хезмәткәрләре һәм урындагы власть органнары берлектә эшли иде. Көтмәгәндә килеп чыккан “кара вирус” аркасында подписка кампаниясендә әлегә кадәр дәвам иткән хезмәттәшлек сүрелде. Әйткәндәй, илдә үзизоляция тәртибе кертелгәч тә матбугат органнары үз эшен дәвам итте. Шул рәвешле, журналистлар дәүләт кабул иткән мөһим карарларны халыкка аңлатуда ярдәм итте, дөнья күләмендәге хәл-вакыйгалар белән таныштырып барды. Бер сүз белән әйткәндә, журналистлар да пандемия белән көрәшнең алгы сызыгында булды. Башкача булу мөмкин дә түгел. Чөнки матбугат һәрвакыт власть белән халык арасын якынайтучы күпер дә, бер үк вакытта идеологик көч тә булып килде.
Заманында журналистларны дүртенче власть вәкилләре дип кабул итәләр иде. Мондый бәя, билгеле, матбугат органнарының җәмгыятьтәге дәрәҗәле урыны, абруе һәм тәэсирле көчкә ия булуы белән аңлатыла торгандыр. Ләкин бүген матбугатка караш башкачарак. Моның шулай икәнен гәзитне дистәләрчә ел дәвамында алдыручы әбүнәчеләребез дә тоя башлады.
Кызганыч хәл: подписка күләме генә түгел, җәмгыятьтә матбугатның роле кими бару да күзәтелә. Аның сәбәпләре күп. “Куен дәфтәре”нә теркәлгәннәрен гәзит укучылар белән дә уртаклашасы килә. Әлеге сөйләшүгә, бәлки, сез дә кушылырсыз. Матбугат язмышы турында сүз алып барганда, сезнең уй-фикерләрегез дә безнең өчен мөһим булачак.
Бүген җәмгыятьтә матбугатның роле ни дәрәҗәдә? Ни сәбәпле хәзер журналистларны “дүртенче власть” вәкилләре буларак кабул итмиләр? Бәлки, кешеләрнең гәзит сүзе дөреслегенә ышанычы кими торгандыр? Чөнки “сары матбугат” та соңгы елларда элек имеш-мимеш буларак кабул ителгән нәрсәләрне чынбарлык рәвешендә күрсәтә башлады.
Вакытлы матбугатка язылу кампаниясе чорында бу сораулар әледән-әле күңелгә тынгы бирми. Ирексездән бөек Тукаебызның: “Безнең милләт үлгәнме, әллә йоклаган гынамы?” дигән сүзләре искә төшә. Гадәттә, “йокымсырап” йөргән кешегә бернәрсә дә кирәкми бит. Без, журналистлар, подписка чорында гәзит укучыларыбыз белән ешрак очрашырга, күбрәк авылларда булырга, халык фикерен, киңәш-тәкъдимнәрен ишетергә тырышабыз. Баш мөхәрриребезнең борчулы сораулары безне дә битараф калдырмый: очрашуларда кешеләр “Кызыл таң” гәзитен укымлы басма дип мактаган саен ни сәбәпле тираж кими?
Милләт саны да арта, югыйсә. Көндәш булырдай басмалар да күп түгел. Бәясе дә бер чама. Дөрес, заманында матбугат басмаларына язылуда төрле дәрәҗәдәге власть органнары, җитәкчеләр дә җавап тота иде. Демократия уеннары башлангач, мондый тәртип юкка чыкты. Прокуратура да “халыкны мәҗбүри рәвештә гәзиткә яздыру”га каршы. Шул рәвешле, элек-электән оештыруга, күрсәтмә бирүгә күнеккән халыкны гәзиткә язылырга кирәк, дип исләренә төшереп торучы юк.
Почта хезмәтендәге үзгәрешләр дә матбугат басмалары тиражы кимүгә тискәре йогынты ясады. Федераль дәрәҗәдәге реформалар һәр почта бүлекчәсенә табышны нинди ысул белән булса да күбрәк табу бурычын куя. Кайчандыр халыкны гәзит-журнал, пенсия, яисә пособие, посылка таратып хезмәтләндергән почталар хәзер кибетләргә әверелеп бара...
Уфа шәһәренә якын бер районның почта начальнигы белән сөйләшәбез. Безне бу төбәктә гәзит алдыручылар санының кимүе борчый. Озак фикер алыштык, бәхәсләштек. Ахырда эчке сабырлыгын югалтып: “Хәзер почтальоннарга подписка белән шөгыльләнү авыр. Авылның бер очыннан икенчесенә зур сумка күтәреп, 1-2 басма илтеп йөрү мәшәкатьле дә. Шуңа күрә почта хезмәткәрләре, матбугат басмаларына язылыгыз, дип кешеләрне бик үгетләп тә йөрми. Теләгән кеше болай да языла. Ә гәзит таратып кына керем алып булмый”, — диде.
Әлбәттә, теге яки бу матбугат басмасын алдырган кеше аның үз вакытында китерелүен дә көтә. Берничә көнгә соңлап килгән гәзитнең әһәмияте дә, кызыгы да югала. Мондый хәл еш күзәтелә. Май бәйрәмнәре чорында, мәсәлән, “Кызыл таң” гәзитенең аерым авылларда бер атнага якын соңлап килүе турында хәбәрләр бар.
Хәтеремдә, мәктәптә укыган елларда безнең авылда почтальон Тәскирә апаны халык кичен, көтү каршы алган кебек, капка алдына чыгып көтә иде. Елның теләсә кайсы мизгелендә, кар бураннарына карамыйча, төштән соң, сәгать дүртләрдә авыл урамыннан уза иде ул. Ат чанасында — икешәр почта сумкасы. Безнең авылда шулкадәр гәзит-журнал алдыралар. Аның өйдән-өйгә кереп, кешеләрне үзләре теләгән басмага яздыруын, үгетләвен дә хәтерләмим. Ничектер аның гәзит белән бергә чәй-кәнфит, шампунь сатып йөргәнен күргәнем булмады. Кыскасы, почта халыкка бары тик үз хезмәтен күрсәтеп көн күрә иде.
Урынлы сорау туа: подписка чорында гәзиткә язылуны оештыруда төп йөкне почта тартмаса, бу эшне кем башкарырга тиеш? Форсаттан файдаланып шуны да әйтергә кирәк: кайсы басма тиражын алсак та, аның байтак өлеше фәкать редакция журналистларының урыннардагы тырышлыгы белән бәйле. Кайдадыр җитәкчеләр булышлык итә, кемгәдер спонсорлар ярдәмгә килә. Димәк, без дә күпмедер дәрәҗәдә почта алдына куелган бурычларны үтәүгә өлеш кертәбез. Тик шунысы бар: почта хезмәткәрләре дә мондый ярдәмгә күнегеп бара төсле. Һөнәри бәйрәмнәрен дә онытмаска тырышабыз. Вакытлы матбугатка язылуда тырышлык салган хезмәткәрләргә бүләкләр дә жәл түгел. Гәрчә, бу очракта күбрәк журналистлар хезмәте билгеләнергә тиеш булса да.
Менә шундыйрак хәлдә бүген матбугат язмышы. Журналистлар укымлырак гәзит чыгаруга көч сала, җиң сызганып подписка чорында “чабабыз” һәм басмаларга альтернатив ысул белән язылганда, адресатларга үзебез илтеп тапшырабыз. Шундый шартларда тагын бер сорау туа: матбугат басмалары кемгә күбрәк кирәк? Гәзит-журнал алдыручы кешеләргәме, халыкны хезмәтләндерүче почтагамы?
Күптән түгел “Сельская газета” басмасында “Русия почтасы”ның җитди реформаларга әзерләнүе турындагы язма күзгә ташланды. Әгәр “иң югары” дәрәҗәдә хуплау табылса, якын киләчәктә әлеге тармакта зур үзгәрешләр булачак. Реформаларга старт бирелү белән почталар... спиртлы эчемлекләр, төрле дару һәм киң куллану товарлары белән дә сәүдә итә башлаячак. Ә менә ни рәвешле медицина хезмәте күрсәтә башлаячакларын һәм белем бирү белән шөгыльләнергә ниятләүләрен әлегә күз алдына китереп булмый.
Моңа кадәр авылда почтальоннарның чәй-кәнфит тәкъдим итүләренә күнегеп бара идек. Гәзитләре арасыннан ...бер шешә аракы чыгарып күрсәтүләрен ничегрәк кабул итәрләр икән? Почта тармагындагы глобаль үзгәрешләргә кысылырга, беренче карашка, безнең хакыбыз да юктыр кебек. Әмма әлегә илдә гәзит-журнал тарату белән көн күрүче почтаның аракы сатуга махсуслашырга җыенуы һич тә битараф калдырмый. Кемдер исәпләп тә чыгарган, имеш, 2023 елга матбугат басмалары кимү, хат белән аралашуның электрон вариантка күчү шартларында почта бүлекчәләрен күпләп тоту зыян китерә.
Мисал өчен шундый бер мәгълүматны китерү урынлы булыр. АКШта 546 мең почтальон әлегә кадәр адресатлар буенча көн саен 528 миллион хат, бандероль һәм посылка тапшыра. “Русия почтасы”нда исәптә торган 350 мең хезмәткәр елына 2,5 миллиард берәмлек корреспонденция эшкәртә, ягъни, АКШ почтальоннары шул ук күләмне биш көндә тапшыра. Шул ук чыганакка караганда, Франция һәм Германиядә ил эчендәге почта хезмәтләре бер көндә үтәлә, ягъни, хат-бандерольләрнең 95 проценты адресатка көнендә илтеп тапшырыла. Иң мөһиме, әлеге илләрдә һич тә почта хезмәтен үзгәртергә уйламыйлар.
Русиядә почта хезмәте илдәге стратегик предприятиеләр исемлегенә кертелгән иде, хәзер аны дәүләт компаниясеннән “непубличное акционерное общество” категориясенә кертүгә әзерләнәләр. Дәүләт думасы да хуплаган, дигән хәбәрләр йөри. Үзәк матбугатта бәян ителүенчә, ил күләмендә почта бүлекчәләрен киметеп, калганнарына өстәмә хезмәтләндерү юнәлешләре рөхсәт ителәчәк. Хәер, югарыда болары да уйланылгандыр. Чөнки “Русия почтасы”ның әлеге реорганизация өчен федераль бюджеттан 85 миллиард сум акча соравына каршы килүче булмады.
Күренүенчә, реформа тормышка ашса, почталарның, халыкка гәзит-журнал таратудан баш тартып, сәүдә ноктасы булып кына калуы да ихтимал. Эш урыннары кыскартылу, алкоголь сатылу, почта хезмәткәрләренең авыруларны дәвалый башлавы, билгеле, башта керемле күренер. Ләкин мондый реформа илдә почта тармагын тамырдан бетерүне аңлатмый микән? Дәүләт канаты астына яшеренеп, бәлки, югарыдагы түрәләр шәхси бизнес мәнфәгатен күбрәк кайгырта торгандыр? Югыйсә, “Русия почтасы”ның элекке җитәкчесе Дмитрий Старшнов та еллык премия бонусын 95 миллион сум алып, вазыйфасыннан колак какты. Урынбасарларына бүленгәне 270 миллион сумга җиткән. Эшне прокуратура тикшерә.
Редакция белән почта хезмәттәшлеге бер “чылбыр”га ялганган. Шуңа да андагы үзгәрешләргә битараф калу дөрес булмас иде.
“Медаль”нең икенче ягы да бар. “Дүртенче власть”ның яңа икътисади шартларда дәүләт тарафыннан тиешле дәрәҗәдә якланмавы җәмгыятьтә төрле сорауларга урын калдыра. Ничек кенә булмасын, басма матбугат бүген дә җәмәгатьчелек фикерен формалаштыруда иң ышанычлы көч һәм таяныч булып кала.
Язмамны Бонапарт Наполеонның, 1800 елда властька килгәч әйткән фикере белән тәмамларга телим. Хакимлек итә башлагач, ул беренче чиратта дошманнарыннан түгел, ә гәзит басмаларыннан курыккан. Парижда шул чорда нәшер ителгән 72 басманың 13ен генә калдырып, башкаларын тыйган. “Дошманнарча фикерле дүрт гәзит йөз мең штыкка караганда да куркынычрак”, — дигән ул.
Олег Төхвәтуллин.