+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax

Ачуланмагыз, агайлар, сездә дә үсә малайлар…

Аларның нәсел дәвамчысы, гаилә башлыгы, ил терәге булуы үзебездән тора.

Аларның нәсел дәвамчысы, гаилә башлыгы, ил терәге булуы үзебездән тора.

“Ир-егет нинди булырга тиешме? Ул үзенең сөйгәнен, үзенең кызларын, үзенең әнисен сакларга тиеш... Көчле, зирәк һәм киң күңелле булырга! Хәтта ул еракта булса да, алар аны якында итеп тоярга, үзләрен якланган итеп хис итәргә тиеш”. Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров моңа бәйле үз фикерен шулай белдергән. Чыннан да, үзенең якыннары янында тау калканы булырга әзер ирләр – алтын бәрабәренә. “Каян аласың инде аларны?” – дисезме? Тәрбиялисең! Синең улың, минем улым, аның улы чын егетләрчә тәрбия алса да, менә күпме ир асылы булыр безнең янда.

Борын-борыннан малайларны чын ир-ат итеп тәрбияләү өчен ике төп сыйфатны үсте­рергә кирәк, диләр.
Беренчесе – ир-ат үз янында булган хатын-кызны яклый белергә тиеш. Физик яткан – дошманнар һөҗүм иткәндә, ул хатыны һәм гаиләсе өчен калкан булып тора белергә тиеш. Матди яктан яклау: малайлар балачактан ук гаиләне карап тоту буенча бөтен җаваплылыкның үзләренә йөкләнүенең табигый булуын аңласын иде. Ә психологик яклау ни дигән сүз?
Хатын-кызларның фикер йөртүе бик җитез, кәефе дә көн саен үзгәреп торырга мөмкин. Ир-атка хатын-кызны истерика биләп ала торган мизгелләрдә каты булырга кирәк. Ул аның белән бергә күтәрелеп бәрелер­гә тиеш түгел. Ир-атка хатын-кыз ярдәменнән башка аның үзе белән килешеп эшләве авыр, ул аны тынычландыра бе­лергә тиеш, аның бурычы – хатын-кызны тынгысызлыктан саклау, кайгыртучанлык һәм ярдәм күрсәтү.
Һәм чын ирнең икенче сыйфаты – үз хисләрен “йөгәндә” тота белү. Әйтик, ир эштән өйгә кайтып килә, ни күрә, аның дуслары барда, яисә башка аулак урында кәеф-сафа кора, футбол карый, сыра эчә... Я булмаса, ул парк буйлап бара, ымсындырып матур кыяфәтле кызлар йөри. Ә ул яныннан узып китәр­гә тиеш. Бу – чын егетлек сыйфаты. Әгәр өйдә сине көткән гаиләң турында уйлый белсәң, димәк, син — көчле, акыллы ир-ат.
Үз хисләрен контрольдә тотмый торган ир-ат шул ук барга кереп, сыра алачак, дуслары белән онытылганчы күңел ачачак, хатыны көтүгә карамастан, кызлар белән танышачак. Мондый мөнәсәбәт­ләрдә бәхет озак тоткарланмаячак.
Малайларны тәрбияләү буенча Интернет киңлекләрендә шактый кызыклы алымнар тәкъдим итәләр. Әмма шуңа әзер булыйк, алар фикеренчә, без малайларны бөтенләй тәрбияли белмибез икән. Алар ялкау, начар укый, җавап­сыз, кыңгыр эшләрне дә ешрак алар кыла. Малайларны тәр­бияләүгә битарафлыктанмы бу? Әллә соң малайлар дөнья­сына ачыласы ишекнең ачкычын таба белмибезме? Күрәсең, соңгысы дөреслеккә якынрактыр. Килә­чәктә чын ир булырга тиеш ул малайларның тәрбия дилбегәсе хатын-кызлар кулында бит. Бакчада аларны без тәрбиялибез, мәктәптә без укытабыз, югары уку йортында тагын без. Хәтта гаилә коргач та ирләргә баш булырга омтылабыз. Ир-егетнең табигате нинди? Алар үзләре чын ир-ат нинди булырга тиеш дип саный? Хатын-кыз моны беркайчан да тулысы белән аңлап бетерә алмас. Әмма бүген бер нәрсәне ачык бе­ләбез: малайларга ир-ат даирәсе җитми. Хатын-кыз арасында гына кайнашканлыктан, ир-атның тормышта тоткан урынын аныкламый үсә улларыбыз.
Сезнең дә хатын-кызлар авызыннан: “Үземне аңлый торган ир-ат очратмадым”, – дигәнне ишеткәнегез бардыр. Хатын-кызны аңлый алмаучы ул ир-атны хатын-кыз үзе тәрбияләгән бит, югыйсә. Нигә шулай килеп чыга соң? “Әни, сине берәүдән дә рәнҗет­термәм”, – дип, йомшак куллары белән әнисенең муенына сарылучы малайдан нигә соң әле хисләргә саран егетләр үсә? Тормыш кануннары буенча, ир-егет үзен кулда тота белергә, салкын акыл белән эш итәргә, хисләрен ачыктан-ачык күрсәт­мәскә тиеш. Хатын-кыздан аермалы буларак, аңа еларга, киреләнергә ярамый. (Малайлар иң күп ишетә торган сүздер ул: “Син кыз мәллә?”) Бүгенге психологлар беравыздан тәкъ­рарлый: ир-егетнең хисләре кечкенәдән бастырыла. Ә бит галимнәр күптән ачыклаган: кешенең хисчәнлеге аның интеллектын билгели. Кешенең акыл үсешеннән тыш, әле хисләр дөньясы, хисләр байлыгы да бар. Хисләр байлыгы – үз-үзеңнең һәм башкаларның хис-тойгыларына сизгерлек, аларны аңлый, кабул итә белү. Малайларның хис-тойгыларын бастыру киләчәктә психологик кыенлыклар тудырачак икән. Бу проблема бигрәк тә үсмерләргә хас. Эмоциональ наданлык аларга яшьтәшләре белән аралашканда комачаулый. Көчләү, үзара сугышу, берничек тә аңлатып булмый торган вәхши­лекнең сәбәбе – ир баланың тормыштагы бөтен нәрсәне көч белән үлчәргә омтылуы. Мондый проблемалар булмасын өчен ир баланы кечкенәдән үз хисләрен аңлый белергә өйрәтергә кирәк, ди алар.
Кызларга караганда, малайлар үз-үзенә бәяне түбәнрәк куя. Аның күңеле көн саен батырлык кылырга чакыра (ниш­лисең, табигате шундый), ә инде уңышсызлыкка очраса, күңеле шундук боега. “Сизгерлеген үстерим дисәгез, улыгыз белән хис-кичерешләрегезне ешрак уртаклашыгыз, – дип киңәш бирә психологлар. – Башка­ларның да хисләрен тасвирларга тырышыгыз. Музыка, кино, әдәбият – хисләрне үстерүдә иң зур ярдәмчеләр. Улыгызны хисләрен яшермәскә өйрәтегез. Көчсезләрне кызгансын, аларга ярдәм кирәген белсен. Ятим көчекне кызганудан күзләренә яшь тулган балагыздан көлмәгез, оялтмагыз. Аны аңлавыгызны, кече күңеллеле­генә куануыгызны белдерегез”. Танылган сексолог һәм социолог, профессор Игорь Конның “Мальчик – отец мужчины” китабында мондый юллар бар: “Балаларны нәрсәгә өйрәтергә кирәклеген җитәкче әфәнделәр яхшы белә. Ә ничек өйрәтәсен педагогика профессорлары хәл итә... Ә менә социологлар, дөньяның кая таба барганына карап, малайларны ничек тәр­бияләргә ярамаганын әйтеп бирә”.
Тәрбиянең төп нигезе – үрнәк. Ир бала янында үрнәк алырдай ир-ат булу кирәк дисәк, бу – ачыш булмас. Борынгылар малайларны ничек тәрбияләргә дип, баш ватмаган. Малайны ир-ат тәрбияләргә тиешлеген белгән алар. Ир баланың эчке дөньясын ир кеше генә аңлый ала. Чөнки бу кичерешләрне кайчандыр ул үзе дә кичергән. Әле безнең үзебездә, татарларда да, һөнәргә өйрәнсен, дөнья күрсен, чарлансын, дип, ир баланы берәр һөнәр иясенә өйрәнчек итеп бирә торган бул­ганнар. Бүген бу остазлык вазыйфасын спорт тренерлары, укытучылар, туганнар яки гаилә дуслары арасыннан баланың хөрмәтен казанган берәр кеше башкара ала. Ә андый кешенең булуы бик кирәк.
Ир-егет булып җитлегү дәверендә ир бала өч чор кичерә. Беренче чорда – туганнан алып алты яшенә кадәр бала әнисенә “чытырдап” ябышкан була әле. Әмма бу әтинең роле аз дигән сүз түгел. Ир бала әти белән үсәргә тиеш. Әти – канун. Әнинең бурычы – баланы ярату булса, әтинең бурычы – өйдәге кагыйдәләрне булдыру, аларның үтәлешен таләп итү. Әти әйткән “ярамый!” һичшиксез, үтәлергә тиеш.
Икенче чор ундүрт яшькәчә дәвам итә. Бу чорда бала аңлы рәвештә әтисенә тартыла, аңа карап, ир-ат булырга өйрәнә. Улларын ялгызы гына үстерүче әниләр аның бу таләбен аң­ларга тиеш. Әтисе булмаса ни, туганнар, дуслар арасында баланың аңлаучысы, киңәшчесе булырдай кеше табылырга мөмкин. Нәкъ шушы яшьтә ир балалар малайлыкның тәмен-ямен тоя башлый икән.
Өченчесе – үсмер балигълыкка ирешкәнчегә кадәрге чор. Бу – иң катлаулы чор. Әти-әни инде икенчерәк планга күчә. Баягы остазлык дигәнебез, шушы чорда аеруча мөһим. Ир балага тормыш югары таләпләр куя. Шәфкатьле дә булсын ул, җебеп тә төшмәсен, кыю да булсын, куркыныч вакыйгаларга да тарымасын, акыллы да, эшчән дә булсын, четерекле хәлләрдән чыгу җаен да таба белсен... Шушы сыйфатлар ир балага барысы да берьюлы сыеп бетәргә тиеш.
Әниләргә киңәш: малайларны кечкенә вакытта иркәләүдән курыкмагыз. Яратуыгызны гел белдереп торыгыз. Сез аның киләчәктә хатын-кыз белән ике арадагы мөнәсәбәтләренә нигез саласыз. Ә менә үсмер улыгызны алдыгызга утыртып сөю дөрес түгел. Бу яшьтә ма­лайларның сексуальлеге формалаша һәм сезнең иркә­ләү-назлавыгыз аңарда дөрес булмаган эротик тәэсир калдырырга мөмкин. Улыгыз ничә яшьтә генә булмасын, аның кыюлыгын күреп, мактап торыгыз. Аның янында үзегезне көчсез, яклауга мохтаҗ хатын-кыз итеп күр­сәтегез. Улыгызны “өф-өф” итеп кенә үстермәгез. Үзе тотып карамыйча, чәй­некнең чынлап та кайнар икәненә ышанмаячак бит ул.
Малайларны гел ачуланып тору, аларда дөньяга карата үч тудыра. Танылган инглиз педагогы Роджер Эшемның мондый сүзләре бар: “Ир балада тырышып уку теләген фәкать мактап кына уятып була”. Улыгызны ял­гыз гына үстерәсез икән, аны һичшиксез, берәр спорт түгәрәгенә бирегез. Түгәрәкнең җитәкчесе ир-ат булсын. Киңәш сорардай ир-ат дусты булырга тиеш аның.
Әтиләргә киңәш: улыгызның күз яшьләреннән көлмәгез. Аны сүз белән “чеметмәгез”, бигрәк тә иптәшләре янында. Улыгыз­ның гел яныгызда чуалуына ачуланмагыз. Киресенчә, кадак какканда, шөреп борганда, базардан бәрәңге алып кайтканда (гәрчә улыгыз өч кенә бәрәңге күтәрә алса да) аның ярдәме алыштыргысыз булуын әйтегез. Үз көченә ышанып үссен. Улыгызны кыйнамагыз. Көч куллану һәрвакыт үч алу теләге тудыра. Бала күңелендә бу теләк туплана килеп, ахыры аяныч булырга мөмкин.
Джон Локкның 1693 елда язган “Тәрбия турында кайбер фикерләр” трактатында бик үтемле фикер бар: “Кем дә кем улының хөрмәтен казанырга теләсә, ул кеше иң элек улын үзе хөрмәт итсен”. Үсмерлек чорында малайлар өчен әти кеше авторитет булудан туктарга да мөмкин. Чит ир-ат үз әтисенә караганда акыллырак, уңышлырак булып күренә аның өчен. Бер гыйбарәне ишет­кәнегез булдымы икән: “Кечкенә вакытында малай үзенең әти­сеннән үрнәк ала, үсмер чорда әтисен дөньяның бер булдыксызы дип саный. Ә инде үзе өйләнеп, балалар үстерә башлагач, әтисенең ярыйсы гына кеше булганына төшенә”.
...Елак малайдан, шырпылы керпе кебек кабарырга гына торган үсмер, соңрак “танавына ис кергән” егет, ә аннан инде яшь гаилә башлыгы, әти кеше. Безнең уллар шулай бара тормыш юлыннан. Ә аларның нәселнең лаеклы дәвамчысы, кирәк чакта калкан, ил терәге була алуы бездән тора. Бездә дә үсә малайлар...

Резида ВӘЛИТОВА.
Фото6 "Башинформ"







Читайте нас