“Акча бездә бер мукча!” дигәндәй, һөнәри журналистлык эшчәнлегем башланган 1971 елдан алып командировкаларда язып тутырылган куен дәфтәрләрем (блокнотларым) бер капчык булган иде. Тупас киндердән тегелгән, ашлык, бәрәңге сала торган капчык. Ул блокнотларымның һәрберсенә номер сугып, башланган һәм тулган датасын язып куйганмын. Кайберләренең исемнәре дә бар. Мәсәлән, “Самотлор дәфтәре”, “Самотлор дәфтәре №2”, “Вьетнамга сәяхәт” һәм башкалар.
2014 елда яшәү урынын алмаштырганда, андый кап-чыкларның һәм тартмаларның кирәгеннән артык күплеге ачык күренде, эчне пошырды һәм аларның бер өлешен юк итүнең әлләни зыяны булмас дигән фикергә киленде. Чыннан да, ул куен дәфтәрләрендәге мәгълүматларның иң мөһимнәре гәзит битләренә күчә барган. Аннары, бик күптәннән — егерме еллар чамасыдыр — блокнотлар белән файдаланмыйм. Яза торган кешемнең сөйләгәннәрен, күргән-ишеткәннәремне аерым кәгазь битләренә терким, материал гәзиттә чыккач, ул кәгазьләрне ташлыйм.
Теге киндер капчыктагылардан “Самотлор дәфтәре” дип аталганы гына ниндидер хикмәт белән сакланып калган. Берәр вакыйганы, фактны искә төшерер өчен эзләп табып, редакциягә алып килгән-мендер. Әле дә ул эш өстә-лемдә ята.
...Алтмышынчы-җитме-шенче елларда БАМ, КамАЗ, Самотлор исемнәре телләр-дән төшми, романтика, энтузиазм, хезмәт батырлыгы символы буларак яңгырый иде. Яшьләр оешкан рәвештә дә, берәм-сәрәм дә аларга агылды. Салават шәһәрендә яшәгән бертуган Марат абыем — кешеләр белән тиз аралашучы кыю, тәвәккәл зат – Көнбатыш Себердәге Самотлор нефть ятышына, шәһәр статусы бирелергә торган Түбән Вартага эшкә барып урнашты. Тиздән җиңги белән кечкенә кызын кайтып алды. Шул ук Салаваттагы энекәшне, гаиләләре белән абыйны һәм сеңелкәшне, шулай ук башка туганнарны, дусларын да әкренләп үз янына җыйды.
1974 елның җәендә авылга ялга кайтканнар иде. Мин дә — Авыргазы район гәзите хезмәткәре — чираттагы ялымны алып, аларга ияреп кунакка киттем. Самотлорга ул вакытта тимер юл да, машина юлы да юк, бару-кайту тик самолет белән генә иде. Яңа башланган блокнотыма самолетның һавага күтәрелү вакытын, очучының һәм стюардессаның исем-шәрифләрен дә теркәп куйганмын.
Кунак булып кына йөрмә-дем, әлбәттә. Барган көнне үк абыйлар нефтьчеләр белән таныштыра башладылар. Вахта автобусына утырып, буровойларга чыгып киттем, байтак нефтьчеләр белән сөйләштем. Шул елны гына Социалистик Хезмәт Герое булган райондашым — Мәсәйле авылында туып-үскән бораулау мастеры Григорий Кузьмич Петров эшләгән буровойга барып җитәр өчен бетон түшәлгән юл беткән урында автобустан төшеп, тягачка утырырга кирәк булды. Вакытлыча салынган тайга юлы — бер-берсенә беркетелгән бүрәнәләр өстеннән тирбәлә-тирбәлә янә 16 чакрым үттек. Аста сазлык, уңда да, сулда да күлләр, башлары күккә ашкан кедрлар, каеннар, наратлар...
Петров бригадасы бер үк вакытта ике “куак”ны монтажлау өстендә иде. “Куак” дип авыш җиде скважинадан торган буровойны атыйлар икән. Монысы да җитештерүчән-лекне күтәрә торган яңалык.
Һәрвакыт көләч йөзле, теләсә кем белән минутында уртак тел табып, ягымлы итеп сөйләшә торган кеше булып чыкты райондашым. Ул монтажланып торучы буровойларны күрсәтә-күрсәтә, үз егетләре белән таныштыра-таныштыра, Себернең киләчәге, Самотлордагы нефть запасы, “куак” ысулы белән бораулау-ның гадәти ысулдан өстен-леге турында мавыктыргыч итеп сөйләде. Авыргазы районы эшчәннәренең уңышлары белән кызыксынды, якташларга кайнар сәлам тапшыруны үтенде.
Кайткач, “Самотлорны буйсындыручылар” дигән юл язмалары барлыкка килде. Бик күтәренке рух белән тиз язылды. Ул заманда нефть тә, илнең башка табигый байлыклары да гомум ил өчен, халык мәнфәгатьләрендә тотыныла иде бит. Нинди генә тармакта да — нефть, газ, руда чыгарудамы, төзелештәме, игенчелектә яки терлекчелектәме — кешеләр якты киләчәккә өметләнеп эшли һәм ул өметләр аклана иде. Бүгенге хәлләр беркемнең дә башына килмәгәндер.
Юл язмаларым район гәзитенең өч санында чыкты. Саннан-санга басылучы материал район гәзите өчен бик сирәк күренеш.
“Самотлор...”ны “Кызыл таң”га да җибәргән идем. Язганым артыннан юллау, кемгәдер шалтырату гадәте юк бит инде. Ул бик озак вакыт күрен-ми торды. Сәнәгать бүлеген-дәге журналист эштән киткән, минем материал папкасында ятып калган. Ә ул папка очраклы рәвештә җаваплы секретарь Тамьян Бикмаев кулына килеп эләккән. Ул бернинди үзгәртелүсез гәзитнең 1974 елгы 25 декабрь санында “Якташлар” дигән баш астында басылды.
Гәзиттә аңарчы да күренгә-ләп торсам да, монысы язмышымны хәл иткән материал булды. Тамьян абый район һәм редакция җитәкчелә-реннән минем хакта белешкән. Үземә дә шалтыратты һәм гыйнвар башында сессиягә килгәч, үзе янына килеп күренергә кушты. Университеттагы имтиханнар арасында йөгереп барып килдем. Сессия тәмамлану белән районга кайтып әйләнергә дә тиз үк “Кызыл таң”га эшкә килергә тиешлегемне әйттеләр.
Өч ел элек район гәзитенә берничә минут эчендә кабул ителсәм, аннан эштән китү берничә көнгә сузылды. Мин “кыйммәтле кадр” булып чыкканмын да, югарырак вазыйфаларга тәгаенләнүем күздә тотылган икән, имеш.
1975 елның 21 гыйнварында “Кызыл таң”да эшли башладым. Ел тәмамланыр алдыннан чираттагы ялым исәбенә берничә көн алдым да, 1976 елны каршыларга самолетка утырып, Самотлор тарафларына очтым. Кунак булырга һәм нефтьчеләр турында тагын юл язмалары бирергә. Григорий Петровка якташларның сәламен тапшырдым. Башкортстаннан барган тагын бер нефтьчегә күптән түгел генә Социалистик Хез-мәт Герое исеме бирелгән икән. Ул — Яңавыл районы-ның Байгуҗа авылында туып-үскән Сабит Фатыйх улы Ягафәров.
— Яңа Героебыз әле шәһәргә якын буровойларның берсендә эшли, янына хәзер үк китү хәерле булыр, мин хәбәр итәрмен, — дип миңа ярдәм итәргә ашыкты бораулау эшләре идарәсенең үзәк инженерлык-технологик хезмәте начальнигы, Балтач районы егете Дамир Нурисламов.
Вахта алмашынган чакка туры килгәнлектән, Ягафәров-ны көтәргә “контора”га кереп торырга куштылар. Ике вагон-йортның берсендә кухня һәм ашханә урнашкан, икенчесен-дә — ял бүлмәсе, кызыл почмак һәм элемтә үзәге. Кызыл почмакта тоташ Көнбатыш Себер нефтьчеләренең, аерым алганда Ягафәров бригадасының соңгы елларда иреш-кән уңышлары, алда торган бурычлары турында сөйләүче материаллар белән таныша-таныша вакыт үткәне сизелми дә калган.
— Самотлорның адымнары белән кызыксынасызмы, якташ?
Тыштан үзе белән әллә никадәр салкын ияртеп, Сабит Фатыйх улы килеп керде. Ул зур йонлач бүреген салып, эссе бәреп торган батарея янына куйды. Кулъяулыгы белән маңгаендагы тирен сөртте, тунының өске төймәләрен ычкындырып җибәрде.
— Бүген чын-чыннан Себер кышына охшады, — дип дәвам итте ул. —Югыйсә, кыш уртасы җитте, ә салкынлыкның илле градуслысы булганы юк. Җиле көчле булмаса, андый суык нефтьчегә комачауламый...
Самотлордагы бик күп алдынгы бораулаучылар кебек, Ягафәров егетләре дә вакытны узып эшли икән. Коллектив әгъзаларының яртысы Башкортстаннан барган. Бригадирның бертуган энесе Риф Ягафәров белән Рәкыйп Гатауллин кебек җир асты хәзинәсен чыгаруда күп еллар эшләүче ветераннар да, хезмәт юлын яңа башлаган Габдулла Дияров белән Вячеслав Герасимов кебек яшьләр дә бар. Аларга нык таяна бригадир.
...60нчы-70нче елларда гына исеме телләребезгә килеп кергән һәм бөтен дөньяга таралган Самотлор! Шул исемдәге күл Төмән өлкәсе Ханты-Манси милли округының көнчыгышында, Түбән Варта шәһәреннән 30 чакрым һәм Мегион поселогыннан шул кадәрле үк ераклыкта урнашкан. Тирән түгел. Мәйданы 8гә 12 чакрым. Хант телендәге “Самлар” сүзеннән урысчага “Самотлор” булып күчкән. Ә картографлар игътибарсызлык аркасында аны “Самотлор”га үзгәрткәннәр. Кулланышка бер кереп киткәч, аны дөресләү мөмкин дә булмаган. Шулай да, урындагы халык аны элеккечә “Самлар” дип йөртә.
Күлнең астында — планетада иң зурлардан булган нефть ятышы. Ул Г. Норкин җитәкчелегендәге геология разведкасы тарафыннан ачылган. Иң тәүге нефть скважинасын мастер С. Повх бригадасы 1969 елның 2 апрелендә сафка бастырган. Бу — Самотлор нефтенең туган көне. Аны хаклы рәвештә “ХХ гасыр ачышы”, “Илнең нефть хәзинәсе” дип атадылар. “Самотлор байлыгы ягыннан өч нефть Бакуына тиң” дип яздылар гәзитләрдә.
Түбән Варта исә Объ елгасындагы пристань булган. 1962 елда биредә нефть эзләүчеләр эшли башлагач, пристаньнән 5-6 чакрым көн-батыштарак тайга эчендә сазлык өстендә яңа шәһәргә нигез салганнар. 1972 елда аңа шәһәр статусы бирелгән.
Ә безнең якташ Геройларга килгәндә, Григорий Петров 1991 елның декабрендә 60 яшен тутырып пенсиягә чыккан, әле дә Төмән шәһәрендә яши булса кирәк. 1935 елда туган Сабит Ягафәров 46 яшендә фаҗигале рәвештә һәлак булды, диделәр. Әйткәндәй, ул “Кызыл таң”ның элекке баш мөхәррире Марат Муллакаев белән бер авылдан иде.