+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

“Әнием, сез бәхетле буын кешеләре!”

Бүгенге эстрадага бер караш.

Бүгенге эстрадага бер караш.

Бу хәл күптән түгел генә булды. Кызым янына аның бүлмәсенә кердем. Ул гадәттәгечә, колакчыннарын киеп утырган, үзе имтиханга әзерләнә. Мине күрүгә колакчыннарын салды да:
— Әнием, сез бәхетле буын кеше­ләре! — диде.
— Нигә алай дисең, кызым? — дип сорыйм.

— Сез мәгънәле җырлар тыңлап үскәнсез. Элеккеге җырларның сүзлә­рендә – мәгънә, көендә — наз, ниндидер якты нур бар. Алла Пугачева, Мөслим Магомаев, “Ласковый май”, Фәридә Кудашева җырларын гына искә алсаң да.
— Пугачеваны мин “үлеп” яратам дип әйтә алмыйм. Ә шулай да нәрсә булды? Үзең урыс теленнән биремнәр эшлисең, үзең музыка турында сөйли­сең? — димен аптырап.
— Син бит минем музыка белән өйгә эшләрне эшләргә яратканны беләсең. Менә телефоныма яңа җырлар туплаган идем. Тыңларлык бер юньле җыр юк. Сүзләре мәгънәсез.
— Тыңлама! Сиңа аларны тыңларга кем куша?
— Ә кемне тыңларга соң? Гел генә классик музыка тыңлап булмый бит.
Мин яшь буын вәкиле буларак, үземнең чор музыкасын да тыңларга тиешмен. Әйе, татар эстрадасында Ришат Төхвәтуллинны, Илназ Сафиуллинны тыңлый алам. Урыс эстрадасында соңгы вакытта популяр бул­ган, чыгышы белән Уфа егете, “Пицца” төркемен оештырган Сергей Приказчиковны тыңлыйм.
— Инде ул “Пицца”ны тыңларга ун яшьлек энегезне дә өйрәттегез. Көне-төне шуның җырларын җырлап йөри. Ул бит попса.
— Әнием, ул попса булса да, Сергей Приказчиков җырлаган җырларда мәгънә, яхшылыкка өндәү, киләчәккә ышаныч уятучы сүзләр бар, — диде дә, — “Я люблю тебя, жизнь, и это хорошо-о-о-о”, — дип инде миңа да күптәннән таныш булган җырны үзалдына көйли дә башлады. Аннан соң, сөйләшүебезне дәвам итеп:
— Соңгы вакыттагы барлык музыкаль рейтингларның иң югары баскычында торган, иң модалы җырны тыңлыйсыңмы, — дип, кызым колакчыннарын бирде. Мин дикъкать белән җырны тыңлый башладым. Тик шакы-шокы көй арасында яңгы­раган бер генә сүзне дә аңларлык түгел иде. Мине күзәткән кызымның авызы ерыл­ган. Ул:
— Ничек, ошыймы? — дип сорый.
Мин, сүзләрен аңламыйм, димен. “Делать деньги” дигәнен дә ишетми-сеңмени? — дигәч, барлык игътибарымны җыеп, тагы колакчыннарны колагыма куйдым. Бик тырышкач, чынлап та, шул “Делать деньги” дигән сүзләрнең кабатлануын ишетә алдым.
— Соңгы вакытта шушы җырны минем барлык сыйныфташларым “үлеп” тыңлый. Чөнки ул иң модалы дип санала. Шушыны тыңлагач, “Минем үз балаларыма: “Менә без яшь чакта шул җырчыны тыңлап үстек”, — дип әйтерлек җырчы да юк бит” дигән уй башымда туды. Син безгә үзеңнең балачакта, яшьлегеңдә тың-лаган җырларны көйләп тә, җырлап та күрсәтә аласың. Ә мин үз балаларыма акча, аракы, наркотик, секс турында җырлап күрсәтергә тиеш булып чыгаммы? Бу бит куркыныч. Һәр сүз зур көчкә ия. Әле урыс теленнән имтиханнарга әзерләнгәндә мин моңа тагы бер кат инандым, — диде кызым.
Сүз көчен үзем дә бик яхшы белгәнгә күрә, кызыма артык борчылмаска кушып, кәефен күтәрердәй сүзләр әйтеп, бүлмәсеннән чыктым.
Әйе, уйланырлык урын бар шул. Олы тормыш юлына аяк басарга торган 17 яшьлек бала үзенең киләчәген күзаллап, хафага калып, күңелен шомлы уйланулар да биләп алган.
Бүген һәркемнең нинди җырны яки җырчыны тыңларга сайлау мөмкинче­леге булса да, көне-төне радио, телевидение, Интернет челтәрләре аша рекламаланган “тозсыз”, мәгънәсез, ике нотага төзелгән моңсыз җырлар яңгырагач, алар әкренләп игътибарны җәлеп итә. Сәхнәдән нәрсә пешереп бирәсең, тамашачы шуны ашый булып чыга. Капканын төкерергә һәркемнең дә кулыннан килми.
Искә алсагыз, сәхнә тигез җирдән күпмедер дәрәҗәдә югарырак тора. Димәк, сәхнәгә күтәрелгән кеше башкаларга нәрсә булса да әйтергә, нинди дә булса уй-фикер җиткерергә тиешле. Шуңа күрә дә, сәхнәдә нәрсә булса да күрсәтелсә, димәк, ул шулай булырга тиеш, дип кабул ителә. Тама-шачының зәвыгын сәхнә тәрбияли һәм, киресенчә, сәхнәне тамашачы тәрбияли. Менә шулай итеп, “йомык боҗра” килеп чыга.
Зәвык, дигәннән, күп очракта концерт, театрларга йөргән тамаша­чының зәвыгы югары дип әйтерлек түгел. Әлбәттә, чын сәнгатьне аңлаган тамашачылар да юк түгел. Алар опера һәм балет театрына йөри, симфоник оркестрның чыгышларын да калдырмый. Тик татар-башкорт эстрадасы концертларындагы, спектакль­ләрен­дәге күренешләргә мин кайвакыт хәйран калам. Моны дәлилләр өчен үз күзләрем белән күргән ике генә мисал китерәм. Беренчесе: бик популяр артистның концерты вакытында тәнәфескә чыктык. Буфет тирәсендә чират, кешеләр кайнаша. Бер өстәл янында 5-6 кеше җыелып, өстәл коралар. Хатын-кызлар сумкаларыннан берәм-берәм ашамлык чыгара. Хәтта берсе сумкасыннан бер өем майлы тәбикмәк тә тартып чыгарды. Ул арада ике-өч ир шешә һәм пластик стаканнар тотып килеп тә җитте. 15 минутлык тәнәфес вакытыннан соң, күпләрнең күзләре майланып, авызларыннан аракы исе аңкып торган килеш залга кереп утырды. Икенче мисал: затлы фестиваль концерты бара. Монда инде чын сәнгатьне аңлаганнар күбрәк җыелган иде. Әлеге дә баягы тәнәфес вакытында, эчәргә су эзләп, кафе ягына юлландым. Гадәттәгечә чиратта басып торабыз. Шул вакыт бер ханым буфеттагы сатучыдан коньяк яки аракы таптыра башлады. Тегесе, бездә исерткеч эчемлекләр сатылмый, дип аңлатып карады. Тик хатынның моны ишетәсе дә, аңлыйсы да килмәде. — — Концертка килеп, 100 грамм да эчеп, күңелне күтәрмәгәч, концерт буламыни инде ул? Менә мин фәлән-фәлән ДКга да концертка даими йөрим. Эчмичә кайтканым юк, — дип сөйләде дә, сүгенеп китеп барды. Бу хәлне күреп, минем кәефем кырылды, караган концерттан алган барлык уңай тәэссоратларым юкка чыкты. Ир кеше шулай тавыш чыгарса, аның андый кыланышына бераз ташлама биреп булыр иде. Ә монда — концертка килгән хатын-кыз аракы таптыра... Менә шулай, “Атта да, тәртәдә дә гаеп бар”, дигәндәй, сәхнә түрен яулаганнарда да, залда утырган тамашачыларда да гаеп бар.
“Кызыл таң” гәзитенең 2020 елның 21 февраль санында чыккан “Исән чакта халкыма хезмәт итәчәкмен!” дигән әңгәмәдә танылган композитор, автор-башкаручы, Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татар­станның атказанган артисты Ризван Хәкимов “Бүгенге көндә эстрадабыз планкасын югарырак күтәрер өчен нәрсә эшләргә кирәк?” — дигән сорауга болай җавап биргән иде: “Минемчә, бу сорауны дәүләт дәрәҗә­сендә күтәрергә кирәк. Сәхнәгә чыккан артистларны һәм алар башкарган әсәр­ләрне ниндидер тикшерү һәм сайлап алу кирәктер. Совет чорындагы худсоветлар булса, бу кадәр шакшылык, кеше алдаулар сәхнәгә менмәс иде, дип уйлыйм”.
Белмим, ул совет чорындагы худсоветлар яңадан кертелерме? Кертел­сә дә, моңсыз, мәгънәсез җырлар тыңлап үскән берничә буынга аның ярдәме тиярме? Монда “Ана сөте бе­лән кермәгән, тана сөте белән керми” дигән мәкальне куллану урынлы булыр, минемчә.
Ризван Хәкимов белән булган әңгәмәдән тагы бер соравымны ките-рәм: “Ничек кенә булмасын, халык бүген, заллар тутырып, җиңел-җилпегә йөри. Моны ничек аңларга соң?” Риз­ван Хәкимов: “Бу турыда минем дә күп уйланганым бар. Күпчелек халык-ның зыялылыгы, мәдәниятлелеге кимеде. Тик минем бер нәрсәгә иманым камил: бу — вакытлыча күренеш. Дөресрәге, әлегә зал җыючыларның кайберләре бер көнлек сәхнәдә яши һәм эшли. Бер җыр яздырып, аңа клип төшереп, телевидениегә бирәләр дә, “мин — җырчы” дип йөриләр.
Ә чын артист булыр өчен, Салават, Хә­ния кебек халкың өчен йөзеп эшләргә кирәк.
Чын сәнгатьне халык бервакытта да онытмый. Халкына хезмәт иткән шәхесләрнең исемнәре, иләк аша үткәрелеп, тарихка языла бара. Андыйларга мин Илһам Шакиров, Әлфия Афзалова, Фәридә Кудашеваны кертер идем”.
Хәзерге чор артистларына, сәхнә­дәге үз урынын югалтмас өчен, замана белән беррәттән атлап барырга да кирәк. Мин инде моны Интернетны күз алдында тотып әйтәм. Тамашачысын югалтмас өчен күпләр социаль челтәрләрдә үз сәхифәләрен алып бара. Бу инде замана таләбе буларак кабул ителә һәм бу күренешкә өйрәнеп бетеп барабыз. Монда да кайсы артистларыбыз шәхси тормышларын тыйнак кына күрсәтсә, кемдер көненең һәр минутын ничек үткәргәнен диярлек куеп бара. Менә шул социаль челтәр­ләрнең берсен “актарып” утырганда, Инстаграмда, tatar_estrada сәхифәсе­нең үз әбүнәчеләренә тәкъ­дим иткән Илсөя Бәдретдинова белән булган интервьюдан өзеккә игътибар иттем. Улы белән булган әңгәмә турында сөйли җырчы. Шул юллардан берничә-сен сезгә тәкъдим итәм: “Бер көнне аптырап калдым... Улым яныма килде дә: “Әни, син иҗат кешесеме?” — ди. “Әйе”, — дип җавап бирдем. “Юк, син иҗат кешесе түгел. Син — бизнесвумен. Бөтен татар эстрадасы — бизнесменнар, шуңа күрә дә сәнгать шундый хәлдә. Син бит һәрчак: “Бу җырны җырласам, халык кабул итә алыр микән?” — дип уйлыйсың. Ахыр чиктә ул җыр белән акча эшләп буламы-юкмы, шуны уйлыйсыз. Ә иҗат кешесен ул башка кеше фикере бөтенләй дә кызыксындырмаска тиеш. Йөрәге, күңеле нәрсә куша — ул шуны эш­ләргә тиеш”, — ди. Аннан соң җырчы улының тормышка карашы башка булуын, аның һәрнәрсәгә үз фикере барлыгын да әйтә. Ничек кенә булмасын, яшь егетнең сүзләрендә хаклык, ә өлкәннәргә уйланырлык урын бар. Әйе, безнең ул һәм кызларыбызга да үз балалары: “Әнием, сез бәхетле буын кешеләре”, — дип әйтерлек булсын иде...

Зөһрә ИСЛАМОВА.


Читайте нас