+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Колорадо коңгызының ватаны Америкамы?

Бу бәрәңге корткычы безнең якларга ничек килеп эләккән?Күптән түгел Башкортстанның Матбугат архивында иске гәзит төпләмәләре белән танышканда бик кызыклы мәкаләгә тап булдым. Җәй буе халыкны иза чиктергән колорадо коңгызы турында СССРда 50нче елларда ук билгеле булган икән...

Бу бәрәңге корткычы безнең якларга ничек килеп эләккән?

Күптән түгел Башкортстанның Матбугат архивында иске гәзит төпләмәләре белән танышканда бик кызыклы мәкаләгә тап булдым. Җәй буе халыкны иза чиктергән колорадо коңгызы турында СССРда 50нче елларда ук билгеле булган икән...

“Красная Башкирия” гәзитенең 1950 елның 19 июль санында СССР Авыл хуҗалыгы министрлыгының авыл хуҗалыгы үсемлекләренең карантин бүлеге начальнигы А. Ефимовның “Колорадо коңгызы – бәрәңге өчен куркыныч корткыч” дигән күләмле мәкаләсе басылган. Белгеч болай дип яза: “Агымдагы елның 24еннән 25 маена, Америка самолетлары, Венгрия Халык Респуб­ликасының чиген бозып, аның территориясенә кереп бик күп колорадо коңгызы ташладылар.
Колорадо коңгызы — авыл хуҗалыгы культуралары өчен бик куркыныч бөҗәк. Ул тиз үрчи һәм бик күп ашый. Шуның өчен дә Америка империалистлары аны демократик илнең икътисадына зыян салу өчен сайлаган. Америкалыларның шундый провокация актлары нәтиҗәсендә колорадо коңгызы Германия, Польша, Югославия, Австриянең бик күп район­нарының бәрәңге басуларына таралды, Венгрия, Румыния һәм Болгариягә яный башлады.
Советлар Союзының ярдәме белән Германия Демократик Республикасында, Чехословакиядә колорадо коңгызын бетерү буенча зур эш башкарыла...”
Арытаба автор колорадо коңгызы белән таныштырып үтә. Ул — яфрак коңгызлары гаиләсенә караган бөҗәк. Гәүдәсе кабарынкы, ата бөҗәк озынлыгы 7-10 миллиметр, анасы – 9-12. Төсе кызгылт сары, сирәгрәк — сары көрән. Башы һәм аркасының алгы өлеше кара таплы. Канаты юка, алсу, өске канаты ачык төстә, һәрберсендә 5әр буй сызыгы бар (латинча атамасы — decemlineata, ун сызыклы дигәнне аңлата). Мыегы 12 буынтыклы. Йомыркалары ачык яки кызгылт сары, озынча түгәрәк формада, озынлыгы 0,8-1,4 миллиметр, аларны бәрәңге яфрагының аскы ягына сала. Яшь кортлары соры, өлкәннәре – кызгылт сары. Гәүдәсе ябешкәк, тыгыз, өч яктан кабарынкы, сирәк — төкле, корт (личинканың) озынлыгы 16 миллиметрга кадәр. Уңай шартларда 3-4 көн эчендә үсә. Туфракта курчаклана, курчак фазасы 8-14 көн дәвам итә. Елына 1-2 буын үсә. Өлкән бөҗәк туфракка тирәнгә күмелеп кышлый. Көндез актив. Бәрәңгенең һәм башка эт карлыганы сыманнар гаиләсенә караган үсемлекләрнең яфрагы һәм сабагы белән туклана, культуралы үсемлекләр корткычы.
Колорадо коңгызы Төньяк һәм Үзәк Америкада, Европада (Британия утраулары һәм Скандинавия ярымутравыннан башка) һәм Азиянең көнбатыш өлешендә таралган.
Американың Колорадо штатында бәрәңге басулары бушап калганнан соң, коңгызлар әлеге атаманы 1859 елда алган, ләкин аның чын ватаны — Мексиканың төньяк-көн­чыгы­шындагы Сонор өлкәсе. Сонор провинциясеннән колорадо коңгызы төньякка таба җәелеп, Кыялы тауларның көнчыгыш итәкләренә кадәр барып җиткән, анда инде XIX гасырда ук күчеп килгән кешеләр үстергән бәрәңге белән тукланырга җайлашкан.
Бәрәңгенең колорадо коңгызыннан беренче җитди зарарлануы 1855 елда Небраск штатында билгеләп үтелгән, әмма 1859 елда Колорадо штатының бәрәңге басуларында пәйда булганнан соң ул нәкъ әлеге атамасын алган. Барлык чаралар күрелүгә карамастан, яңа корткыч Төньяк Америкада тиз тарала, ә 1876-77 елларда Атлантик океанны пароходларда төялгән йөк белән кичеп, Европада Лейпциг тирәсендә дә пәйда була.
Шуннан соң колорадо коңгызын тагын берничә тапкыр Европага алып кайталар, ләкин алар юк ителә. 1918 елда, Беренче бөтендөнья сугышы вакытында, Бордо (Франция) районында үрчеп китә. Моннан коңгыз Европа илләрен “яулый” башлый, Бөек Британиягә генә барып җитми, ул анда әлегә кадәр сирәк күренә.
“Франциядә һәм Бельгиядә колорадо коңгызы ел саен бәрәңге уңышының 30 проценттан артыгын юк итә, Көнбатыш Германиядә бәрәңге чәчүлекләренең 50 процентына зыян сала.
1950 елда Көнбатыш Германиянең күп кенә районнарында колорадо коңгызы бәрәңге басуларын тулысынча юк итә. Бу корткычны таратучы Америка Кушма Штатларында да ул ел саен бәрәңге уңышының зур өлешен юкка чыгара.
Колорадо коңгызы белән көрәшнең төп формасы – кальций арсенаты, гексахлоран, ДДТ агулы матдәләре сиптереп эшкәртү. Бер үк вакытта зарарланган участокларда кортларны һәм аларның йомыркаларын кул белән җыярга кирәк.
Социалистик халык хуҗалыгының көчле һәм планлы булуы, Советлар Союзында яшәүче халыкларның Туган илгә мәхәббәте, әгәр колорадо коңгызы безнең ил территориясенә керә калса, кыска вакыт эчендә юк ителәчәгенә тулы ышаныч бар”. СССР Авыл хуҗалыгы министрлыгының бүлек начальнигы шулай дип язса да, асылда чынбарлык хәл башкачарак килеп чыкты шул...
...1940 еллар ахырына коңгызлар СССР чикләренә килеп җитә. Аның беренче үрнәкләре СССР тер­рито­риясендә 1949 елда Львов өлкәсендә табылган. Аннары 1953 елда ул бер үк вакытта Калининград, Волынск, Брест һәм Гродный өлкәләрендә пәйда була. Ниһаять, 1958 елның май аеның эссе җилле көннәрендә Венгрия һәм Чехос­ловакиядән Карпат арты өлкәсенә колорадо коңгызы күпләп очып керә. Шул вакыттан алып колорадо коңгызының СССРга күпләп күченүе башлана да инде.
Корылыклы 1975 елда йөк төягән салам вагоннары белән бергә колорадо коңгызы Украина ССР районнарыннан Көньяк Уралга эләгә. 2000 елдан башлап коңгыз Приморье краенда да очрый башлый.

Фәнүз ХӘБИБУЛЛИН.
Читайте нас