+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Булдыңмы син миндә, булмадыңмы, ковид?..

Инфекцияне һәркем төрлечә үткәрә икән.

Инфекцияне һәркем төрлечә үткәрә икән.
– Әнә, улым, тагын бер пилот! – дип күрсәтәм икенче сыйныфка барачак төпчегемә сувенирлар сатылган рәтләр арасында йөргәндә. Аэропорт якын булгангамы, бүген матур очучы костюмындагы ир-егетләр очрап кына тора.
Анапа шәһәре янындагы Джемете поселогы урамнарында кешенең күплеге! Рәхәт шул монда, илебез көньягындагы шәһәр бәрхет сезонны каршыларга җыена, һава саф, җылы, диңгез янда гына, җанга шундый рәхәт, отельгә керәсе дә килми. Ә керергә кирәк, иртәгә юлга чыгасы.
“Ходайга шөкер, шундый рәхәт ял иттек, барыбыз да исән-сау. Инде иртәгә исән-сау өйгә кайтып җитәргә язсын”, – дип теләп ятам кичтән. Ләкин төнлә әллә нинди шомлы төшләр керә. Һаман шул пилотлар инде. Икесе ак киемле, берсе кара костюмнан. Кара киемлесеннән нишләптер куркып, ниндидер пычрак юллар, киртәләр аша киттем... “Аһ, бу баткаклы юллар күрү чирләүгә булмаса ярар иде”, – дип телим инде уянгач. Уйларымны ишеткәндәй, бүлмәгә зур кызым килеп керә:
– Әни, мин чирлим, ахры... – Борыны тыгылган, хәлсез, тамагы да авырта.
Бер атна ял вакытында мин битлек кигән бер генә кешене дә очратмадым. Ял итүчеләр барысы да шат, сәламәт күренде. Ә менә кайтасы көнне аэропортта пандемия игълан ителгән 2020 елда яшәвебез шунда ук искә төште. Күбесе битлектә, йөткерүче-ютәл­ләүчеләр дә шактый... Еш кына социаль дистанция сакларга кирәклеге хакында игълан ителеп торса да, аны саклаган кеше юк... Теркәлүгә чиратларда да кешеләр бер-берсенә терәлеп диярлек басып тора. Ә кешенең күплеге...
Кайткач, кызым ике-өч көн җиңелчә чирләп алды да, савыкты, шөкер. Башка беребез дә чирләмәдек. Димәк, коронавирус булмады, дип шатланыштык һәм авылга юлландык. Авылда ике көн кунгач, мин көчле баш һәм тамак авырту белән уянып киттем. Хәл ничектер тиз кискенләшә башлады. Авылда, әлбәттә, даруханә дә, табиб та юк, Уфага китү хәерле булыр, дип уйладым.
Шул ук көнне вируска каршы дару алып, үземчә дәвалана башладым. Ләкин кызым кебек ике-өч көндә терелеп булмады. Киресенчә, хәл кискенләшә бара. Хәл юк, борын тыгылган, аз гына ютәлләтә башлады, өстәвенә, күңел бол­гана. Шунда мин тамчы да ис сизмәвемне искә алдым. Бөтен хушбуйларны, кер порошокларын, чистарткычларны иснәп карыйм – юк инде, ис сизү сәләтем 100 процентка югалган! Тән температурам артык югары түгел, 37,2 генә, ләкин хәл 39 градуслы грипп белән чирләгәндәгедән дә кыенрак кебек. Дүртенче көнне хәл аз гына да яхшырмагач, табиб чакырдым.
Чакырулары күп икәне күренеп торса да, табиб җентекләп карады, тыңлады. Барысын да тиз, төгәл, шул ук вакытта ниндидер бер сабырлык һәм тынычлык белән башкара.
– Вируска каршы берәр препарат эчәсезме?
– Тилорам, – димен.
– Дәвам итегез. Сезгә нинди антибиотиклар языйм? Эчә торганмы, әллә уколлар ясатырга мөмкинлегегез бармы?
– Бәй, – мин әйтәм, – башка елларда табиблар вируска каршы дарулар белән антибиотикларны бергә кулланмаска куша иде бит?
– Әйе, нәкъ шулай. Ә хәзер бергә кулланырга кушабыз.
– Соң, антибиотикларсыз берничек тә булмыймы?
– Юк, булмый.
– Уколлар ясатырга мөмкинлегем бар.
Табиб дарулар исемлеге биргән кәгазьгә күз салам.
– Ә курантил дигәнен миңа нигә эчәргә? – димен.
Коронавирус канны куертырга, тромблар булдырырга мөмкин. Бу дару канны сыеклата.
Менә шулай. Бу табиб миндә ковид икәнлегенә ничектер шикләнмәде дә.
Икенче көнне иртүк миңа баштанаяк ап-ак киемнәр, битлекләр кигән ике яшь кенә кыз коронавируска анализ алырга килде. Борыннан, тамактан тиз генә алдылар да ашыгып чыгып та киттеләр. Нәтиҗәне бер атнадан ватсап аша белергә телефон номеры бирделәр.
Без еш кына антибиотикларны тәнкыйтьләргә өйрәнгән. Имеш, алар организмдагы барлык яхшы нәрсәне бетерә, иммунитетны какшата... Ә бит нәкъ алар инде бер аягы белән гүрдә булганнарны якты дөньяга кайтара, әллә күпме чирләрне җиңәргә ярдәм итә. Цефтриаксон дигән уколны бер-ике көн алу белән мин хәлемнең яхшыра башлавын сиздем. Ә инде дүрт-биш көннән бөтенләй хәл керде. Ләкин ютәл бар. Үзе көчле дә түгел, ә бетми. Әлбәттә, табиб кушкан барлык даруларны да тәртип белән эчәм.
Бер атнадан табибка күренергә поликлиникага бардым. Коронавируска анализ нәтиҗәсе һаман билгеле түгел. Табиб чакырганга – җиде, анализ алганга алты гына көн үтте бит әле.
Чиратта дүрт сәгать утырдым! Поликлиникада табибларның күбесе үзләре чирләгән. Табиблар җитешми. Авыручылар күп. Кемдер язылып килгән, кемдер язылмыйча. Күбесе минем кебек больничныйда. Шулай да, сабыр төбе – сары алтын, табиб кабинетына керергә язды. Бу юлы өйгә килгән табибка түгел, икенчесе янына кердем. (Минем участок терапевты үзе чирләгән). Бу тәҗрибәле табиб ханымны да яхшы беләм, дәваланган бар. Ләкин ул мине бер дә шатландырмады:
– Нишләп Сез һаман да компьютер томографиясе үтмәдегез? Сулыш алуыгыз каты, ютәлегез бетмәгән.
– Ә сез миңа юллама бирәсезме?
– Сатурациягез яхшы, 98 процент, температурагыз да югары түгел. Без томографиягә юлламаны югары температуралы, сатурациясе түбән булганнарга гына бирергә хокуклы.
– Соң, шулай булгач, миңа бәлки кирәкмидер ул?
– Сәламәтлек белән шаярмыйлар. Авыру хәвефле, хәлегез мизгел эчендә үзгәрергә мөмкин.
– Нишләргә соң миңа?
– Түләүле клиникага барып үтегез. Сәламәтлек бәясез бит.
– Сез миңа тагын антибиотиклар язгансыз. Мин яңа җиде көн цефтриаксон алдым бит, – димен.
– Сез нәрсә, бер генә төрле антибиотик белән дәвалана торган вакыт түгел...
Табиб яныннан чыккач, ул эчәргә кушкан дарулар язылган кәгазьгә карап, шаккатып торам: полиоксидоний, бронхомунал, ломфлокс, нобазит, полисорб, хилак форте, лазолван... Боларның күбесе искиткеч кыйммәтле дарулар! Өстәвенә, түләүле компьютер томографиясе... Мин бит бар булган акчамны туздырып бетергән, отпусктагы кеше! Әле дә дәваланыр өчен кредит картасына керергә туры килде...
Шулай да табиб хаклы, сәламәтлек – бәясез. Ләкин ничектер тагын да бу кадәр дару эчәргә күңел тартмый. Хәлем яхшырган кебек бит. Тукта, мин әйтәм, компьютер томографиясе үтим әле, ул нәрсә күрсәтер... Берничә клиникага шалтыратып белештем. Үпкәләргә компьютер томографиясе 2,5-3 мең сум. Киттем үзебезнең Октябрь районындагы БДМУ клиникасына. Чират юк. Шунда ук кердем һәм үттем. Коридорда бер-ике кеше генә нәтиҗә көтеп утыра. Әлбәттә, барыбыз да битлектә. Хәле мөшкелләр юк кебек. Ә медицина хезмәткәрләре барысы да респираторларда. Берничә минуттан минем нәти­җәне дә чыгарып бирделәр.
– Сезнең барысы да чиста, – диде миңа ак халатлы ханым.
– Димәк, барысы да яхшы?
– Барысы да яхшы!
Бәхет өчен кешегә шушы ике сүз җитә икән бит! Шуны гына көткәндәй, ватсаптан соравыма җавап та килеп төште: “Ваш анализ на ковид отрицательный”. Кайтып барганда юлда кинәт туктап калдым. Якындагы кулинариядан яңа пешкән икмәкнең баш әйләнгеч хуш исе борынга килеп бәрелде. Мин ис сизә башлаганмын! Ур-ра!
Теге табиб язган барлык даруларны да эчмәдем. Ютәл даруы гына эчтем. Шулай да ютәл бик бетми. Ә хәл начар түгел болай. Берничә көннән тагын поликлиникага барыр көнем җитте. Бу юлы мин инде бөтенләй башка табиб янына эләктем. Бәхет елмайды – чиратта да ике генә сәгать утырдым. Табиб тыңлап карагач, сулыш алуымның яхшы булуын әйтте. Сатурация 99 процент. Больничныйны япты. Бу 2 сентябрь иде инде.
“Нет худа без добра”, дип уйладым. Отпускта чирләвемә кайгырган идем. Менә хәзер больничный исәбенә озайтылган отпуск көннәре мәктәпкә йөрүче балаларны җайга салып җибәрергә яхшы булды. Өстәвенә, көннәр дә җылы, кояшлы, матур. Җәй кебек!
Ләкин җәй кебек җылы көннәр бер атна чамасы гына булды. Кинәт суыта башлаган көнне минем баш авырта башлады. Үземне метеосизгер кеше дип саныйм, баш авыртуны шуңа сылтадым. Ләкин баш авырту икенче көнне дә үтмәде... Борыннан агу, төчкерү башланды... Болай да бетеп җитмәгән ютәл көчәйде. Бу мөмкин түгел, мин әйтәм, мин яңа чирләп терелдем. Шулай ике-өч көн янә авырый башлавыма ышанырга теләмичә йөрдем. Ләкин хәл көннән-көн начарлана барды. Шимбә, 12 сентябрьдә, мин башымны мендәрдән дә күтәрә алмадым. Температура 37,2, калтырата, хәл юк, кыен. Өстәвенә, коточкыч дәрәҗәдә күңел болгана. Аңлыйм, интоксикация көчәя бара, бу хәлләр шәптән түгел, дигән сүз. Һәм... мин тагын аз гына да ис сизмим! Түзәр хәл калмагач, янә табиб чакырырга туры килде.
Бу юлы ике яшь медицина белгече килде. Ап-ак киемнәрдә, перчаткаларда, битлекләрдә. Әһә, мин әйтәм, ковид-бригада. Миңа тагын көчле антибиотиклар, дарулар язып киттеләр. Ни өчен мин аз гына вакыттан тагын чирләдем икән, дип кызыксынуыма: “Ковид шундый авыру ул, кеше терелдем дип ялгыша, инфекция беркая да китми, ул организмда сигез атнага кадәр сакланырга мөмкин”, – дип җавапладылар. Икенче көнне тагын коронавируска анализ алырга килделәр...
Бу юлы барлык кушылган антибиотикларны да эчтем. Баш авырту, төчкерү, югары температура үтте, ләкин бераздан көчле хәлсезлек башланды. Хәтта тураеп кына басып тора алмаган, янә табиб чакырырга мәҗбүр булган көннәр дә булды. Соңыннан тикшерү минем канда гемоглобин дәрәҗәсенең нык төшүен күрсәтте.
Шөкер, авыруны үткәреп җибәрдем кебек. Ә икенчегә коронавируска анализ ничек булды, дисезме? Ул тагын “отрицательный” булды!
Табибка соңгы баруымда үземнең участок терапевты: “Ютәлегезнең озак бетмә­венең сәбәбе вирусның гади дәвалауга бирешмәвендә. Кемн­ең­дер шулай температурасы атналар буе төшми... Сез әле чагыштырмача җиңел кичердегез. Больничныегызны әлегә ябабыз. Ләкин кыен була калса, шунда ук килегез”, – дип озатты. Ходай сакласын, килергә язмасын! Беребезгә дә...
Ләйсән Якупова.
Читайте нас