Бүгенге тормышта шушындый хәл дә булырга мөмкин.
Дөньяда пандемия башлану белән яшәү рәвешебез үзгәргәнен инде көн дә диярлек язып торабыз. Башкалардагы кебек үк, безнең гаиләдә дә бик күп үзгәрешләр булды.
Редакциябезнең кайбер журналистлары март азагында өйдән торып эшләүгә күчерелде. Баштагы мәлне моның уңай яклары да бар кебек тоелды. Мәсәлән, көн дә йөреп эшләгәндә мин иртәнге якта — 1,5 сәгать, ә инде кичен, Уфа урамнарындагы тыгыннарда утыру сәбәпле, 2 сәгать вакытны юлда үткәрә идем. Шулай итеп, 3-4 сәгать вакытымны өйдә, гаиләм белән бергә үткәрәрергә мөмкинлек артты. Беренче көннәрдә, чынлап та, күптән үз чиратын көтеп торган, кул җитмәгән эшләр эшләнеп бетте. Балалар — онлайн-дәресләргә, үзем өйдә эшләүгә акрынлап күнектек. Һәркайсыбыз үз компьютеры, телефоны каршында сәгатьләр буена утырыр булдык. Урамга иң күбе 30 минутка чыгып кердек. Бераздан өйдә утыру да ялкытты, аралашасы, күрешеп сөйләшәсе килгәннәр исемлеге артканнан-артты.
Өйдә эшләүнең дә четерекле яклары күзгә күренеп арта гына барды. Йорт шартларында редакциядәге кебек (бигрәк тә әни кешегә) аерым бүлмәдә, эш атмосферасына “чумып” утырып эшләп булмый.
Килеп туган вәзгыятьтә иң авыры 11нче сыйныфны тәмамлаган уртанчы кызыбызга булды. Балалары Бердәм дәүләт имтиханнарын тапшырган әниләрдән: “Быел балам БДИ тапшырды. Чәчләрем агарып бетте, яртылаш картайдым”, — дигән сүзләрне еш ишетергә туры килде. “Аның нәрсәсе бар инде? Без дә имтихан тапшырдык, бер дә үлмәдек. 11 ел буена “4” һәм “5”легә укыгач, имтиханны биреп була инде ул!” — дип уйлый идем. Кеше хәлен үз башыңа төшсә генә аңлыйсың, дигәнгә мин тагын бер кат инандым. Көндәлек киеренкелектән (имтихан алдыннан була торган хәл), билгесезлектән (БДИ тапшыруның кайчанга тиклем кичектерелгәнен белмәдек), мәктәп, көндәлек тормышка кинәт ишелеп төшкән үзгәрешләр аркасында чыгарылыш сыйныф укучысына чын-чынлап сынау үтәргә туры килде. Никадәр генә тыныч булырга тырышсам да, минем дә чәчләрем агарды...
Без монда үзизоляция шартларына яраклашып, чыныгу үткәндә Себер тарафларында айлык вахтада эшләүче гаилә башлыгына да ир башына төшкән сынауларны үтәргә туры килде — аларның вахтасын 3 айга эштә калдырдылар. Шулай итеп, март аенда — язның беренче җылы кояш нурлары җир өстендәге карны эретә башлаган чакта эшкә киткән ирем инде барлык дөнья җәйнең яшеллегенә күмелгән чакта гына вахтасын тәмамлап кайтты. Ул кайтыр вакыт җиткәч: “Өйгә кайтырга аларга рөхсәт булырмы? Кайткач, карантинга ябарлармы, юкмы?” дигән сораулар борчыды. Аллаһка шөкер, барысы да уңай хәл ителеп, инде гаиләбез бербөтен булып яши башлады.
Шулай итеп, БДИ тапшыру, укырга керү һәм башка мәшәкатьләр белән июнь аеның яртысы, тулы июль үтеп киткәнен сизми дә калдык. Тик, тагын бер ай ял итәсе бар әле дип, планнар корылган булса да, аларны үзгәртергә туры килде. Сентябрьнең беренче көннәрендә эшкә китәргә тиешле гаилә башлыгына август уртасында ук юлга чыгарга кирәклеге турында хәбәр ителде. Ә бит ирем төгәл 3 ай эшләгәч, шулкадәр үк ял да итәргә тиеш иде. Тик алай булып чыкмады. Хәзер яңа тәләпләр буенча, эш урынына керер алдынан һәр вахтачы үзе яшәгән урында коронавируска анализ тапшырып, аның нәтиҗәсе “тискәре” булган очракта гына тәгаенләнгән җиргә барырга, обсервациягә кергәч тагын анализ тапшырып, нәтиҗәләр буенча бүлмәләргә урнашкач, ике атнадан соң, тагы анализ биреп, нәтиҗәсенә карап, эш урынына кертелә дип хәбәр ителде. Бу инде ирем гаиләсе янында үткәрәсе ике атна вакытны бүлмәдән беркая чыкмыйча, бикләнеп ятарга тиеш дигәнлекне аңлата иде. (Төмән шәһәре янындагы шифаханәгә урнашкач, монда эшләүчеләр белән контактны киметү максатында чаралар күрү сәбәпле, вахтачыларга иртәнге, төшке һәм кичке ашны бүлмә янында калдыргач кына алырга ярый; коридорга, саф һавага чыгу, бер бүлмәдән икенче бүлмәгә йөрү тыела.) Ни хәл итәсең, эшлисең килсә, эш бирүченең шартын кабул итми булмый. Барлык чикләүләргә дә түзеп, COVID-19га алынган анализлары “тискәре” нәтиҗә биргәннәр бу юлы да 3 айлык вахтага эшкә китте.
Тормыш дәвам итте, инде уку елы да башланып, улым сыйныфташлары, дуслары белән очраша, аралаша алу мөмкинлеге булганга сөенә-сөенә мәктәпкә укырга төште. Студент кызларның өлкәне өйдә “дистанцион” рәвештә укыса, беренче курска барганы институтка йөреп укый башлады. Кыскасы, шушы 3 ай эчендә гаиләбездә һәм тирә-якта вак-төяк һәм аерым әһәмияткә ия әллә күпме вакыйгалар булды.
Себер тарафларында кырыс һава шартларында эшләүче вахтачыларга да бик җиңелдән түгел. Көн дә 12 сәгать эшләп, тулай торакка кайтып йоклагач, иртән тагын эшкә юлланалар. Бер үк мохит, ябык территория, тулай торак — болар, әлбәттә, ялкыта торган хәл. Якыннарыңнан ерак булу аркасында туган сагыну хисләре дә көчле затлар өчен ят түгел. Шуңа күрә дә ике як та көннәрне саный-саный очрашу мизгелләрен көтте.
Инде иремнең вахтасы тәмамлануга санаулы көннәр калгач, Ватцапка бер хәбәр килеп төште. Ул yamal-region.tv сылтамасы белән бирелгән “Ирем 3нче затмы?” дигән мәкалә иде. Эчтәлеге түбәндәгечә: “Суд карары буенча, вахтадан кайткан ирен өйгә керткән өчен, Ямал-Ненец автономияле округының Муравленко шәһәрендә яшәүче бер ханым 7500 сум акча түләргә тиеш. Хәл июль аенда була. Ул чакта бу хатын-кызга COVID-19 диагнозы куелганда аның ире вахтада эштә була. Эштән ул гаиләсе янына кайта, чөнки инде хатыны савыгып, беренче тестның нәтиҗәсе “тискәре” булганлыгын белә. Тик, карарның гамәлдә булу срогы тәмамланмаган була. Нәтиҗәдә, ханымны “Роспотребнадзор” күрсәтмәләрен бозганы өчен судка бирәләр. Суд иренең “өченче зат”ка каравы турында карар чыгара, чөнки хатын авырып, карар чыгарган вакытта ир-вахтачы аның белән элемтәдә булмый. Шуңа бәйле рәвештә, хатынның ирен өйгә кертергә хокукы булмаган булып чыга”. Менә шулай, имәндә икән чикләвек диясе генә кала.
Чынлап та, шушыңа охшаш очрак булса, мин, вахтачы хатыны буларак, нишләргә тиеш булып чыгам соң? Ярый, закон бозмыйм дип, иремне өйгә кертмәдем дә, ди. Ә ул кайда яшәргә тиеш? Башка фатир эзләргәме? Анда яшәп торса, чыгымнар кайтарыламы? Ә авылда яшәүчеләр? Анда бит Уфадагы кебек тәүлекләп фатир “снимать” итеп булмый. 3 ай буена өй җылысын сагынып кайткан ирнең, әлбәттә, кемнеңдер өйдәше булып яшисе дә килмәячәк. Менә шундый сораулар борчыган чакта, илебездә законнарның уйланып бетмәгән җирләре ай-һай күп шул, диясе генә кала.
Бу юлы безнең барлык гаилә әгъзаларына да исән-имин очрашырга насыйп булды. Ә менә ирем белән бергә 3 ай эшләгән вахтачылар арасында өйләренә кайта алмаучылар да булды. Сәбәбе — аларны алыштырырга килүчеләр арасында ике атналык обсервациядән соң COVID-19га тапшырылган анализларның “уңай” булуы. Димәк, алар эшкә кертелми, ә инде сменаны алыштырырга кеше булмагач, 3 ай эшләгән кеше дә кайта алмый. Әлбәттә, монда инде эш бирүченең һәм хезмәткәрнең үзара аңлашуы тәлап ителә.
Әйе, бик тә катлаулы чорда яшибез. Һәр мизгелнең кадерен белеп яшәргә кирәк икәнлекне ныграк аңлыйбыз. Телисеңме-юкмы, үзгәрешләр артыннан өлгерү дә бүгенге тормыш кагыйдәсе. Бу илебездәге законнарга да кагыла. Кичә язылганы бүгенгә ярамаска да мөмкин.
Шуңа күрә дә вахта ысулы белән эшләгән ирләрнең хатыннарыннан: “Ирем эштән кайта. Өйгә кертергә микән?” — дигән сүзләрне ишетү дә бер дә аптырарлык түгел...
Зөһрә ИСЛАМОВА.