+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Урбанизациядән урманизация яхшырак

Милли гамь белән гомер буе яну кирәк.

Милли гамь белән гомер буе яну кирәк.

Ун елга бер халык санын алу уздыралар. Җанисәп саен милләт саны искә төшә, юкка чыгып, кимеп баруыбыз өчен борчыла башлыйбыз. Аның кимүендә гаеплеләрне эзләү башлана. Дөрес, гаеплеләр дә бардыр, ләкин төп гаеп үзебездә дә юк түгел. Ул иң элек гаиләләребездә баланың нәрсә сеңдереп үсүендә, милли үзаңда, минемчә.

Миллилекнең карында чакта ук салынуы турында ишеткәнем бар. Чыннан да, бала карында ишетеп, тоеп тора, диләр. Әгәр өйдә әти-әнисе туган телендә сөйләшсә, радиодан, телевизордан шул телдә җырлар яңгырап торса, бала да күпмедер дәрәҗәдә “әзерлек курслары” белән туа дигән сүз. Әлбәттә, катнаш гаиләләргә бу кагылмый. Димәк, беренче шарт – үз милләтең кешесе белән гаилә кору булып чыга.
Мин татар авылында туып үстем. Мәктәптә елдагы көннәр санынча, ягъни – 365 бала укый иде. Һәр гаиләдә, ким дигәндә, өчәр, дүртәр бала. Сыйныфыбызда ун бала үскән гаиләдән дә бер малай укыды. Ата-аналары колхоз рәисе дә, баш бухгалтер да түгелләр иде. Ләкин ул гаилә балалары кимсенеп, киемсез интегеп, ачка каклап үсмәделәр дип беләм. Димәк, икенче шарт – туым, балалар санын табигый юл белән арттыруга бәйле. Ул заманда мал асраган, ел саен иген алып торган авыл халкы ачка интекмәде. Дөрес, киемнәрне эстафета итеп өлкән балалардан эне-сеңелләренә тапшыру гадәте бар иде. Ул заманда балаларның күп булуы ата-аналарының саклана белмәвенә – контрацепциягә дә бәйле булгандыр. Ләкин җәмгыятьтә артык балалар булмады.
Милләт саклансын өчен төп шартларның берсе – мохит. Гаи­ләдә ата-ана татар телендә сөйләшсә, бала шуны ишетеп үссә, шул телдә телен ачса, аны балалар бакчасы да, мәктәп тә туган теленнән биздерә алмый. Ләкин “папа-мама”сы, бердәм дәүләт имтиханын урыс телендә тапшырасы дип, вата-җимерә шул телдә аралашу белән генә ул балалар, 100 баллга биреп, даһига әйләнми. Хәтта оныклары БДИны яхшы бирсен өчен “папа-мама”ларга “бабушка-дедушка”лары да кушылып, телләрен вата-сындыра “әйдә, бәлеш кушать” дип тел өйрәтергә булыша. Алар өчпочмак, бәлеш пешереп, башларына калфак тагып, түбәтәй киеп шул рәвешле татар оныклары тәрбиялим дип йөри.
Кәрим абый Яушевның малайларын ничек тәрбияләгәне хәте­ремдә. Ул аларга: “Гаиләдә дәүләт теле – татар теле”, дип әйтә иде. Мин үзем дә Кәрим абыйдан үрнәк алдым, кемдер телгә статус биргәнне көтми, аны бусаганың эчке ягында игълан иттем. Моның белән балаларыбыз бердәм дәүләт имтиханын башкалардан начар бирмәде.
Милләт яшәсен өчен авыл кирәк. Татар авылында туган балага гаиләдә тел статусы игълан итәсе юк. Ул урамга чыкса, башка балалар белән туган телендә аралышып, уйнап үсә. Ләкин колхозлар таралып, эш урыннары беткәч, урбанизация шаукымы көчәйгәч, авылларда балалар да аз туа, нәтиҗәдә, мәктәпләр оптималь-ләштерелә, ябыла башлады. Урбанизациягә караганда, урманизация, ягъни урманда яшәгән кебек, үз кавемең белән компактлы яшәү телне саклауга булышлык итә.
Милләтнең саклануы үзаң дәрәҗәсенә дә турыдан-туры бәй­ле. Шул телдә телен ачып, укып, аралашып, тарихын белеп үскән бала үсеп, үзләре әти-әни булгач, башка телдәге балалар тудырмаячак.
Кече яшьтән туган телдә гәзит-журналлар алдыру, әдәби китаплар укып үсү дә милли үзаң тәрбия­ләүче факторларның берсе. Кече яшьтән “Әллүки”, үсә төшкәч, “Тулпар” журналлары укып, “Кызыл таң”, “Өмет” кебек гәзитләр алдыр­маган гаи­ләләрне мин милләтенә хыянәтче гаиләләр дип исәплим. Акча юк, кыйммәт, ләкин бер генә басмага булса да язылу мөмкин ич! Һичьюгы туганнарың, күрше­ләрең белән бергәләп яздыртырга, алмашып укырга мөмкин. Кырын ятып гәзит-журнал укымый гаджетларга капланып утыру дибиль­лекнең беренче стадиясе дип исәплим. Ә бит татар язучысы һәм шагыйре булып йөргән, татар артисты яки композиторы, журналисты булган, милли хәрәкәт активисты, хәтта оешма җитәкчесе булып йөргән күпләрнең балалары туган телләрен ипи-тозлык та белми. Милләтчеләре, милли зыялылары шундый булганны, башкаларга ни сан?! Димәк, алар һөнәрләрен кәсеп итеп кенә саный, хезмәт хакы өчен генә эшләп йөриләр булып чыга.
Болар милләтнең сакланып калуы өчен үзебез башкарырдай эш-гамәлләр булды. Дәүләтнең милли сәясәте, хакимият эшләрдәйләрен дә атап узасы килә.
Әлбәттә, туган телнең саклануы мәктәпкә бәйле. Милли мәгариф, аеруча, милли балалар бакчалары яки төркемнәренә йөрү, башлангыч сыйныфларда барлык фәннәрне туган телдә уку киләчәк өчен ныклы нигез булып тора. Атнасына бер сәгать укып кына туган тел һәм әдәбият нигезләрен үзләштереп булмый. Радио, телевидениенең күңел ачу тапшырулары гына бирүе, җыр-бию белән генә күзне томалаулары да безнең файдага түгел. Мин бертуктаусыз агылган бәйрәм, туган көн, юбилей уңа­еннан котлау, “яратам-сөям” җыр­ларын тыңла­мыйм. Нәтиҗәдә, ул каналларда карар һәм тыңлар тапшырулар да калмый диярлек. Тел, милләт, мәгариф кебек проблемаларны күтәрми, авыз күтәреп җырлашып, күңел ачып, әкренләп юкка чыгып барабыз кебек.
Милләтне саклауда дин, гореф-гадәтләр дә зур урын тота, диләр. Патша заманында татар мәдрәсә­ләрендә укыган, мәчетләргә йөргән халыкка диннең милләтне саклауга йогынты ясаганы бәхәссез. Бүгенге заманда диннең милләтне саклауга керткән өлеше әллә ни зур түгел, минемчә. Гореф-гадәтләргә дә карашым шул чама. Елына бер тапкыр каз өмәсе уздырып, сабантуйда катыктан авыз белән акча алып кына татар булып калып булмый. Болар бары тик фольклор гына.
Милли тәрбия бирүдә, үзаң үстерүдә вак әйберләр юк. Карыннан, мөселман исеме кушудан, гаиләдән, бакчадан, мәктәптән, кыскасы, милләт киләчәктә яшәсен өчен бик күп нәрсәләр үтәлергә тиеш. Халык санын алганда гына кабынып алмый, милли гамьнәр белән гомер буе яну һәм башкаларны яндыру кирәк дип исәплим.
Ил җитәкчеләре Русиянең төп байлыгы – аның күпмилләтле халкы дияргә ярата. Әйдәгез, шул байлыкны саклауга үзебезнең кулдан килгәнчә өлешебезне кертик!

Мөнир ВАФИН.


Читайте нас: